Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә яшәүче Мария Максимовна Порфирьевага 90 яшь тулды

Мария Максимовнаның 14 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Матак авылында туып-үскән һәм шушы көннәрдә 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән Мария Максимовна Порфирьева ике сыйныф кына белемле. Ул укый алмаган, чөнки Бөек Ватан сугышы бара, авылда ачлык-ялангачлык хөкем сөрә.

Балачактан ук басуда эшли башлый Мария, башаклар җыюда ярдәм итә. Сүз тыңлаучан кызга башка эшләрне дә кушалар, әлбәттә.

Чуваш Бизнәсе авылыннан Петр Александрович белән тормыш кора Мария Максимовна. Яшьләр авылда төпләнеп калалар.

Юбилярның бөтен хезмәт эшчәнлеге Чуваш Бизнәсе белән бәйле. Ул лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара. Ә тормыш иптәше Петр Александрович пенсиягә чыкканчы һәм пенсиягә чыкканнан соң да әле туган колхозында комбайнчы булып эшли. Якты дөньяга җиде балалары туа аларның. Кызганычка каршы, икесе — балачакта, ә бер уллары 34 яшендә фаҗигале төстә вафат була.

Бүген Мария Максимовна үз йортында, ялгызы гына яши, дисәк тә авылда кызы Елизавета һәм аның гаиләсе бар. Алар әниләренә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, тәрбиялиләр. Ә икенче кызы Кече Аксу авылында яши, ул да әнисе янына еш килергә тырыша. Елизавета исә әнисенең бүген дә барысын да үз куллары белән эшләргә теләвен әйтә.

— Әни элеккедән үк бик уңган иде безнең. Бүген дә шулай — идәнен дә, керен дә үзе юмакчы, әмма без моңа рөхсәт бирмибез инде, — ди.

Юбилярша үзе дә бернәрсәдән дә зарланмый.

—Күзләрем дә яхшы күрәләр, белем алырга туры килмәсә дә, укыйм да, язам да, ди. 

Олы юбилее белән тәбрикләргә килгән кунакларны: инфракструктура үсеше буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Баһаутдиновны, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисковны һәм авыл китапханәчесе Наталья Пустынинаны да ул шатланып каршы алды һәм онытмаулары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

— Шундый ук рәхмәтләрем район үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына да барып ирешсә иде, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев