Чүпрәледән Энҗе Саттарова республика бәйгесендә өченче урынны яулады
Ышанычларны аклап
«Цильна» җәмгыяте район хуҗалыклары арасында сөт җитештерү буенча алда бара. Җәмгыятьнең эш күрсәткечләрендә озак еллардан бирле зоотехник-селекционер вазифасын башкаручы Энҗе Шәфикь кызы Саттарованың да зур өлеше бар.
Энҗе безне фермада, хезмәт урынында каршылады.
Тумышы белән ул — Кече Чынлы авылыннан. Дүрт балалы гаиләдә, өченче бала булып дөньяга килгән. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаган яшь кыз Буа училищесында бухгалтерлыкка укый, аннан Ульяновск шәһәренә китеп, эшкә урнаша. Туган авылын яраткан кыз шәһәр тормышын кабул итми, кире әйләнеп кайта.
Авылдашы Айрат Рифкать улы белән гаилә коралар. Тормыш иптәше Айрат та «Цильна» җәмгыятендә хезмәт куя, бүгенге көндә бригадир вазифасын башкара.
Энҗе Шәфикь кызы фермада лаборант булып эшли башлый. Тырыш, уңган кызны җәмгыять җитәкчелеге дә күз уңыннан җибәрми, аңа зоотехник-селекционар, гади тел белән әйткәндә, технолог-осеминатор вазифасын тәкъдим итә.
-Технолог-осеминатор вазифасын тәкъдим иткәч, куркыбрак калдым. Әкренләп өйрәндем, елына берничә тапкыр курсларга барып, өйрәнеп кайтам,-ди Энҗе.
Менә инде егерме елдан артык шушы вазифаны башкара ул. Уңган хатын-кыз Энҗе. Җәмгыятьтә дә тырышып хезмәт итә, өйдәге эшне дә читкә куймый- барысына да җитешә. Тормыш иптәше Айрат белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Алмаз КГУда 3 курсны, кызлары Эльвина исә мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлаган. Уңган гаилә төп нигездә гомер кичерә.
Энҗе ханымның фидакарь, намуслы хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан бирелгән Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Алдынгылар слетына да ел саен чакыралар аны, сабантуй мәйданында да хөрмәтлиләр.
Энҗе Шәфикь кызы соңгы елларда республика күләмендә технолог-осеминаторлар арасында уздырылган бәйгеләрдә катнаша. Быел өченче урынны яулаган, Диплом, медаль һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән.
— Бәйгедә 43 районнан 69 белгеч катнашты. Әлбәттә, мондый бәйгеләрдә катнашыр өчен практиканы гына түгел, теорияне дә яхшы белү кирәк. Бәйгегә имтиханга әзерләнгән кебек әзерләндем. Теорияне биргәндә студентлар кебек билетлар алдык һәм андагы сорауларга җавап бирдек, өстәмә сораулар да булды. Практик биремдә барысын да аңлатып, сөйләп бирдем. Өченче биремдә исә үз эшеңне күрсәтергә кирәк иде, монысы минем өчен авыр булмады,-ди Энҗе.
Энҗе ханым эшкә өр-яңа «Нива» машинасы белән йөри. Чөнки, җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров белгечләр хезмәтенә югары бәя биреп, алар өчен барлык яхшы щартларны барлый.
— Җитәкчебез Барис Аппаувичка хезмәтемне күрә белүе, бәяләве, авыр вакытларымда акыллы киңәшләре белән дә ярдәм итүе өчен чиксез рәхмәтлемен,-ди Энҗе ханым да бу уңайдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев