Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле өлкәне Илалетдин Кыям улы Низамовны 90 яшьлеге белән котладылар

Шахтер, шофер, тимерче дә ул...

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Илалетдин Кыям улы Низамов 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов һәм Татар Бизнәсе авыл мәдәният йорты директоры Зөлфия Кәлимуллина килделәр. Кунаклар хөрмәтле юбилярга район башлыгы исеменнән котлау, бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Илалетдин Кыям улы Татар Бизнәсе авылында туып-үсә.  Гаиләдә алар ике бала булалар. Илалетдин абый гаиләдә олысы, аннан соң энесе Рифкать туган. Энесе дә бүгенге көндә авылда, күршесендә генә яши.

Илалетдин абый авыл мәктәбендә 7 класс тәмамлаганнан соң, эшкә керешә. Караганда шәһәренә шахтага эшләргә киткәндә аңа 18 яшь тә тулмаган була әле. Бер елдан соң, 18 яше тулгач, аны армиягә алалар. Дүрт ел: Мурманск, Иркутск, Студянка һәм Ангарада да хәрби хезмәтен үтәргә туры килә. Армиядән соң туган авылына кайта.

1960 елда Илалетдин абый авылдашы Сара Айниятулла кызы да белән гаилә корып җибәрә. Яшь гаилә, олы кызлары Дания тугач,  бәхет эзләп янә Караганда шәһәренә юл тота. Илалетдин абый биредә армиягә кадәр хезмәт куйган шахтасына эшкә урнаша. Эше авыр булса да, хезмәт хаклары ярыйсы ук яхшы булгач, тормышлары да җиңеләя, әмма туган якның тарту көче үзенекен итә. 1969 елда гаилә туган якларга әйләнеп кайтырга карар кыла һәм шуннан соңгы гомер юллары аларның авылда уза.

Сара апа мәктәп ашханәсенә пешекче булып урнаша, ә Илалетдин абый шофер булып эшли башлый. 25 ел шофер хезмәтен башкара ул, аннан пенсиягә чыкканчы колхозда тимерче булып эшли. 1986 елда исә Илалетдин абый лаеклы ялга чыга.

Илалетдин Кыям улы һәм Сара Айниятулла кызы 2025 елда бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Бәхетле никахта өч бала үстерәләр, балаларының һәркайсына лаеклы белем һәм тәрбия бирергә тырышалар, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бу гомердә аларга шатлыгы белән бергә кайгысын да кичерергә туры килә, бердәнбер улларын җирлиләр.

Бүгенге көндә өлкәннәр үз йортларында яшиләр. Кызлары әти-әниләре янына кайтып йөриләр, ярдәм итәләр.

90 яшендә булса да, Илалетдин абый әле яшь егетләрдәй: күңеле күтәренке, һәр яңа көнгә, оныкларына, оныкчыкларына, авылдашлары, туганнары белән очрашуларына сөенеп яши, хәтта җиңел машина да йөртә.

“Руль артына утырсам,  рухи ял алам", - ди шофер хезмәтен озак еллар башкарган авыл өлкәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев