Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә медицина ветеранын юбилее белән котладылар

    Балачак елларыннан ук күңел түренә кереп оялаган хыялар һәм тора- бара аларның тормышка ашуы кеше гомерендә иң якты хисләрнең берсе мөгаен. Кемнәрдер диңгезләр гизә, күкләргә омтыла, ә кайберәүләр икмәк үстерүгә гашыйк булып ул һөнәргә гомере буе тугры кала. Диләрә исә бәләкәй чакта укол кадап авыруларны дәвалау турында хыяллана.

    1962 елда Алешкин- Саплык урта мәктәбен тәмамлаган кыз ике дә уйлап тормый Буа медицина училищесына юл тота. Имтиханнарны уңышлы тапшыра. Укуда да гел алдынгылар рәтендә була. Диплом алгач та үзен район халкына хезмәт итүгә багышлый. Беренче елны ук аны Яңа Ишле авылы медпунктына мөдир итеп билгелиләр. Биредә бер ел эшләгәннән соң Уби участок хастаханәсенең хирургия бүлегенә күчерәләр. Биредә аны төпле, тырыш һәм сайлаган һөнәренең барлык нечкәлекләрен дә чын күңелдән үзләштергән медицина хезмәткәре буларак таныйлар. Шуңа да 1970 елда Диләрә Миналимовнаны район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә алалар. Озакка сузылган катлаулы операцияләр ясаган вакытта ул табиб- хирургларның уң кулы була. Үлем белән яшәү арасында яткан кешенең гомерен саклап калуда аның да өлеше зур. Нинди генә операцияләр ясауда катнашмый ул, аннан соң да әле аны аякка бастыруда күпме тырышлык куя. Авырулар да аны палаталар да үз итеп каршы алалар. Аның һәр җылы сүзе, сихерле куллары да авыруларга түземлек һәм яшәү өчен өмет биргәндер. Әлбәттә, тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә күрә белә. Министрлыкның Мактау грамоталарына да лаек шәфкать туташы ул. Хезмәт ветераны олыгаеп баруына да карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми. Яңа Чүпрәледә яшәүче авылдашларына мөмкин кадәр хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, үзенең киңәшләрен бирә. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр бакча эше белән мәшгуль. Нинди генә матур чәчәкләр үстерми әле ул. Тормышка гашыйк Диләрәне кешелекле булганы өчен тирә- күршеләре дә ихтирам итә. Берәр көн урамда күренмәсә, "Диләрә апа авырап китмәдеме икән?",- дип борчыла ук башлыйлар. 1993 елда гүр иясе булган тормыш иптәшеннән тол калып та, ике кызын укытып олы тормышка чыгара. Олы кызы Дамирә әнисе һөнәрен сайлап Казан медицина университетын тәмамлый, тормыш иптәше Радик та югары белемле табиб. Икенчесе Зөлфия Иске Чүпрәле урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган иде, Казан дәүләт университетында укып филология белгече булды. Аның да ире медицина буенча зур белгеч. "Гаиләбездә табибларның күп булуына шатланам, һөнәри бәйрәмебезне дә бергәләп чәй өстәле артында үткәрергә тырышабыз",- ди Диләрә ханым. Юбилее уңаеннан район үзәк хастаханәсе коллективы исеменнән иң җылы теләкләрне аңа Дамирә Габдрахманова ирештерде. Бергә эшләгән елларны көлешеп- шаярышып искә алдылар. Яңа Чүпрәле авылы ветераннары советы рәисе Җәүдәт Мөдәрисов та юбилярга чәчәк букеты һәм Рәхмәт хаты тапшырды, нык сәламәтлек белән тагын озак еллар гомер кичерүен теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: