Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Шланга авылының хөрмәтле Акъәбисенә 90 яшь

    Рауза Салахетдин кызы Аббазова 1926 нчы елның 1 нче июлендә Шланга авылында гади колхозчы гаиләсендә туган.

    Олы бала булу сәбәпле әти-әнисенең беренче ярдәмчесе булып бик яшьли зурлар белән беррәттән эшләргә туры килә аңа. Сугыш башлангач та, Казанда "Горбунов" исемендәге авиационный заводтта токарь булып дүрт ел буе эшли. Шушы хезмәте өчен " 1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

    1946 елда Рауза апа авылга кайта. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Гаязетдин белән 1948 нче елда гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәше белән иңне -иңгә куеп тормыш йөген тарталар, колхозда икесе дә төрле эшләрдә эшлиләр. Яшелчә, тәмәке үстерү дисеңме, бернинди эштән дә тартынып тормыйлар. 12 балага гомер бирәләр, әмма тугызына гына буй җитәргә насыйп була, шуларның да бүгенге көндә олы улы якты дөнья белән хушлашкан.

    1970 елда Рауза апаның тормыш иптәше Гаязетдин үлеп китә. Балаларны аякка бастыру бер ялгызына туры килә аңа. Авырлыклар, кыенлыклар инде артта калган. Бүгенге көндә Рауза апаның 23 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Шушы балаларның кадер хөрмәтен күреп Рауза апа улы Марс тәрбиясендә яши .

    Җәйнең быелгы матур июль көннәре Рауза апага 90 нчы гомер язын бүләк итте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килде. Президент һәм район башлыгы бүләкләрен тапшырып, күркәм теләкләр әйтелде авылның өлкән, хөрмәтле Акъәбисенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: