Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар

Бу парлар чын мәгънәсендә тормыш сынаулары аша узып ныгыган, туган җиргә тугры хезмәт итеп яшәгән кешеләр.

Котлаулар, хөрмәтләү сүзләре белән бәхетле парлар янына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, авыл җирлекләре башлыклары килде.

–Сез, шатлыкта да, тормышның катлаулы мизгелләрендә дә бер-берегезгә терәк парлар – районыбызның хөрмәтле затлары, үрнәк гаиләләләре, - дип изге теләкләрен җиткерде Айрат Җәлалов.

Кунаклар юбиляр гаиләләргә район башлыгы исеменнән котлау адреслары һәм бүләкләр тапшырдылар, озак еллар якыннарын шатландырып яшәүләрен теләделәр.

Халитовлар гаиләсенең  бергә яшәүләренә 60 ел вакыт узган. Аларның тормыш сукмаклары гел чәчәк түтәлләре белән генә бизәлмәгәндер, әмма, тормыш сынауларына карамастан, алар сокланып сөйләрлек гомер бәйрәмнәрен каршылыйлар.

Васил абый һәм Наҗия апа Мунчәли авылында гомер итәләр. Васил абый хезмәт юлын тракторчы ярдәмчесе булып башлаган, аннан комбайнда эшләгән, умартачы һөнәрен үзләштереп, колхозның умарталыгын караган. 1964 елда аны “Авангард” колхозының бригадиры итеп билгелиләр, шушы вазифасыннан ул лаеклы ялга да чыга.

Тормыш иптәше Наҗия апа да Мунчәли авылы кызы. Җиделлык мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә килә. Матак авылындагы пекарьняда ипи пешерә. Лаеклы ялга “Госстрах” оешмасында агент булып эшләп чыга.

Халитовлар икесе дә сугыш чоры балалары. Авырлыкларны күп күрәләр, әмма сынмыйлар, сыгылмыйлар. Биш балага гомер бирәләр, лаеклы итеп, үз үрнәкләрендә үстерәләр, тәрбия кылалар. Бүгенге һәркайсы тормышта үз юлын тапкан шәхесләр, бер уллары гаиләсе белән–яннарында, авылда яши.

–Озак еллар бергә яшәү–зур бәхет һәм шул ук вакытта бу зур хезмәт тә,-диләр Халитовлар.

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Баһаутдиновлар районыбызның мәгариф өлкәсенә үзләреннән саллы гына өлеш керткән гаилә.

Глира апа Яңа Чүпрәле авылында туган. Аларның танышу, кавышулары да районда була. Амирҗан абый Чүпрәлегә укырга йөри. Әмма ул чакта әле бергә тормыш башлау турында уйларында да булмый. Бары тик еллар узып, Әмирҗан абый чит җирләрдә эшләп кайтып, Глира апага сүз куша.

Шуннан икесе дә Яңа Кәкерле авылында төпләнеп, балаларга белем бирә башлыйлар. Глира апа– математика, Әмирҗан абый– физика һәм математика дәресләре укыта.

Баһаутдиновлар өч ир-егет тәрбияләп үстерәләр, барлык балаларына да лаеклы белем бирәләр.

Әмирҗан Таһир улы һәм Глира Сирач кызы да  балачагы һәм яшьлеге сугыш елларына туры килгән буын. Тормышның барлык мизгелләрен бергә алар 65 ел бергә кичерә.

–Гаилә бәхетенең нигезендә–мәхәббәт, бер-берең турында кайгыртучанлык, сабыр булу, үзара аңлашып яшәү,-диләр гаилә традицияләрен саклап, милли йолаларны буыннан–буынга тапшырып килгән Баһаутдиновлар.

Бу парлар чын мәгънәсендә тормыш сынаулары аша узып ныгыган, туган җиргә тугры хезмәт итеп яшәгән кешеләр. Туган илгә лаеклы ул-кызлар үстергәннәр, хәзер оныклар сөеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев