Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Буыннар ныклыгы

    Еллар томаны аша үткәннәремне барлыйм, хәтирәләремне яңартам... Бу гомердә кемнәрне очратмаганбыз да, кемнәр белән аралашып яшәмәгәнбез. Бездән өлкәннәр арасында да, чордашларыбыздан үзләрен дуслар дәрәҗәсенә куярлык асыл затлар аз булдымы? Кемнәр бар кемнәр юк инде... Туган авылыңның кешеләре генәме, районыбыз авылларында да шактый танышлар, дуслар күңел түрендә матур хәтирә буларак сакланалар.

    Бүген шундый күркәм дусларым арасыннан аерып, бер гаилә турында язасым килә. Бу көннәрдә илебездә билгеләп үтелә торган Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан, Ватан сугышында Кара диңгез флотында фашистларга каршы сугышкан якташыбыз, моряк Нургали Нәзиров һәм аның гаиләсенең кайбер затлары турында сүз барыр. Алар районыбызның Мунчәли авылында гомер кичерделәр. Шунда гына яшәделәр, дисәк, чынбарлыкка бераз хилафлык булыр. "Кайда гына булмый, ниләр генә күрми, ир егеткәй белән ат башы" дип җырларда җырланганча, Нургали ага да үз гомерендә ул чордагы СССРның төрле урыннарында булырга да өлгерә. 1912 елның 11 маенда туган Нургали авылларында белем алгач, 1931-32 елларда Казанда педрабфакта укый. Үзбәкстанга китеп, мәктәптә эшли. Аннан кайтып Чүпрәле волостенда җир эшләре бүлегендә секретарь вазыйфасын үтәп ала, аннан нефть промыслендә дә эшләп карый, Үзбәкстандагы Әндиҗан каласында халык мәгарифе системасында эшләргә дә җитешә. 1934-1937 елларда Татарстан АССР ның Куйбышев районында мәктәп директоры булып хезмәт итә.

    1937 елда аны хәрби хезмәткә чакыралар. Калку гәүдәле, нык бәдәнле бу егетне Кара диңгез флотына җибәрәләр. Аларның штабы Севастопольдә була. Анда морякларны өйрәтүче инструктор итеп билгелиләр аны. Шунда, "хезмәт срогын тиздән тутырабыз", дип, өметләнеп яшәгән чорда, немец фашист илбасарлары илебезгә каршы башлаган сугышны каршылый. Нургали хезмәт иткән Севастополь шәhәре беренче көнне үк бомбага тотыла hәм дошман тарафыннан камап алына. Ләкин Кара диңгез флоты моряклары, дошман чолганышында калсалар да, шәhәрне саклыйлар.

    Шунда күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен ул "За оборону Севастополя" медале белән бүләкләнә, яралана. Госпитальдә дәвалангач Сталинград, Кавказ hәм Кырымны дошманнан саклауда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен "За оборону Сталинграда", "За оборону Кавказа" медальләре белән бүләкләнә.Аның сугышчан бүләкләре арасында "За боевые заслуги", "Батырлык өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре дә бар.

    Сугыш тәмамлангач та әле гвардия старшинасы Нургали Нәзировны бары тик 1946 елда гына демобилизациялиләр Шулай итеп, якташыбыз тоташтан тугыз ел хәрби диңгез флотында хезмәт итә.

    Шушы озын чорны кичереп, исән-имин авылга кайтып, гаилә кора. Беренче уллары Нариман әтисе турында кадерле хәтирәләрен саклый. "Авылыбызда элек дүрт мәчет булган, - дип искә ала Нариман.-Берсенең мәдрәсәсенә Ленинградтан эвакуацияләнгән сукыр балалар йорты урнаштырылган иде. Әтине шунда директор итеп куялар. Әни дә - Хәдичә Атаулла кызы 1956 елга кадәр шунда укытучы булып эшли, аның педагоглык стажы хәтта 40 елга җитә. Әти зур җитәкче урыннарда хезмәт куя, ул Чүпрәле МТСында директорның урынбасары булып та эшли. Тыныч, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше иде. Аның әтисе дә, ягъни Кәбир бабай 1921 нче елгы ачлык вакытында күршедәге ятимә сукыр кызны үз йортына тәрбиягә алган була. Бабай үлгәч аның игелекле гамәлен әти белән әни дәвам итте, Арифә апа безгә - 6 балага да туганыбыз кебек якын иде. Бер гаиләдә 12 кеше яшәдек без. Әтине исә сугышта алган яралары 1973 елда 61 яшендә үк арабыздан алып китте,"- дип сөйли Нариман Нургали улы.

    Нургали Кәбир улының хезмәт кенәгәсендә төрле мәктәпләрдә укытучы, Яңа Кәкерле җидееллык мәктәбендә, 1956 елдан 1973 елга кадәр Мунчәли мәктәбендә директор hәм тарих укытучысы булып эшләве турында мәгълүматлар теркәлгән. 1953-56 елларда ул Казанда югары партия мәктәбендә дә укый.

    Нургали Кәбир улы белән ул Мунчали мәктәбендә эшләгән елларда аралашырга туры килгән иде. Мин аның эшчәнлегенә сокланып: "Сез, Нургали ага, ничек барысына да өлгерәсез соң?"-дип соравыма каршы ул, уенын-чынын кушып: "флотская закалка!" - дип җаваплый иде.

    "Флотская закалка" сыйфаты аның улы Нариманда да нык сизелә. 1948 елда туган бу егет хезмәт биографиясен авылда шофер булып башлый Әтиседәй нык гәүдәле бу егетне дә армиягә хезмәт итү срогы җиткәч хәрби диңгез флотына җибәрделәр. Ул Төньяк флотта хезмәт итте. Аннан кайткач "Авангард" колхозы комсомол оешмасы секретаре булды. Чабаксардагы совет партия мәктәбен, аннары Саратов югары партия мәктәбен тәмамлады. Бу елларда ул Чүпрәле райкомы инструкторы хезмәтен башкарды. Аннан "Авангард" колхозы парткомын җитәкләп тәҗрибә туплагач, шушы колхозга рәис итеп билгеләнде. Мунчәли мәктәбендә директор вазыйфаларын үтәде.

    Нариман Нәзиров 1988 елда Яр Чаллы каласына күченде. Биредә ул "КамАЗ" торак идарәсендә эшли башлый, төрле предприятиеләрдә директор буларак хезмәт итә. Биш ел "Электротехниклар" префектурасын җитәкли. "Электротехниклар" идарә компаниясен оештыру зарурлыгы тугач та, бу эшне кемгә тапшыру мәсьәләсен җиңел генә хәл итә шәһәр җитәкчеләре, Нариман Нургалиевич - генераль директор вазыйфасына иң шәп кандидатура. Әлеге җәмгыять 2004 ел нәтиҗәләре буенча "Россия шәһәрләренең иң яхшы идарә компанияләре" номинациясендә 2 нче урынны яулап, бүләк ала.

    Торак белән тәэмин итү буенча социаль ипотека, яшьләр программалары тормышка ашырыла башлагач, Чаллы шәһәрендә беренче йортлар 2005 елның декабрендә сафка кертелде. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (директоры Тәлгать Абдуллин) ул йортларга хезмәт күрсәтүне оптимистик рухта "Киләчәкне төзибез" дип аталган идарә компаниясенә тапшыра. Һәм яңа җәмгыять оештыруны бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе булган Нариман Нургали улы Нәзировка йөкли. Бүгенге көндә инде компаниядә 76 йорт исәпләнә. Бу - 800 мең квадрат метрга якын мәйдан дигән сүз һәм анда 33 меңгә якын чаллылы яши. Халыкка уңайлы көнкүреш шартлары тудыру, йортларның техник һәм санитар торышын саклау, янәшә-тирәсен төзек, матур итү - җәмгыятьнең төп максаты шул. Оста идарә итү, уртак тырышлык куюның нәтиҗәсе изге гамәлләр күп кылынган һәм бу йортларда яшәүчеләр компания эшеннән канәгать.

    Аның хезмәтен бәяләп бирелгән бүләкләр: "Ленинның 100 еллыгы" медале, ТКХ тармагы министрлыгының рәхмәт хаты, мактау грамотасы, "Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары" билгесе һәм башкалар... Әниләре Хәдичә апа 1989 елны, кызларына түгел, бердәнбер улы Нариман гаиләсенә күчеп килә. Улы да, килене Гөлфизә дә 20 елга якын әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәделәр. Балалар да мондый матур мөнәсәбәтне күреп үсте. Хәдичә апа биш ел элек, 87 яшендә вафат булды.

    Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан, флотта хезмәт итеп чыныгу алган якташларның кайда да сынатмауларына сокланып, флотчылар теле белән: "Полундра, якташлар, Чүпрәле егетләре, сынатмагыз!"- диясе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: