Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле укучысы Ләйсән Хисаметдинова туган җиренең данын еракларга тарату максаты белән яши

    "Сәләтле балалар-илебезнең киләчәге"-диеп әйтәләр. Безнең Чүпрәле районы да сәләтле балаларга бай. Мәсәлән, шуларның берсе Зур Чынлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Хисаметдинова.

    Ул бары тик "5"ле билгеләренә генә укый. Төрле конкурсларда, олимпаидаларда катнаша һәм призлы урыннар яулый. Мәктәптә төрле конкурслар, бәйрәмнәр оештыруда һәрдаим акив катнаша.Мәкәптә укучылар үзидарәсенең җитәкчесе. Чүпрәле районындагы балалар думасындагы депутатларның берсе. 2012 елда "Тамчы-шоу" интелектуаль уенында катнаша һәм Зур Чынлы урта мәктәбенең командасы 1 нче урынга лаек була. 2014 елдарайон күләмендә үткәрелгән "Татар баласы" конкурсында уңышлы чыгыш ясап икенче урын яулый.2014 елда Рус-әдәбиятынннан бөтенроссия күләмендәге олимпиаданың муниципаль этабында, Рус-әдәбиятынннан республика олимпиадасының муниципаль этабында, Татар теленнән республика олимпиадасында катнашып муниципаль этабында 1 урын ала.

    2015 елда Казан шәһәрендә татар теленнән олимпиаданың соңгы этабында катнашып призер була. Бу Зур Чынлы урта мәктәбе өчен дә,безнең районыбыз өчен дә зур горурлык. Шулай ук быел 2015 елда да татар теленнән олимпиадның муниципаль этабында беренче урын алды һәм республикада районыбызның данын яклаячак. Ләйсән шул ук вакытта дин гыйлеме белән дә кызыксына. 2012 елда оештырылган "Мунчәли укулары"нда катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Буш вакытында да тик тормый: әдәби китаплар укый, төрле фәннәр белән кызыксына, шул исәптән табигать фәннәре белән.Аның иң зур максаты-югары белем алып, үзенең профессиясе буенча эшләү һәм зур дәрәҗәләргә ирешү, туган җиренең данын еракларга тарату. Ләйсәнгә, күп кенә уңышлар, алдагы тормышында зур үрләргә ирешергә теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: