Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания апа сигез бала тәрбияләп үстергән
Рушания апаның бөтен тормышы хезмәт белән бәйле.
Раимова Рушания Шакир кызы 90 яшьлеген билгеләде.
Юбилей чарасына Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания апага бик күп кунаклар килде, алар арасында Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов, юбилярның балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар иде.
Раимова Рушания Шакир кызы 1934 елның 8 июлендә туган һәм сигез бала тәрбияләгән. Бүгенге көндә балалары Татарстанның төрле районнарына һәм шәһәрләрендә яшиләр. Рушания апаны исә авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче улы Илдус һәм килене Резидә тәрбияли.
Рушания апаның бөтен тормышы хезмәт белән бәйле. Ул күп еллар «Йолдыз» колхозында эшләгән.
Юбилей чарасы котлаулар белән генә түгел, ә юбилярның тормышы һәм хезмәте турындагы истәлекләр белән дә үрелеп барды. Рушания Шакировна котлауларны шатланып кабул итте һәм һәркемгә игътибарлы, кайгыртучан булулары өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев