Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлене үз иткән Актаныш кызы

    Язмыш адәм баласын кайда гына йөртми, диләр. Мунчәли авылында гомер кичергән Фиразия Мөхәмәтҗанова да Чүпрәлегә Актаныш якларыннан килеп урнаша.

    Казанда педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый ул. Совет чорындагы югары уку йортыннан соң билгеләнү вакытына туры килә яшь белгеч. Чүпрәле районы Матак авылында яңа гына мәктәп ачылган була һәм әлбәттә аны укытучылар белән тулыландыру сорала. 18 яшеннән әнисен югалткан (әтисе башка хатынга өйләнә) Фиразия исә Ульяновск шәһәрендә яшәүче апасына якынрак булу өчен Чүпрәлене сайлый. Аның белән ул елларда башка күп кенә белгечләр дә кайта, Фиразиянең язмышы исә биредә гомерлеккә бәйләнеп кала. Ул Мунчәли егете Шамилгә кияүгә чыга һәм бар гомерен шушында үткәрә.

    -Укытучы булу теләгем әти-әниемнән күчкәндер, алар да гомере буе шушы өлкәдә хезмәт куйдылар. Мин дә киләчәгемне авыл балалары белән эшләүдә күз алдыма китерә идем. Чүпрәлегә кайтуыма үкенмим, киресенчә, язмышыма рәхмәтлемен. Биредә минем тормышым, пар канатым, балаларым үсте, иң мөһиме-укучыларым бар,-ди Фиразия ханым.

    Фиразия Мөхәмәтҗанованың хезмәт кенәгәсендә балаларга белем бирү хезмәте өч дистәгә якын еллар белән исәпләнә, шуның соңгы 10 ел директор урынбасары вазифасында үтә. 2000 елдан ул мөгаллимлек стажы тулып, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Шамил агрофирмада эшли, ике ул үстергәннәр.

    Гүзәл Ык буйлары мөгаллимәнең күңелендә табигатькә карата аерым мәхәббәт тәрбияләгән күрәсең. Түр яктагы бүлмәсендә үсеп утыручы гөлләр өйнең күрке булып тора, Фиразия ханымның нечкә күңелле икәнлеге турында сөйли. Әлеге сыйфаты аның кулдан тегелгән, чигелгән кул эшләнмәләрендә, киемнәрдә дә чагыла.

    -Итәкләр, кофталар бәйләргә бик яратам. Өйдә генә түгел, җәен бакчада күп итеп чәчәкләр үстерәм. Чәчәкләр арасында бер чүп тә булмаска мөмкин, ә менә яшелчә түтәлләре икенчерәк планга кала,-ди ул елмаеп.

    Бу көннәрдә Фиразия ханымның күңелен тагын күтәренке хис били. Барлык хезмәттәшләрен, укучыларын очраштырып, гомер бәйрәме уңаеннан ул мәдәни чара оештыру хыялы белән яна. Әлеге эшендә ярдәмчесе булып, укучысы Ильмир Измайлов тора. Ә ул исә әлеге хөрмәтен яраткан укытучысына белдереп болай ди:

    -Фиразия апа мәктәп елларында үзенең сабырлыгы белән истә калган укытучыларымның берсе. Беркайчан да, беркем белән дә бәхәскә кергәнен хәтерләмим. Киресенчә, гомере буе хезмәтен намус белән башкарды, һәр баланың күңеленә тиешле ачкыч таба алды, кирәк вакытта ярдәм итте.

    Укучылары тарафыннан шундый хөрмәт, игътибар бүгенгәчә дәвам итә икән, димәк гомерләр дә бушка узмаган. Фиразия ханымның үзен дә димәк үз иткән Чүпрәле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: