Чүпрәледән батыр уллар үстергән Аналар
Гөлфия Хәйретдинова һәм Альбина Журавлеваның язмышлары, характерлары бер-берсенә охшамаган.
Әмма бу ике ханымны уртак бер нәрсә берләштерә — уллары өчен горурлык! Аларның уллары авыр минутларда куркып калмаган, кулларына автомат алган кешеләр.
Әйе, бу әниләргә җиңел түгел — уллары алгы сызыкта...
Гөлфия Иниятулла кызы Хәйретдинова Яңа Кәкерле авылы кызы. Үсеп, буйга җиткәч район үзәгенә килеп, хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә эшкә урнаша ул.
Авылдашы Аделҗан белән гаилә корганнан соң ике бала: ул һәм кызларын тәрбияләп үстерәләр. Ипотекага ике бүлмәле фатир алалар. Инде балалар үсеп, рәхәтләнеп яшәгәндә генә алар ишеген кайгы шакый — Аделҗан вафат була. Бу вакытта уллары Азат армия сафларында хезмәт итә, кызлары Лилия инде читкә киткән була. Югалтуны авыр кичерсәләр дә, тормышны дәвам итәргә кирәклеген гаиләдә һәркем аңлый.
Азат хәрби хезмәт срогы тәмамланганда контракт төзи. Аның карарын Гөлфия дә хуплый, терәк булырга тырыша.
— Махсус хәрби операция башлангач, Азат хезмәт иткән хәрби часть тә анда катнаша башлады. Бөек Ватан сугышында әтием фашистларга каршы сугышкан, ә хәзер исә, ничә еллардан улым илебезне шуларның «калдыкларыннан» арындыра. Әлбәттә, беренче көннәрдә бик авыр иде, аеруча элемтә булмаганда. Күптән түгел генә Азатым отпускка кайтып китте, күрешеп-сөйләштек. Дөньялар тизрәк тынычлансын, улым да, башка хәрбиләр дә исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар,-ди Гөлфия.
Альбина Валериевна һәм Валерий Ксенофонтович икесе дә Татар Саплыгы авылыннан.
— Гаилә корганда миңа — 18, Валерийга 22 яшь иде. Өйләнешкәч колхоз өй бирде. Кечкенә булса да, аның үзебезнеке булуына бик сөендек. Аннан соң әкренләп өебезгә янкорма ясадык, сарайлар төзедек, бакча булдырдык,-дип хатирәләре белән уртаклашты Альбина Валериевна.
Альбинага төрле елларда колхозда фермада сыерлар савучы да, лаборантка булып та эшләргә туры килгән. Тормыш иптәше Валерий исә колхозда 15 яшеннән эшли башлавы турында әйтә.
Тормыш иптәше белән алар дүрт балага гомер бүләк итәләр. Бер-бер артлы кызлары Ольга, уллары Родион, Виктор һәм Максим дөньяга килә. Кызганычка каршы, олы кызлары Ольга фаҗигале төстә вафат була. Улларының һәркайсына ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәргә тырышалар ирле-хатынлы Журавлевлар.
Родион армия хезмәтен Саратов шәһәрендә үти һәм аннан соң контракт төзеп хәрби хезмәтен Казан шәһәрендә дәвам иттерә. Бүгенге көндә дә дары заводын саклый. Икенче уллары Виктор ветеринария табибына укый һәм Краснодар шәһәрендә яши. Өченче уллары Максим Чабаксар шәһәрендә программачы һөнәрен үзләштерә һәм 2019 елда контракт төзеп, хезмәт итә башлый. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операциядә катнаша.
— Улларымның хәрби хезмәт сайлауларына каршы булмадым,-ди Альбина.
— Алар инде гаилә кордылар- Родионның бер улы һәм бер кызы бар, тиздән Максимның да баласы туарга тиеш,-дип шатлыгы белән дә уртаклашты ханым. — Улларыбыз — горурлыгыбыз, — диләр Журавлевлар. — Бөтен теләгебез тизрәк тынычлык урнашсын! Сугышлар булмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев