Чүпрәледән Алексей Кудрявцев: «Хезмәттән курыкмаска кирәк»
Авылларда җитеш тормыш булдырып, төрле эшчәнлек белән белән актив шөгыльләнүчеләр бар. Шундыйларның берсе — Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Алексей Кудрявцев.
Алексей Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Буа ветеринария техникумына юл тота. Техникумда ул газ җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү белгечлеген үзләштерә һәм дипломлы белгеч булып туган авылына кайта, эшкә урнаша. Эш белән бер үк вакытта Казан милли тикшеренү технология университетында читтән торып укый.
Аннан язмыш аны Мәскәү шәһәренә алып килә. Анда ул төрле биналар, күпфатирлы йортлар төзүдә катнаша.
Яшьтән туган ягын, туган авылын яратып үскән егет чит җирләрне үз итми, авылга кайтып төпләнү, анда үз эшен булдыру турында уйлана.
— Чит җирдә эш нинди генә акчалы булмасын, үз ягыңа җитми. Шуңа да мин үз эшемне булдыру турында еш уйлана башладым. Хәзер бит шунысы яхшы, интернет аша үзеңне кызыксындырган теге яки бу өлкә турында укып белеп, танышып була. Мин дә эзләнә торгач, күңелемә хуш килгәнне таптым,-ди Алексей.
Егетне авыл җирендәге, заводлардагы хезмәттә кулланылучы перчаткалар тегү эше җәлеп итә. Ул перчатка тегү станоклары, тегүдә кулланылучы җепләр турында белешмәләр туплый.
Интернет аша эзләнә торгач, станокларны ул Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендәге бер фабрикадан таба. Алексей фабрикага шалтыратып производство белән танышуга рөхсәт сорый. Кире какмыйлар гозерен, ярдәм итәргә ризалашып, фабрикага килергә чакыралар. Анда ике көн торып, перчатка тегүнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә ул.
Башлап өч станок сатып ала. Әлеге станокларны остаханәсенә урнаштырырга да фабрикадан килеп ярдәм итәләр.
— Перчаткалар тегү өчен кирәкле булган җепләрне Иваново шәһәреннән кайтарттым. Станокларда тегүнең 8 төре бар. Алар программага кертелә һәм программа буенча бер-бер артлы башкарыла. Перчаткаларның манжетлары нык булсын һәм кулга ятып торсын өчен резинкалы җеп кулланам. Әлегә оверлок станогым юк, аны да үземнең остаханәмдә булдырырга телим,-дип хыяллары белән уртаклашты Алексей.
Әлбәттә, станокларны алу күп чыгымнар сорый, бурычка керергә дә туры килә. Шуңа да Мәскәүдәге эшен дә ташламый әле ул, вахта ысулы белән йөреп хезмәт итә. Өйдә булган вакытларында перчаткалар тегү белән шөгыльләнә.
Алексейның остаханәсендә тегелгән перчаткаларга заказлар да барлыкка килгән. — Оешмалар да, аерым кешеләр дә сорап киләләр, хәтта 50шәр данә алып китүчеләр дә бар, -ди Алексей.
Алексей сөйләвенчә, 8 сәгатьтә бер станокта 100-120 данә перчатка тегәргә мөмкин икән.
— Беркем дә, бернәрсә дә китереп бирми. Әлбәттә, эш башлавы җиңел булмады. Булдыра алырмынмы, дигән сорау да бар иде. Күз курка — кул эшли. Шуңа да эшкә тәвәкәлләп тотынырга, иренмәскә, хезмәттән курыкмаска кирәк,- ди Алексей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев