Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Легендар очучы Илсур Низамов Чүпрәледә якташлары белән очрашты

    СССРның атказанган хәрби очучысы, отставкадагы полковник, 35 ел гомерен хәрби транспорт авиациясенә багышлаган якташыбыз Илсур Низамов туган ягы- Чүпрәле районына кунакка кайтты. 1935 елның 23 октябрендә ул Яңа Чүпрәле авылында туган. Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яши. Ветераннарның район советында оештырылган очрашуга легендар очучының авылдашлары, сыйныфташлары һәм аның каһарманлыгын ишетеп белүче...

    "Ике Кызыл Йолдыз", "Ватанга хезмәте өчен" өченче дәрәҗәдәге, "Ватанга тугрылыгы өчен", "Александр Невский" орденнары кавалеры һәм күп санлы медальләр иясе Илсур Низамов очрашуга килүче якташларына Мәскәү сәламнәрен ирештерде һәм залда утыручыларның сораулары буенча үзенең данлыклы хезмәт юлы турында сөйләде. 1952 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Тамбовтагы хәрби очучылар әзерли торган училищега укырга керә. Уку алдынгысы беренче курстан соң ук "П-2" самолетында мөстәкыйль оча башлый. Икенче курсны тәмамлагач аңа "Як- 18" самолеты штурвалын ышанып тапшыралар, ә инде уку тәмамланыр алдыннан ул "Ил- 28" маркалы реактив самолетта иркенләп очарга өйрәнә. 1956 нче елда очучы дипломы алган яшь лейтенантны Архангельск өлкәсендәге фронт авиациясенә җибәрәләр. Шул елдан башлап аның бөтен хезмәт юлы хәрби транспорт авиациясенә багышлана. Дүрт моторлы "ТУ- 4", "АН-12" һәм "АН- 22" һәм "АН- 124" самолетларында оча, төрле гарнизоннарда хезмәт итә. Әфганстан, Ангола, Египет, Эфиопия, Вьетнам, Мозамбик кебек илләрдә хәрби бурычын үти. 1979 елның август аенда Әфганстанга 15 тәүлеккә генә җибәрелгән очучы сигез ай сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Шушы елларда илче булып килгән Фикрәт Табеевны Әфган җирендә каршы ала. Сөйләшеп киткәч аңа үзенең Чүпрәле районыннан икәнен дә әйтә. Илче бераз каушап калгандай була һәм офицерның җилкәсеннән кагып "миңа таяныч та кирәк булачак",- ди. Ул вакытта якташыбыз оча торган авыр стратегик самолетлар десант, хәрби техника һәм башка хәрби йөк төшерү буенча задание үтиләр. "Әфган җирлеге зур транспорт самолетлары төшү өчен бик җайсыз, әйләнә- тирәдә таулар, һава торышы да кайчакта проблемалар тудыра. Берчак аэродромга дошманнар зур һөҗүм оештырды. Дүрт моторлы самолетны эшләтеп җибәрү һәм очып китү бик ансат түгел, әлбәттә. Шулай да камалыштан чыгарга өлгердем. Фюзеляжда бик күп пуля эзләре бар иде",- дип искә ала каһарман якташыбыз. 1974 елда аңа СССР җитәкчесе Леонид Брежнев җитәкләгән делегацияне Кубага алып барырга туры килә. Сигез сәгать ярым очканнан соң аларны Гаваны каршы ала. СССР кунакларын каршы алырга килгән Фидель Кастро һава корабле командиры Илсур Низамов белән кул биреп исәнләшкәннән соң самолетның эчен күрсәтүен сорый. "Бу самолет чыннан да могҗиза икән!",- дип саубуллаша Куба башлыгы. Илсур Загретдинович Мәскәү шәһәрендәге "Якташлар" җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тора. Татарстаннан килгән делегацияләр белән очраша. Республикабыз Президенты Рөстәм Миннехановны бик акыллы, булдыклы җитәкче дип сөйли. Ветераннар советында очрашу төгәлләнгәч якташыбыз Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә дә булды. Мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллина һәм мәгариф ветераны, элеккеге укытучы Клара Насретдинова илсур Низамовны, аның сыйныфташы, элеккеге район газетасы редакторы Ядкәрь Айнулловны һәм ветераннарның район советы рәисе урынбасары Мөнир Насретдиновны мәктәп тормышы, музей, китапханә һәм сыйныфлар белән таныштырдылар. Очучы- якташыбыз Каһарманнар аллеясында һәм Дан монументы янында да булды. Чүпрәле районының зур үзгәрешләр кичерүенә шатлануын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: