Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә 80 төрле эш вакансиясе бар

Эшлим дисәң, эш җитәрлек

 Моның шулай икәнлегенә Городище авылында узган җыенда да күрергә дә ишетергә мөмкин иде.

Авыл халкы белән очрашуга бу көнне районы прокуроры Олег Гайнетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Ильмир Измайлов, авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев, авыл хуҗалыгы тармагы, халыкны социаль яклау, мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. 

Халык белән очрашу кысаларында авыл халкын бүгенге көндә булган вакансияләр, эшкә урнашу мәсьәләләре, һөнәри белем алу, булганы белән квалификацияне яңарту, дәүләт ярдәмнәре хакында сөйләшү алып барылды. Моннан тыш, әгәр кеше үз эшен ачарга, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә яки үзмәшгуль ит буларак теркәлергә тели икән, бүгенге көндә республика Хөкүмәте тарафыннан нинди мөмкинлекләр бар һәм нинди ярдәм күрсәтелә, шулар белән таныштырдылар халыкны.

Ильмир Измайлов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районда эшкә урнашырга теләүчеләр өчен 80 төрле вакансия бар. Әйтик, «Рассвет-Агро», «Молко-Чүпрәле» җәмгыятьләренә терлекчеләр, шоферлар, объектларны сакларга 12 каравылчы гына кирәк. Моннан тыш, күп авылларда хат ташучылар юк, район үзәгендәге почтамта операторларга кытлык. Авыл клубларына мөдирләр җитми һ.б.
«Рассвет-Агро», «Молко-Чүпрәле» җәмгыятьләренең тулырак эшчәнлеге хакында вәкиле Алексей Храмов сөйләде. 

Хезмәт хакына тукталып, уртачасы 50 мең сумнан да ким булмавын белдерде. "Хезмәт хакы эшенә карап, 35 меңнән башлана, хәтта 200 мең сумнан артыграк белән тәмамлана. Һәм бу реаль суммалар, бернинди алдау, хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклар юк«,-диде Алексей Храмов. —Хезмәткәрләрне эш урынына илтү, кайтару өчен район территориясендә махсус транспорт йөреп тора. Киләсе елда эре терлекчелек комплексы төзү көтелә. Ул заманча комплекс булачак. Анда да эшчеләр кирәк булачак. 

Халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Әнис Камалов бүгенге көндә эшсезләр өчен башка төрле һөнәр үзләштерү мөмкинлеге турында, шулай ук, «Работа в России» порталында төрле вакансияләр, программалар эшләвен белдерде.

"Барлык укулар бер атнадан башлана, иң күбе өч айга кадәр дәвам итә. Һөнәрне үзләштергәч, үз эшләрен ачарга теләүчеләргә төрле ярдәмнәр каралган порталда. Теләүчеләр булса, үзәккә килә алалар, барысын да үзебез аңлатабыз, ярдәм итәбез",-диде. 

Район халкын социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Юсупова һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды вәкиле Данис Айнуллов, шулай ук, үз эшләрен булдырырга теләүчеләргә төрле программалар барлыгын ассызыкладылар һәм әйтергә кирәк, алар барысы да бушлай диярлек тәкъдим ителә. "Әйтик, бүгенге көндә чәчтарашханә, такси хезмәте һ.б. белән шөгыльләнергә мөмкин, яисә сыер тотарга теләге булганнарга барлык мөмкинлекләр ачык",-диделәр алар.

Район прокуроры Олег Гайнетдинов үз чиратында, авыл халкын кырыкалдарлар белән сак булырга, телефоннан билгесез кешеләр шалтыратса элемтәгә кермәскә, җавап бирмәскә өндәде. Төрле проблемаларга юлыкканда мөрәҗәгать итәргә кушты. 

—Без бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешә алачакбыз,-дип билгеләп үтте ул.

Халык белән очрашу барышында җиткерелгән һәр мәгълүмат һәркем өчен дә файдалы иде дисәк, һич ялгышлык булмас. Җитәкчеләр шулай халык арасына чыгып, сөйләшүләр алып баруы, бүгенге көндә эш эзләүчеләргә хезмәт базарында ориентлашырга ярдәм итәр, эшсезләрнең дә саны азаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев