Туган Як
  • Рус Тат
  • Шатланып, горурланып яшим...

    Кешеләрнең була төрлесе. Була көн үтсенгә яшәп, башкаларга шулай кирәк булгач, миңа да шулай ярыйдыр дип, әллә ни пошынмыйча гына гомер итүчеләре. Була тынгысызлары. Менә шундый тынгысызлар, бер урында утырып тора алмаганнар һаман нәрсәгәдер омтыла. Юк, үзе өчен файда эзләми. Эшләгәннәреннән, җиргә файда китергәненнән тәм табып гомер кичерә. Олыгая төшкәч...

    "Улларым, эшләгез, хезмәттән кеше үлми, бер вакытта да иписез булмассыз, үзең эшләп ашаган ипинең, ризыкның тәме дә татлырак була",- дия торган иде әтиебез. Дөрес, иписез яшәмәдек, чабата кисәк тә, кимсенеп йөрмәдек, биедек тә, җырладык та. Зарланмадык, шат яшәдек.

    1951 елдан колхозда эшкә тотынган идем. 1955 елда Совет Армиясе сафларына алдылар. Армиядә дә тырышып хезмәт иттем. Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткач, төзүчеләр бригадасында эшләдем. Колхозның гомуми җыелышында ревизия комиссиясе члены итеп сайладылар һәм ул вазифаны бик озак еллар үтәргә туры килде. 1966 елның октябрь аеннан авыл Советы секретаре итеп куйдылар. Бу эштә дә миңа бик күп еллар эшләргә туры килде. Әлеге Советка Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авыллары керә. Һәр ел саен ике авылда да 10 га якын бала туа иде. Шул аналарга пособие алыр өчен күпме кәгазь язарга туры килде, барысы да кулдан, ул заманда язу машинкалары бик аз иде. 1967 елның 17 январеннан Чүпрәле районының яңадан мөстәкыйль район булып оешуы безнең һәммәбез өчен зур шатлык булды. Чөнки Буага бару, бигрәк тә кыш айларында, авыр иде. Башта Канашка, аннан соң Свияжскига һәм поезд белән Буага төшә идек. Эшләреңне тулысы белән төгәлләп кайту өчен генә дә 4 көн вакыт вакыт китә.

    1968 елда безнең Иске Кәкерле авыл Советы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм әзерләү буенча республикада икенче урынны яулады. Хәтеремдә бик ачык сакланган, ул елны авыл халкыннан 80 мең данә тавык йомыркасы җыйган идек. 1969 елда үз теләгем белән, авыл Советыннан Иске Кәкерле урта мәктәбенә хуҗалык мөдире булып эшкә күчтем. Аннан соң 1972 елда "Ялкын" колхозында хезмәткә түләү бухгалтеры булып эшләдем. 1973 елдан Иске Кәкерле урта мәктәбендә хезмәт укытучысы һәм 1986 елдан район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищеда мастер булдым. 1991 елда яңадан "Ялкын" колхозында газ буенча куратор хезмәтен башкардым. Ул ел "Ялкын" колхозы өчен бигрәк тә авыр булды. Кырларда игеннәр мул үсте, әмма аларны җыеп алу мөмкинлеге булмады. Урып-җыю вакытын дөрес файдаланмасаң, югалтуларны көт тә тор. Безнең басулар белән дә шулай булды. Колхозның элеккеге җитәкчесе эшләп җиткермәү аркасында урмаганы да, төземнәргә салганы да кар астында калды. Ә кыш үзенекен итә, ферма малларын туендыру проблемасы аеруча кискенләште. Дуңгызларга ашату өчен бөтенләй диярле фураж калмады. Яңа сайланган колхоз җитәкчесе Сәхаутдин Хөсәенов: "Рифкать абый, син күптәннән Волгоград өлкәсендәге колхоз һәм башка җитәкчеләр белән таныш, шуннан ярдәм алып булмасмы икән",- диде. Күп уйлап тормадым, Михайловский он тарттыру комбинатының җитәкчелеге белән элемтәгә кереп хәлне аңлаттым һәм икенче көнне МСО начальнигы Рифкать Аббазов биргән зур кузовлы КамАЗ маркалы автомашина белән шунда чыгып киттем. Мал-туар өчен 12 тонна бодай оны алып кайттым, аннан соң кирәкле документларны алып барып тагын 2 вагон он төяттем. Шундый буранлы, авыр кыш көннәрендә 5500 километр юл үтеп, туган авылым колхозына ярдәм итә алуыма бүген дә шатланам.

    1993 елда колхоз басуларында мул уңыш үсте. Әмма, суктырып кайтарылган ашлыкны салырга асфальт җәйгән, түбәле ындыр табагы юк. Колхоз җитәкчесе Сәхаутдин Хөсәенов юл төзү оешмасы начальнигы Газинур Хәкимов белән килешү төзиләр, аннан соң ындыр табагына Татар Бизнәсе һәм Түбән Чәке карьерларыннан ак балчык кайтарып ындыр табагын тигезләдек. Аның өстенә асфальт та салырга планлаштырган идек, әмма акча юклыктан, ул эш кинәт кенә тукталды. Район хакимияте дә әлеге проблеманы уңай хәл итү өчен көчсез булып чыкты. Ә ындыр табагы биләгән мәйданнарны асфальтлау өчен проект буенча 65 миллион сумга смета документлары ясалган иде. Бөтен документларны алып Казанга, Дәүләт Советына киттем. Анда депутат Мидехәт Шәфигуллин бар иде. Бүлмәсенә кереп әлеге хәлне сөйләгәннән соң, ул көлемсерәп куйды һәм: "Әйдә, Рифкать, берәр чәшкә чәй эчик, анан соң эшне дәвам итәрбез",- диде. Шуннан телефон аша Премьер-министр урынбасары Валерий Васильевка шалтыратып, безне кабул итүен сорады. Сәгать 11 дә ул безне кабул итте. Миннән кем булып эшләвемне сорады. "Вот, я понимаю человек болеет за свое хозяйство",- диде дә ике урынбасарын чакыртып алды. Шул акчаларга авыл өчен зур эшләр тормышка ашырылды. Цивильск-Сызрань трассасына кадәр авылдан асфальт юл чыгарылды. Акча кайту белән бер атна вакыт үтмәде, колхозның ындыр табагына асфальт җәелде. 1995 елда ике мәртәбә инфаркт кичердем. Ул авыруның нәрсә икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә. Үзгәртеп кору заманында елына ике сайлау үтә, район күләмендә нинди генә чаралар, семинарлар үткәрелми иде. Коръәндә "Аллаһы Тәгалә эш яратканга-эш бирермен" дип языл-ган. Миңа да эшсез утырырга туры килмәде. Шулай берчак Казанга килгәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Әгъзам Гобәйдуллин янына кердем. "Әйдә, Рифкать абый, уз, утыр!",- диде. Хәлләрне сораштырып алганнан соң ни йомыш белән килүем белән дә кызыксынды. Елга ягыннан авылыбыз зиратының ишелеп килүе барыбызны да борчый иде. "Ярар, Рифкать абый, мин шимбә, якшәмбе көннәрендә кайтып килермен, сез өйдә булырга тырышыгыз, барысын да бергәләп карарбыз",- дип, бик җылы озатты үземне. Әгъзам Саматович, әйткән көнне кайтып та җитте. Бүгенгедәй хәтердә, көн җылы һәм аяз иде. Басуда игеннәр дулап үсә, кайбер участокларда сабаклары ат дугасына кадәр җиткән. Без өчәүләп (ул вакытта аның әтисе Самат абый вафат түгел иде әле) машинага утырып, беренче зиратка килдек. Зират янындагы күренешкә кунагыбызның акылы китте. Чыннан да, елга ягыннан ишелеп килүче ерынты чокырында мәрхүмнәребезнең кул- баш сөякләре күренеп тора. -Сез иртәгә үк Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау министрына барырсыз, юл уңаенда миңа сугылып чыгарсыз, аннан соң сезне министр Анатолий Шиповских кабул итәр,- диде ул миңа, Казанга кайтып китәр алдыннан. Икенче көнне Казанга юл тоттым. Нәкъ иртәнге сәгать унда Анатолий Иванович мине кабул итте. Чүпрәле районыннан килгәнемне белгәч елмаеп та куйды.

    "Мин Буада эшләгән идем, ул яклардан килгән кешеләрне үз туганнарым кебек шатланып каршы алам",-диде. Аннан соң проект-документларын ясатырга кушты. Бу документларны ясау өчен күптөрле оешмаларда, институтларда һәм проект учреждениеләрендә булырга туры килде.

    Шулай берчакны авылыбызга кинәт кенә авторитетлы зур делегация килеп төште. Моңа кадәр берничә көн алдан республиканың дәрәҗәле журналисты Мәрди Рафиковның республика газеталарының берсендә "Авылны җир йота" дип исемләнгән бик эчтәлекле статьясы басылган иде. Делегациядә катнашучылар да бу язманың 100 проценты да дөреслеккә туры килүен әйттеләр. Болар проектлар ясаучы Рифкать Каюмов тәкъдиме белән ерынтыларга гына дамба ясарга, дигән фикергә килештеләр. Ә мин алар белән ризалашмадым. Чөнки ул дамбаларны язгы ташу сулары алып китү ихтималы көн кебек ачык. Моны мин аларга исбатлап күрсәттем. Ниһаять, проектны минем үтенеч буенча ясарга булдылар. 9 километр озынлыгында тоташ дамба өеп, өске өлешенә ком-таш салырга һәм асфальт җәергә планлаштырылды. Проектта дамбаның үр ягына урман полосасы утырту һәм тагын ике зиратны төзекләндерү каралды. Проект-документация эшләрен тиз өлгерттеләр һәм аның буенча эш Николай Амосов җитәкләгән "Мелиорация" оешмасына тапшырылды. Объектта техника иртәнге сигездән кичке унга кадәр эшләде. Ходайга мең шөкер, упкын авызындагы зиратыбызның тирә ягында бүген куаклар үсеп утыра.

    Авылны төзекләндерү эше моның белән генә тәмамланмады әле. Үзәк урамның төньяк өлешендәге елгага буа ясарга да кирәк иде. Чөнки аның стратегик әһәмияте бар, икегә бүленгән авылның ике дәүләтне хәтерләтүе авылдашлар өчен зур кыенлыклар тудырып килде. Кыенлыкларга да карамастан, бу эшне дә җиренә җиткереп башкарып чыга алдык. Урманчылар башлыгы Мөбинҗан Мәхмүтов анда урман полосасы утыртуны оештырды. Бүген 40 гектарга якын урманыбыз бар.

    Яшем җитеп, пенсиягә чыккач та тик утырырга туры килмәде. Фоат Мөхәммәтшин белән Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларыбызның исем-фамилияләрен туплап бирдек. Чираттагы җомга намазына җыелгач, Абдулбари Кәримов белән авылдашларның зиратларның территорияләрен тотып алуда актив катнашуларын сорадык. Безнең башлангыч авылда киң яклау тапты, халыктан акча җыюда Фәргать Ракипов, Фиркать Сәнатуллов һәм Ибраһим Сабитов актив эшләделәр. Авылдашларымның барчасына да ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

    1993-95 елларда авылдагы авария хәлендәге электр линияләре тулысынча яңартылды. Көн үзәгендә ике авылны тулысынча газлаштыру бурычы торды. Дөрес, аның өчен Казан юлын шактый ук "шомартырга" туры килде. Проект ике авылга, ягъни 598 йортка һәм барлык социаль объектларга исәпләп ясалды. 1996 елның 17 маенда башланган эшне "Альтаир" төзү оешмасы 1997 елның 29 сентябренә төгәлләп, беренче факелны кабыздылар.

    Шатланып яшим. Авылыма, халкыма ярдәм итә алуыма горурланам. 2010 елга кадәр авылда ветераннар советы рәисе вазифасын башкардым. Бүген дә киңәшләр сорап, янымнан кеше өзелми. Ходайның биргәненә мең шөкер!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: