Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл ветераннарын зурладылар

Бүген Марс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.

- Сез Бөек Ватан сугышы елларында тылда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттегез, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә – сафта, яшьләргә матур үрнәк булып торасыз, аларны батырлык, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов. Аннан соң ул аларны быелгы истәлекле даталар – якынлашып килүче Бөек Җиңү, ТАССРның - 100 һәм Чүпрәле районының 90 еллыгы белән тәбрикләп Нурлыжиһан Айметова, Наилә Ильясова һәм Маһирә Хәйруллованың күкрәгенә медальләр кадады. Ә менә Нурлыжиһан әби өчен бүген икеләтә бәйрәм булды. Аңа 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президентының котлау хаты да тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җәмалетдинов тыл ветераннарына куйган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт әйтеп чәчәк букетлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев