Туган Як
  • Рус Тат
  • Бүгенгегә еллар аша

    Декабрь ае һәр мәктәп баласы күңеленә Зәки Нури турында тупланган материалларны өйрәнү чоры буларак сеңеп калган. Татар Төкесе авылы әле дә аның якты эзләрен саклый.

    Район үзәгендәге паркта аның бюсты, крайны өйрәнү музеендагы аңа багышланган экспонатлар, үзәк китапханәдә һәм авыл, мәктәп китапханәләрендә сакланучы иҗат җимешләре- барысы да Зәки Нуриның әдәбияттә үз урыны булуын сөйли.

    З.Нурига Кукмара районы Лубян урман техникумында алган белеме Ерак Көнчыгыштагы Николаевск-на-Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шомыршы урман хуҗалыгында эшләргә мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы башлангач ул хәрби хезмәткә алына. Артиллерист сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елда алар полкы чолганышка эләгеп, дошман тылында партизаннар отрядына кушылып, Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә башта дошман объектларын шартлатучы - диверсант, соңыннан "Җиңү" исемле разведка отряды начальнигы булып хезмәт итә. Сугыштан соң Орша шәһәре Советында башкарма комитет рәисе урынбасары булып эшли. 1946-1949 елларда башта Буа урман базасы, аннан Тархан леспромхозы директоры, 1949 елда Казанга килә һәм хәзерге "Татарстан яшьләре" газетасы редакторы урынбасары итеп билгеләнә. Аның әдәби эшчәнлеге дә шул елларда активлаша. 1951-55 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, әдәби консультант, идарәнең җаваплы секретаре хезмәтен үти. 1957-1963 елларда Татарстан язучылар союзы җаваплы секретаре, 1964-1971 елларда "Казан утлары" журналы баш редакторы, 1974-1982 елларда ул яңадан "Казан утлары"ында баш редактор. 1945 елда аның беренче "Шигырьләр" җыентыгы басылып чыга. Ватан сугышы темасы бөтен иҗаты буенча дәвам итә. Лирик шигырьләр, "Дан юлы", "Урмандагы утлар" кебек поэмалардан тыш, "Үлгәннәр дә үч алды" проза әсәре дә бар. Туган телне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану-З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. 1945-1983 еллар арасында аның татар телендә утыз алты, рус теленә тәрҗемәдә унҗиде, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты-барлыгы 59 аерым китабы басылып чыкты. Ул актив җәмәгать эшлеклесе, язучылар союзы идарәсе рәисе булып та эшләде. Аның Ватан сугышы ордены (1948), "Ватан сугышы партизанына" медале (1944), Орша шәһәренең Почетлы гражданы дигән мактаулы исеме бар, 1971 елда ул "Почет Билгесе", ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

    Зәки Нури 1951 елдан СССР язучылар союзы члены.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: