Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бөек Ватан сугышы һәм безнең гаилә

    Егерменче гасыр артта калды. Миллионнарның гомерен койган, ничәмә-ничә буынның бәхетен урлаган сугыш тәмамланганга да тиздән 70 ел була.

    Балачагы, сугыш елларына туры килгән Венера Рамазанованың хатирәләрен газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәсем килә:

    "…Мин, Венера Сафиулла кызы Рамазанова, сугышка кадәр туган бала. Бик яшь булуыма карамастан, сугышның ачысын-төчесен, аның безнең һәм безнең кебек башка кешеләр тормышына ничек тәэсир итүенең кайбер мизгелләре исемдә саклана.

    Әтием Рамазанов Сафиулла Нәсыйбулла улы 1900 нчы елда Зур Чынлы авылында дөньяга килә. Бала вакытында авыл мәдрәсәсендә белем алгач, Сембер һәм Әстерхан шәһәрләрендәге уку йортларында белем алган. Вакытында авылда бердәнбер русча укый -яза белүче булганга, аны писарь итәләр. Чөнки ул вакытта волость Зур Чынлыда була. Революциядән соң, аны укытучы эшенә күчерәләр һәм Кече Чынлы авылына мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Бу 1935 нче елларда була. Аннан соң 1938 нче елда Иске Шәйморза авылындагы урта мәктәпкә директор итеп җибәрелә. (Ул вакытта Буденный район үзәге була).

    Безнең гаиләдә алты бала, әти һәм әни, барысы-сигез кеше. Әтиебезне сугышның беренче елларында бронь белән тылда калдыралар. Ләкин 1943нче елның салкын январь аенда әтиебез үз теләге белән сугышка китә. Без алты бала һәм авыру әниебез, чит авылда, мәктәп йортындагы өйдә яшәп калдык. Кечкенәбезгә яшь ярым, олыбыз тугызынчы сыйныфта укый. Әтиебез сугышка киткән вакытта, үзе урынына мәктәп директоры булып килгән, Яңа Тинчәле кешесе Абдрахман Вәлиевтан, җәй җитмичә безне ул өйдән чыгармавын үтенә. Ул риза булып кала. Ләкин күп тә үтми, бу абый безгә өйне бушатырга куша. Зур Чынлы авылында безнең үз йортыбыз була, ләкин ике авыл арасы 12 километр, кыш салкын һәм карлы, транспорт юк. Яңа директор күченү өчен мәктәп атын бирергә була, ләкин төнлә белән генә ташынырга куша. Әниебез дүрт төн буе ат олавы белән Зур Чынлыга күченә. Ат тотарга, җигәргә, һичъюгы иптәшкә бер генә ир-ат та булмый. Сугыштан яраланып кайткан, аяклары йөрми торган Шәйморза кешесе, Исхаков Шәрипҗан абыйны чанага күтәреп утыртып, әйберләргә чорнап куялар һәм шул абый әниебезгә иптәш булып безне авылыбызга күчерешә.

    Авылыбызга кайткач та, безнең тормышлар яхшырып китми, киресенчә, озак еллар читтә яшәгәнгә, гаиләне чит күрәләр. Безнең азык-төлек запасы юк. Әти сугыштан язган хатында үзенең барлык киемнәрен һәм велосипедын онга алмаштырырга куша. Ул вакытта хөкүмәт карары белән ач балаларны көнгә бер мәртәбә, аерым йортка җыеп ашатканнар. Авыл советы балалар исемлеген язып биргән. Безнең алты баланың берсен дә исемлеккә кертмиләр. Кечкенә балалар бик хәлсезләнгәч, әниебез авыл советы рәисеннән берәрсен генә булса да исемлеккә кертүләрен сорый. Авыл советы рәисе: "Ирең вакытында бик рәхәттә яшәдегез, корылып бетегез,"-дип, әниебезне куып чыгара. Әниебез елап, "Безгә яшәргә дә калмаган икән, балалар",-дип кайта. Олырак апалар ул хәлләрне сугыштагы әтигә язалар. Әти үз чиратында райисполком секретаре, элеккеге укучысы Хәсәнов Шәүкәт абыйга хат язып җибәрә. Әтиебез бу вакытта Белоруссия фронтында сугыша, миномет-наводчик була. Әтинең хатыннан соң, Шәүкәт абый әнине чакырып ала һәм азык-төлек белән даими рәвештә булышып торачагын әйтә. Он, ярма кебек әйберләр алу өчен талоннар бирә. Шәүкәт абый вафат инде, урыны җәннәттә булсын. (Шәүкәт абый сугышта бер аягын калдырып кайткан, агач аяк белән йөри иде. Әти сугыштан кайткач, безгә килеп йөрегәне әле дә хәтеремдә). Минем апалар Шәүкәт абыйның изгелеге турында әтигә язалар һәм әти көчле сугыш барган вакытта окоптан аңа рәхмәт әйтеп хат яза.

    Безнең әти дәрәҗәле кеше иде. 1939 нчы елда районда ике кешегә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелә. Берсе-безнең әтигә. Аны Мәскәүгә барып, Калининның (халык комиссариаты рәисе) үз кулыннан ала. Өстәмә бүләк, тегү машинасы, ай саен биреп барыла торган акчага еллык талон һәм елына бер мәртәбә СССР эчендә теләсә кая барырга бушлай юллама бирелә.

    Әтиебез сугыштан да мактау кәгазьләре һәм медальләр алып кайта. Алар бөтенесе дә мәктәп музеенда саклана. Безнең нәсел-ырудан 11 кеше сугышка китә. Шуның бишесе генә әйләнеп кайта. Әти һәм өч туганы, ягъни, 4 бертуган сугышка китәләр. Шуларның икесе үлеп кала. Әтиебез Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш бетте, немец җиңелде дигәннән соң да әле совет солдатларын, ирекле рәвештә, Берлин урамнарында ялгыз гына йөретмиләр, чөнки куркыныч була (аерым төркемнәр, сакчылар белән генә чыгаралар). Әтиләрнең командиры: "Син тарих укытучысы, сиңа балаларга сөйләр өчен чынбарлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк",- дип чыгарга рөхсәт итә. Бу төркем Рейхстагны, Гитлерның бункерын һәм башка тарихи урыннарны күрә. "Без монда булдык,"- дигән сүзләрне әти дә Рейхстаг стенасына язып калдыра.

    1945 нче елның август ае. Әтиебезне сугыштан кайтуга ук Буденный районы райкомына алып керәләр һәм берничә көннән Иске Шәйморза урта мәктәбенә эшкә билгелиләр. Шулай итеп без тагын башка авылга күчәргә мәҗбүр булабыз. Әниебез риза булмыйча, бер ел үз авылыбызда тора. Әти ике бала белән Иске Шәйморза авылында торып эшли. Ни өчен әнинең барасы килми соң? Чөнки ул вакытта халык арасында "Тагын сугыш чыга" дигән сүзләр йөри. Бер мәртәбә бик авырлыклар белән күченгән әни: "Әгәр әтиегезне тагын сугышка алсалар, мин нишләрмен",- дип курка.

    1950 нче елда әтинең соравы буенча, Зур Чынлыга-үз авылыбызга кире кайтабыз һәм әти 1959 нчы елга кадәр Зур Чынлы җидееллык мәктәбендә директор булып эшли. Авыр еллар, юклык, халык әле дә булса туярлык ипи ашый алмый. Сугыш газаплары, һәрвакыт җаваплы эштә эшләү әтинең сәламәтлегенә зарар сала һәм ул 1959 нчы елда вафат була. Бу вакытта аңа нибары 59 яшь кенә була.

    Әти-әниебез бик тугрылыклы, кешене рәнҗетми торган, ярдәмчел, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы кешеләр иде.

    Безнең әти: "Сугыш вакытында сез минем балаларымны кимсеттегез, аларга тидегез,"-дип үч алу турында һич уйламады. Киресенчә, ул хәтта тирә-күрше балаларына да сыер алып калу турында кайгыртты. (Бу вакытта безнең әти авылда депутат, партия секретаре булып эшләде). Ул вакытта җир сукаларга, көлтә ташырга сыерларны җиккәннәр. Кайбер сыерлар карусыз гына җигелеп эшләгәннәр. Безнең сыерны да кырга алып барып, җигеп караганнар, ләкин сыер бер адым да атламаган, тәртә арасына яткан. Аны кыйнарга тотынганнар, эченнән кан киткән. Шуннан апа (үзе дә 15 яшендә генә булган) кыйнаучыга барып ябышкан да: "Безнең дә әти кайтыр әле,"-дип елаган. Кыйнаучы ир бик нык көлгән һәм: "Аннан кайткан кеше бик сирәк әле,"- дигән. Әтинең авылга исән-сау кайту хәбәре килгәч, ул кеше "Булган хәлләрне сөйләмәгез,"-дип килеп әйткән.

    ...Ул вакытта безнең гаилә генә түгел, барлык гаиләләрнең дә язмышлары шундый булган. Безнең бәхеткә әти кайтты һәм без "...кадалып бетмәдек". Барыбыз да югары белем алдык. Дүртебез әти юлыннан киттек, ягъни, мәктәптә балаларга белем бирдек. Беребез медицина өлкәсен сайлады. Абый Казан авиация институтын бетереп, авиация заводында әйдәп баручы инженер булып эшләде. (Хәзер инде ул вафат).

    Сугыш елларында ниндидер сәбәп белән сугышка бармыйча калучылар һәм сугыштан ничектер алдан кайтучылар (сүзем чын яраланып кайтучылар турында түгел) тол хатыннарны, ятим балаларны рәнҗетүчеләр үзләре дә рәхәт күрмәделәр һәм балаларына да рәхәтлек тәтемәде. Димәк, каргыш ничә буынга җитә, дигән нәтиҗә ясап була".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: