Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле полиция хезмәткәрләре сугыш ветераны янында булдылар

    Әй бу вакыт дигәнең, нәкъ җырдагыча икән, айлар- елларның үткәнен сизми дә каласың, аларга ияреп гомер елгалары ага да ага. Чәчләргә чал төшеп күңелне ниндидер моңсулык басса да, тормышта үз юлыңны табып, матур яшәү, шатлык- борчулар кичереп биеклекләргә омтылу, хыялларыңны чынга ашыру һәм ниһаять, якыннарыңның кадер- хөрмәте яшәүгә көч- куәт,...

    Зур Чынлы авылында яшәүче Карип абый Камалиев белән элек тә аралашып яшәдек. Газетаны яраткангамы, йомышы төшеп район үзәгенә килә калса, биш- ун минутка гына булса да, редакциягә сугылып чыгадыр иде. Сиксән яшенә җиткәнче араны эзмәде, юбилеена да чакырды. Кыш та җәй дигәндәй, кай арада шушы кадәр гомер узган диярсең. Әле кичә генә Карип абый белән янә күрешергә насыйп булды. Быелның көзендә, Ходай Тәгалә кушса, туксан яшен билгеләп үтмәкче. Дөрес, еллар үзенекен иткән, сугыш михнәтләре дә эзсез калмагандыр, мөгаен. Аяклары тыңлап бетерми, бил буыннары сызлый. Шулай да, электәгечә үк, юмор хисе яши үзендә. Ул көнне аның янына эчке эшләр бүлегеннән бүлек начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Рамил Җәббаров, ветераннар советы җитәкчесе Фарис Шакиров һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов килде. Сугыш ветеранына олы хөрмәт йөзеннән алар тәм- томнардан бүләк тә әзерләгәннәр. Очрашу, әлбәттә, җанлы шартларда үтте. Сугыш башланганда аңа унбиш яшь тә тулмаган була. Җиде сыйныфны тәмамлаган яшүсмер Тәтештәге агрономнар әзерләүче авыл хуҗалыгы урта мәктәбенә юл тота. Ике ел укып белгечлек алганнан соң, Буденный районы машина- трактор станциясенә агроном итеп билгеләнә. "Барысы да фронт өчен!" дип эшләгән чорда, яшь белгеч тә ашлык җитештерү өчен көнне төнгә ялгап хезмәт куя.

    1943 елның 6 ноябрендә Карип Камалиевны да хәрби комиссариатка чакырталар. Беренче хәрби күнекмәләрне ул Мәскәү өлкәсендәге Покров шәһәрендә урнашкан кече командирлар әзерли торган полк мәктәбендә ала. Берничә айдан соң аны 3- нче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Бөтен фронт буйлап сугышның кызган чагы. 19- нчы дивизия составындагы җиденче дивизион да фашист басып алган Белоруссия шәһәрләрен азат итү өчен яңадан- яңа һөҗүмгә күтәрелә. Витебск һәм Минск шәһәрләрен азат иткәннән соң, фронт линиясе көнчыгыш Пруссиягә күчә. -1945 елның январь урталары иде. Балтик диңгезе буенда урнашкан Пилькаллен шәһәрен азат итүдә күп сугышчыларыбыз корбан булды. Берничә сәгат эчендә үк 21 солдатыбызны югалттык, алты орудиенең бишесе сафтан чыкты. Көтмәгәндә фашистлар алты авыр танк һәм пехота белән һөҗүмгә күтәрелде. Дивизион командиры майор Захаров авыр тән ярасы алды. Аны дошман пулялары астында сугыш кырыннан алып чыгарга туры килде,- дип искә ала ветеран. Бөек Җиңүне ул Кенигсберг шәһәрендә каршы ала. Берничә мәртәбә яралар алган солдатның күкрәгенә "Батырлык өчен" медален тагалар. Күп корбаннар һәм күз яшьләре барәбәренә яуланган Җиңү килгәч тә, Карип Камалиевны 13 майда сугышчан дуслары белән Ерак Көнчыгышка, японнарга каршы сугышка озаталар. 1951 елның азагына кадәр ул хәрби хезмәттә була, ил азатлыгы өчен бернчә мәртәбә үлем белән йөзгә- йөз очраша. Тыныч тормышта ул янә яраткан хезмәтенә алына. Сигез ел азиядә агроном булып эшли. Дүшәмбе шәһәрендә партия мәктәбен тәмамлый. Аннан соң районыбызга кайтып "Ялкын" колхозында агроном хезмәтен башкара, лаеклы ялга чыкканчы 12 ел райондагы орлыкчылык инспекциясен җитәкли. 55 ел бергә гомер сукмакларын кичкән хатыны Фидария белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, олы тормышка чыгаралар. Бүгенге көндә алар кызы Миңзифа, улы Илдар һәм килене Гөлүсә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Полиция хезмәткәрләре әлеге гаиләгә имин тормыш, нык сәламәтлек һәм бәхетле картлык теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: