Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле техникумы вәкилләре ветеранны туган көне белән котлады

    Түбән Каракитә авылында яшәүче Исхаковлар гаиләсендә иртәдән үк чын бәйрәм рухы иде.

    Сәбәбе бар: гаилә башлыгы сугыш һәм хезмәт ветераны Җиһанша абый Исхаковның туган көне. Ул озын һәм олы тормыш юлы үткән кеше. Ветеран бүгенгесе көндә улы Хәйдәр һәм уңган килене Зәүкия тәрбиясендә яши. Урыны түр башында. Без барып кергәндә Җиһанша абый урын өстендә ята иде, бераз авырап киткән. Улы белән килене бабайны күтәреп кенә йөртәләр. Тәрбия, хөрмәт зур бабайга. Авылда гомер кичерүче олы кызының Ульян каласында яшәүче оныгы белән килеп керүе, бабайның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Өйдә урман хуш исен аңкытып яңа ел чыршысы бәйрәм өстенә бәйрәм рухы биреп балкып тора. Чүпрәле техникумы җитәкчелеге һәм укытучылар коллективы исеменнән ветеранны туган көне белән котлап үзебезнең теләкләребезне җиткергәч, бабай да үзенең тормыш юлы, сугыш афәтләре, алган яралары, кайларда хезмәт итүләре турында сөйләде. Әтиләрен котларга Ульян каласында яшәүче шахтер улы белән килене дә кайтып җитте. Бәйрәмгә ямь өстәп улы Хәйдәр уйнаган гармун моңына кушылып ветеран җырлап җибәргәч, күңелләр тагын да моңланып куйды. Бабаебыз бик матур җырлый да икән бит әле! Гаиләсен куандырып, тирә-юньгә ак бабай булып тагын озак-озак исән-сау яшә Җиһанша абый!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: