Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Айзятуллова Наилә Иматдин кызына 90 яшь тулды

Онык, оныкчыклары—олы шатлыгы

Наилә Иматдин кызы 1933 елның 27 декабрендә Түбән Каракитә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 8 яшь була. 1941 елда әтисе фронтка китеп, 1943 елда һәлак була. 

Сугыш елларында, үзенең яше булуга карамастан, Наилә башка яшьтәшләре кебек үк, өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли, әнисенә ярдәм итә. 
1956 елда авылдашы Рәхимҗан Насыйбулла улы Айзятулловка тормышка чыга. Гаиләдә җиде бала туа. 

Кызганычка каршы, бәхетле гаиләнең гомере озын булмый. Тормыш иптәше бик иртә бакыйлыкка күченә. Бу вакытта балаларының кечесенә нибары 4 яшь кенә була. 
Наилә ханым ялгызы балаларын аякка бастыра, белем, тәрбия бирү өчен бар көчен куя. 2000 елда ана йөрәген телгәләп, кызы якты дөнья белән хушлаша.

Бүгенге көндә ул улы Усман һәм килене Гүзәлия тәрбиясендә яши. Юбилярның башка балалары Мәскәү һәм Ульяновск шәһәрләрендә яшиләр. Озын гомерле авыл өлкәненең олы шатлыгы булып, сигез оныгы һәм ике оныкчыгы уңышлары белән сөендереп торалар.

Хәер, олы яшьтә булса да, Наилә Иматдин кызы үзен бик яхшы хис итә.

—Безнең әни әлегәчә газета-журналларны күзлексез укып килде. Барлык яңалыклардан да хәбәрдар ул, телевизор да карый, аннан безгә сөйли, — дип сөйли әнисе турында улы Усман.—Әни безгә терәк, әни безгә бик кирәк әле. 

Юбилей көнендә Наилә Иматдин кызы адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов та килде. Кунаклар Наилә Иматдин кызына район башлыгы Марат Гафаровтан котлау, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар, исәнлек, хәерле гомерләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев