Буыннарга үрнәк шәхес

Гомере буе бөтен барлыгын биреп авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, иң катлаулы һәм җаваплы агротехник чараларны үз янәшәсендәгеләргә үрнәк итеп башкарган Мөбарәкша Кәлимуллин белән кыска гына әңгәмә корып утырудан да күңелдә чиксез рәхәтлек хисләре туа.
Әйе, 75 ел гомер узган да киткән. Ә зур тормыш юлы үтү-басу кичү генә түгел әле ул. Алда сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүгә сәләтле җил-давыллар көтә. Димәк, кеше шушы зур сынаулар аша узып, берсеннән-берсе катлаулырак авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга килә. Алай гына да түгел, үз кыйблаңа тугры булып кала алу кешене асыл зат итә, ихтирам һәм данга күмә. Маңгайларын колхоз басуларындагы кебек тирән буразналар ергалаган, башакларны иркәләгән җилләр сыман җитез, хәрәкәтчән, ил картларыдай зирәк, үзе белән бергә уянучы кояштай көләч йөзле Мөбарәкша абыйны районда белмәгән кеше юктыр.
-Универсал механизаторлар күп булмый, элек елларда да алар бик аз иде, хәзерге чорда олыгаеп барган андый остазларны онытырга ярамый. Әмма ни кызганыч, еллар үтү белән аларның сафы да сирәгәя бара, ә без аларга мәңге рәхмәтле,-ди аграр идарә җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов. Өченче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены кавалеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, берничә бишьеллыклар алдынгысы Мөбарәкша Кәлимуллинның исемен элеккеге "Йолдыз" колхозында гына түгел, район һәм республика күләмендә дә беләләр. 1992 елда район сабанчылары ярышында беренче урынны яулагач, республика конкурсында да катнаша һәм Дипломга, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. -Авыл баласы бишектән төшкәч үк хезмәткә тартыла инде ул. Башкача мөмкин дә түгел бит. Татар Бизнәсе авылында биш сыйныфны тәмамлагач ук колхоз эшенә чумдым. Җигүле атлар белән кырдан кайтып керми идек. Аннан соң "Сельхозтехника" каршында оештырылган биш айлык курсларда укып, тракторчы һөнәрен үзләштердем. Ул вакытта безнең Татар Бизнәсе "Победа" колхозы дип атала иде. Беренче күнекмәләремне "КДП" маркалы тракторда алдым. Колхоз рәисе Кыям Низамов, аннан соң аңа алмашка килгән Арифулла Нуруллин, Зыятдин Фәхретдинов, Кәлимулла Бәкиров һәм Мансур Җамалетдинов кешенең эшләгәнен күрә беләләр иде. Мактанып әйтмим, үзем дә тиз танылдым. Хуҗалыкка кайткан яңа тракторларга да мине утырттылар. Басуда теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара идем. Бигрәк тә чәчү эшләрен миңа йөкләделәр. "СЗП-3,6" чәчкечләре белән йөзәр гектар чәчә идек. Ашлык уңышын да районда иң мул үстерүчеләр без булдык,- дип искә ала ул елларны Мөбарәкша абый.
Фидакарь хезмәте өчен аны Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә дә чакыралар, "В.И.Ленинның тууына 100 ел" медале белән бүләклиләр.
-Эштән курыкмадык, ел саен 6-8 гектар шикәр чөгендере алып эшләдем. Ике улыбыз һәм ике кызыбыз үсте. Алар да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр иде. Ходайга мең шөкер, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдым,-ди Мөнирә апа. Балалар үсеп үз ояларын корганнар. Фиргатьләре әнә "Ак Барс-Чүпрәле"агрофирмасында төрле җаваплы вазифалар башкара, икенче уллары Тәлгать тә авылда, әтисе кебек үк хуҗалыкның алдынгы механизаторы, туып- үскән нигездә үз гаиләсе, әти- әнисе белән бергә тигез, матур тормышта яши.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.9000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»8300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы60800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?9600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде9600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый9100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51300
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.8900
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.21300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.83000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57000
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.48200
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.9400
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәдеЧүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.10100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы60800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.10100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде9600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?9600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.9400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый9100
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.9000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»8300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика