Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында виноград үстерү остасы яши
Авыл уңганы виоградның авыруларга һәм салкынга чыдам, сортларын: Аркадия, Велес, Юбилей Херсонского, Чарли һәм башкаларны үстерә.
Безнең яклар өчен гадәти булмаган көньяк үсемлеге — виноград үстерү белән шөгыльләнүче бакчачылар саны елдан-ел арта. Уңган хуҗалар үстергән виноград тәлгәшләрен күреп сокланмый мөмкин түгел. Шундый оста виноградчыларның берсе Кече Чынлы авылында яши, ул —Илдус Вәлиуллов.
Илдус Вәлиуллов шушы авыл егете, шунда туган, үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерлык буенча Ульяновск шәһәрендә белгечлек ала. 1991 елда авылга, әти-әнисе янына кайтып төпләнә. Илдусның әти-әнисе дә шушы җирлектә яшәп, гомере буе колхозда хезмәт куялар. Кызганыч, бүген төп нигездә инде алар юк. Әти-әнисенең амәнәтен үтәп, читкә киткән туганнарын каршы алып, озатып торып, төп нигездә Илдус яши һәм хәзергесе вакытта «Цильна» җәмгыятендә склад мөдире вазифасын башкара. Фидакарь хезмәтләре өчен җәмгыять директоры Барис Гафуров инициативасы белән ул быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Җәмгыятьтә хезмәт куюдан тыш, Илдус бакчачылык белән чын-чынлап шөгыльләнә. Аеруча, көньякта үсә торган җиләк-җимеш куакларын үрчетү, аларны үстерү белән мәшгуль.
Абрикос, персик, алыча, виноград, хәтта чикләвек һәм башка шундый җимешләрне моннан ун ел элек үстерә башлаган. Капка алды, бакча тутырып үскән чәчәкләрне, яшелчә-җимешләрне, карбыз, кавын, мәтрүшкә, мелисса, җир җиләкләре турында әйтеп тә торасы юк. Рәт-рәт төзелеп утырган әлеге үсентеләр үзләренең мул җимешләре белән сөендереп торалар. Кыскасы, биредә бакчаның һәр почмагы, сукмак, түтәлләр — гүзәл сәнгать әсәрен хәтерләтә. Хәтта, кышкыга мунча себеркесе артыннан да урманга йөрми ул. Махсус шуның өчен каен агачлары да утырткан.
Шулар арасында, күргәзмәгә куелгандай кояш нурын эчеп тулышкан икешәр килодан да артыграк виноград тәлгәшләре аерым игътибарны алып тора.
—Башлап, мин виноградларны койма буенда гадәти ысул белән генә үстердем. Әмма табигать шартлары төрлечә килә, виноград өлгерми, өлгергән очракта да җимешләре әче була. Аннан укып, белешеп, башка бакчачыларның тәҗрибәләреннән чыгып, аларны томалап, теплица эффекты биреп үстерә башладым. Ни дисәң дә көньяк җимешләре бит, җылыны яраталар, — ди авыл уңганы.
Илдус Вәлиуллов махсус бакчачылар төркемендә теркәлгән. Анда алар һәркайсы үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, ярдәм, киңәш-табыш бирешә, үсентеләрне, орлыкларны алып сату, һ.б, һ.б. белән уртаклаша. Илдус та орлыклар, үсентеләр кайтартып, аларны безнең шартларга яраклаштырып үстерә, аннан берсен-берсенә «өйләндерә», кыскасы төрле эксперементлар үткәрә. Шундый тәҗрибәләр аша үткән шактый гына җылы як җимеш куаклары, Илдусның бакчасында бүген үсеп, җимешләрен дә биреп утыралар.
Авыл уңганы виоградның авыруларга һәм салкынга чыдам, сортларын: Аркадия, Велес, Юбилей Херсонского, Чарли һәм башкаларны үстерә. Иртә җитешә торганнары да, соңрак өлгерүче сортлар да, ваграк җимеш бирә торганнары да, эреләре дә күп. Бүгенге көндә аның бакчасында егермедән артык төп виноград үсә.
—Виноград җылы як җимеше булса да, туры кояш нурларын бик яратмый, шуңа да аны махсус япма белән каплап куям,-ди ул. —Күпләр кышкыга ничек саклау хакында да кызыксыналар. Мин әллә ничә төр ысулны кулланып карадым, әмма тычканнар кайдан да юл табып, зыян салдылар. Шуңа да иң нәтиҗәле ысул итеп, виноградларны махсус материал белән каплап, туфрак белән күмәргә кирәк дигән фикергә килдем, хәзер берничә елдан бирле кышкы саклауга шулай куям.
Авыл уңганы ашламаны июль аенда һәм көздән дә кертүе, куакны ике метрдан артык биегрәк үстерергә, виноград үсә торган җирне башка үсемлекләр белән тыгызларга ярамаганлыгы турында да тәфсилләп сөйләде.
— Виноград башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла. Үзең үстергәч, яратып эшләгәч, шатлыгы да, файдасы да күбрәк була. Виноград җимешләре сулыш алуны яхшырта, нерв системасын тынычландыра, — дип, виноградның кеше организмы өчен кирәклеге турында да аңлатты Илдус.
Виноград җимешләре белән ни эшлисең, дигән сорауга, ул елмаеп: "Туганнар, дуслар белән җыелышып ашыйбыз, күчтәнәч тә итеп бирәм",-ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев