Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чепкас-Илмәт авылыннан Факия Гоматдинова 95 яшьлеген билгеләде

    Факия Миңнулла кызы Гоматдинова Буа районы Кырык Садак авылында1921 елның 1 июлендә дөньяга килә. Ул еллардагы ачлык-ялангачлык барлык кешеләргә дә кагылмыйча калмый.

    Факия апа да әтиләре вафат булып, биш бала ятим калалар. Әнилэре колхозда эшли, шуңа күрә кечкенә балаларны карау, йорт эшлэрен башкару барысы да олы кыз буларак Факия апа җилкәсенә төшә. 12 яшеннән әнисенә ияреп олылар эшенә кереп китә ул.

    16 яше тулгач, авылдашларына ияреп Тула шәһәренә, тимер юл эшенә эшкә китә. Анда ир-егетләр белән бер рәттән шпаллар күтәрә, рельслар алмаштыра. Шунда үзенең насыйп ярын таба. Алар өйләнешеп озак та тормыйлар, сугыш башлана.

    Якты тормыш өчен башкалар белән беррәттән тормыш иптәше дә алына. Кызганычка каршы, аңа туган якларына кайту насыйп булмый.

    Немецлар Мәскәүгә якынлашкач, заводлар ябыла, эшчеләрне товарный вагонта утыртып 6 шар килограмм он биреп, тылга җибәрәләр. Кулларына бер докуметлары да бирмиләр. Туладан тугыз көн киемнәре тузган, ач ялангач килеш авылга кайтып керәләр. Әмма авылда озак торырга туры килми аңа. 11 кешене Молотовка урманы кисәргә җибәрәләр. Шулар арасында Факия апа да була. . Алып барган чабаталары тузып бетә, аякка кияргә калмый, фуфайка җинен кисеп аякка кияләр.

    Факия апа әлеге мәхшәрләрне еллап-елап сөйли, мондый сугыш әфәтләрен бер кемгәдә күрсәтмәсен иде ди. Җиңү бәйрәмен дә Факия апа Молотов урманында каршы ала. Аннан да алар бер докуметсыз кайтып төшәләр. Эзләтергә биреп карыйлар, әмма Туладагы архив янган дип җавап килә.

    Инде тыныч тормышта Чепкас Илмәт авылында хатыны вафат булган, җиде бала белән калган тол калган Галляметдин га тормышка чыга, уртак ике балалары туа. Шулай итеп тугыз бала тәрбияләп үстерәләр.

    Гомерләре колхозда уза. Факия апа фермада сыер савучы булып эшли. Ни генә булмасын, тормыш авырлыгыннан бервакыттан да зарланмыйлар алар, ни барына шөкер кылып яшиләр. Ходай тәгалә дә әҗер савабын бирә. Бүгенгесе көндә әби оныгы Инсаф, килене Ләйсән карамагында яши, оныкларын тәрбияли. Башкалары да туган нигезгә, әни, әби янына дип җыела, йорт түгәрәкләнә.

    Факия апаны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов килде. Юбилярга изге теләкләр теләнде, Президент котлавы һәм район башлыгы бүләге тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: