Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Заделгаян апа Сәлахова 90 яшьлеген билгеләде

    Чепкас-Илмәт авылы быел олы юбилейларын билгеләп үтүче өлкән яшьтәгеләргә бай булды. 90,95 яшьлекләрен билгеләп үтүче дүртәү булса, авылда әлеге яшьне узып яшәүчеләр дә байтак.

    Чираттагы юбилярларның берсе үзенең 90 яшьлеген -Заделгаян апа Сәлахова бүген билгеләде. Ир-егетләр: абыйсы һәм энеләре арасында үскән Заделгаян апага иркәләнеп торырга мөмкинлек булмый, яшьлеге дә сугыш елларына туры килә аның. Тик ул бу хакта бик сөйләргә яратмый.

    -Буласы булган, үткәне үткән. Черек бәрәңгедән пәрәмәч тә пешереп ашадык, ә инде берәр уч арыш табышытырып әни кайтса, аннан да зур бәхет юк иде,-ди ул.

    Заделгаян апа үзе Яңа Дуванда туган. Әтиләре сугыштан кайткач, алар Уби авылына күченәләр. Заделгаян апа анда санитарка, шәфкать туташы булып эшли. Салкын бина, ягарга утынны да алар үзләре урман кисәргә барып әзерлиләр. Ул елларны искә алып, Заделгаян апа анда бик әйбәт табиб Виктор Хаванскийның эшләвен сөйли. Тормышлар никадәр авыр булса да, аларның үз хезмәтләрен намус белән башкаруларын билгеләп үтә.

    Заделгаян апа үзе дә остазыннан үрнәк алып хезмәт куя. Тырыш, җитез кызны Буа медицина учлищесына укырга да җибәрергә телиләр, тик Заделгаян апа гаиләсенең андый мөмкинлеге булмый.

    1955 елда ул тормышка чыга, бер-бер артлы биш бала туа. Тормыш мәшәкате арта. Җәен басуда шикәр чөгендере игүдә, кышын фермада хезмәт куя Заделгаян апа.

    Чепкас-Илмәт авылы халкы Заделгаян апаны ярдәмчел, уңган булганлыгы, киңәш-табышлары өчен бик хөрмәт итә. Кунакчыл хуҗабикә табыннарга пироглар, камыр ризыклары пешереп бирә. Әле дә булса, аларның тәме бер кая да юк, дип искә алалар авыл кешеләре.

    Моннан ике ел элек Заделгаян апаның тормыш иптәше вафат була. Пар канатым сынды сыман, ди ул, әлеге кайгыдан авырап та ала.

    Бүгенге көндә исә аның янәшәсендә улы Минзаһид, килене Илсөяр тәрбия кыла. Башка балалар да төп нигезгә-әниләре янына җыела.

    -Балаларым бар аллага шөкер, алар булгач, дөнья түгәрәк, -ди авылның өлкән Акъәбисе бүгенге тормышына куанып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: