Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле делегациясе Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, якташыбыз янында кунакта булды

    Синең кешеләрең, Чүпрәле! Якташыбыз, Түбән Чәке авылында туып үскән, бүгенге көндә Сембер шәһәрендә гомер итүче Мөһәррәм Әбелханов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шатлыклы вакыйга уңаеннан Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерын райондашларыбыз да хөрмәтләде, җитәкчелек тарафыннан аңа Котлау хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров җитәкләгән делегация юбилярны тәбрикләү максатыннан Сембер шәһәрендә булды. Роберт Фәйзрахманович аңа район башлыгы Александр Шадриковның Котлау хатын һәм чәчәк букеты белә истәлек бүләге дә тапшырды. Без әлеге каһарман яшәгән фатирга килгәндә Сембернең йортлар төзү комбинатыннан бер төркем кешеләр белән очраштык, аларның да элеккеге хезмәттәшләрен тәбрикләргә килүләре булган икән. Юбилярны котларга шушы йортта яшәүчеләр дә, күрше йортлардан керүчеләр дә күп булды. Якташыбызга, гади хезмәт кешесенә никадәр хөрмәт һәм ихтирам булуын рәхәтләнеп, шатланып күзәттем. Мөһәррәм абый үзе дә, хатыны Галина Ивановна да бик ачык һәм киң күңелле булып чыктылар. Галина Ивановна рус милләтеннән булса да, кайбер сүзләрне татарчалап җибәрде. Бу аның иренә карата булган мәхәббәте, аны хөрмәтләү хисе дип аңладык. "Безнеңчә дә сөйлисез ахры",- дип шаяртып кысыксындык аннан. "Саф рус кызы булсам да, кайбер сүзләрне аңлыйм, иремнең гореф- гадәтләрен үтәвенә каршы килгәнем булмады, каенанам белән каенатам безнең кулда бакыйлыкка күчтеләр, аларны ислам дине кануннары кушканча җирләдек, ашларын үткәрдек. Матур яшибез, Ходайга мең шөкер. Ике бала үстердек, улыбыз Вилсур механика заводында эшли, кызыбыз Светлана юридик фәннәр кандидаты, Сембер дәүләт университетында белем бирә, берничә оныгыбыз да бар"- ди ул. Ничек таныштыгыз, яратышып өйләнештегезме?,"- дип кысыксынам Галина Ивановнадан. "Без бер оешмада эшләдек. Танышып беркадәр вакыт үткәч ул: "әйдә, миңа тормышка чык" дип ике мәртәбә тәкъдим ясады. Өченче кат шушы ук сүзләрне пышылдагач, "мин инде әзер!" дидем уенын- чынын бергә кушып. Шулай яшәп киттек. Мөһәррәмгә русчалатып "Миша" дип дәшәм. Ул моңа ачуланмый,"- дип сөйләвен дәвам итә каһарманның хатыны.

    ...Мөһәррәм Әбелханов 11 яшькә кадәр Түбән Чәке авылында яши, малай чактан ук эш яратып үсә, ун яшеннән колхозда сабанчы булып хезмәткә алына. 1942 елның җәендә аларның гаиләсе Сембер шәһәренә күченеп китә. 1950 нче еллар башында ул Кемерово өлкәсендәге Сталинск ( хәзер Новокузнецк) шәһәрендә ташчы һөнәренә укый. Аннан соң, 1952 елда, шушы училищены тәмамлаган бер төркем ташчыны Куйбышевтагы гидроэлектростанция төзелешенә җибәрәләр. ГЭСны төзеп бетергәннән соң да Самара өлкәсендә йортлар салуда эшли, ташчылар бригадиры итеп билгеләнә. 1968 елда Сембер шәһәренә кайтып төзү эшенә керешкәч тә аны, янә бригадирга куялар. 100 гә якын эшчене берләштергән бригада белән җитәкчелек итү, әлбәттә, җиңел булмый. Бишьеллыкларга җиткерелгән планнарны үтәү кичектергесез бурыч итеп куела. Бригадир Мөһәррәм Әбелханов үзенең коллективы белән 70 нче елларда ел саен 1500 фатир төзеп файдалануга тапшыра башлый. Бишьеллык планнарны дүрт елда үтәп рекорд куя. Беренче Хезмәт Даны орденын ул 1975 елда ала. 1977 һәм 1985 елларда әлеге орденнарның икенче һәм беренче дәрәҗәдәгеләре тапшырыла һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры була.

    Бүген аның күкрәген Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күп санлы медальләр дә бизи. Сембер губернаторы Сергей Морозов шәһәр һәм өлкә каһарманнары белән очрашулар уздырганда, аны чакырмыйча калдырмыйлар икән. Губернаторның күп кенә Рәхмәт хатларын да бик кадерләп саклый әлеге гаилә. Кайтыр юлга кузгала башлагач та, искә алып хөрмәт белдергәннәре өчен район җитәкчелегенә һәм барлык якташларга рәхмәт сүзләрен җиткерүне үтенделәр. Ул көнне район үзәгендә дә каһарманның юбилее уңаеннан тантаналы митинг оештырылган иде. Анда Мөһәррәм абый үзе чакырулы булса да кайта алмады, кайчакта кан басымының уйнавыннан зарлана. Дөрес, җәйлеген гаиләсе белән кайтып киткәннәр, район үзәгендәге каһарманнар Аллеясында урын алган үзенең бюсты янына басып төшкән фоторәсеме дә бар. -Чын күңел биреп иртәдән кичкә кадәр эшләдек,- ди горурланып Галина Ивановна һәм шкафтан орденнар таккан яңа костюмны алып иренә кигезде. "Семберлеләрнең Минаев һәм 12 нче сентябрь урамнарында иске агач йортларда һәм баракларда яшәвен бүген күз алдына да китереп булмый. Планнарны үтәү өчен бригадабыз белән өчәр сменада эшли идек. Ярты шәһәрдә диярлек- Засвияга һәм Тимер юл районнарында эре панельле йортларны безнең бригада салды. Күптән пенсиядә булсам да, төзүче- коллегаларымнан, дусларымнан һәм хөкүмәт вәкилләреннән котлаулар алам, күңелгә бик рәхәт, димәк минем тырышлыкны онытмыйлар",- ди юбиляр.

    Район үзәгендәге бюсты янына җитәкчеләр, хезмәт коллективларыннан һәм мәктәпләрдән күп вәкил килгән иде. Каһарманның туган авылы мәктәбеннән килгән укучылар берсен- берсе уздырып аның биографиясе, хезмәт юлы һәм батырлыклары турында сөйләделәр. "Тыныч тормышта да батырлыкка урын бар, каһарман якташларыбыз белән һәрчак горурланабыз, аларның даны мәңгелек!".- ди район башлыгы Александр Шадриков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: