Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Безнең әни көчле кеше”

    Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Балалар үстереп, көне-төне намус белән хезмәттә булган шәхесләр дә шактый. Соңгылары гади, берни белән дә искәртелерлеге дә юк сыман. Әмма, бу беренче карашка гына шулай. Шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, тормыш тәҗрибәсе, рухи мирас ята.

    Иске Шәйморза авылында яшәүче шундый гаиләләрнең берсендә без дә кунакта булдык. Килүебезнең сәбәбе дә бар иде. Бүгенге көндә төп нигезнең яме, өй түрендә нур, җылылык өләшүче Зәйнәп апа Әбдриева олы юбилеен-90 яшьлеген билгеләп үтте.

    Сугыштан яраланып кайткан Әхмәтгәрәй абый белән Зәйнәп апа 1945 елның 1 январенда гаилә коралар. Шушы төп нигезгә килен булып төшкәннән бирле, кайнанасы Әсма әби бакыйлыкка күчкәнче-1975 елга кадәр, бер сүздә, тату гомер кичерәләр алар. Бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәт, тәртиплелек, инсафлылык буыннан-буынга күчеп килә бу гаиләдә. Бүгенге көндә балалары да әнә шул ата-бабаларыннан килгән әлеге матур гадәтләрне үрнәк итеп яшиләр.

    Зәйнәп апа Иске Шәйморза авылында туа. 14 яшеннән ул колхозда хисапчы эшләрен башкара башлый. Саннар белән эшләүнең беренче күнекмәләре аңа алдагы тормышында да ярап куя. Ул озак еллар бухгалтер вазифасын башкара. Зәйнәп апаның хезмәт чоры Иске Шәйморза авылының Будённый район үзәге булып торган елларга туры килә. Әмма заманалар үзгәргәч, Иске Шәйморза авылына хуҗалык җитәкчесе кирәк була. Район комитетыннан Әхмәтгәрәй абый колхозга рәислек вазифасына күчерелә. Совет елларының таләбе дә кырыс була. Бер "казан"да ир белән хатын эшләү-ул чорның кануннарына туры килми һәм ул бухгалтерлыктан чыгып, колхоз бригадасы эшләренә йөри башлый.

    1955 елдан алып 1988 елга кадәр иртә таңнан, кич караңгыга кадәр колхоз эшләреннән кайтып кермәгән җитәкченең хатыны булып яшәүләрнең ниндилеген Зәйнәп апа үзе генә белә. Әмма башкаларны кушып эшләтергә күнеккән Әхмәтгәрәенә ул гаиләдә, беренче чиратта, киңәшче дә, таяныч та, юаныч та була. Бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын да алар хезмәт үрнәгендә тәрбияләп үстерәләр.

    -Элек бит балалар тәрбиялим дип, махсус китаплар уку вакыты да, заманасы да ул түгел иде. Без дә гомере буе эштә булдык, балалар кушканны тыңлады, тыйганнан тыелды. Кайнанам балаларны карашты. Хәзер менә оныклар, оныкчыкларны без үстерәбез,-ди Зәйнәп апа.

    Төп тәрбия чарасы хезмәттә булса, хезмәтнең хикмәте муллыкта. Шуның асылын төшенеп үскән Зәйнәп апаның уллары: Мәсхүт, Фәрит, Рөстәм, кызы Зәбәрҗәт югары белем алып, һәркайсы җәмгыятькә лаеклы өлешләрен кертәләр. Зөбәрҗәт ханым гомере буе балаларга белем бирә, Мәсхүт белән Фәрит, Рөстәм җитәкче урыннарда эшлиләр.

    -Әни бик сабыр, шул ук вакытта бик көчле кеше. Бирегә килгәнемә дә 30 еллап вакыт узды. Аңардан тормыш итүгә күп өйрәндем,-ди Зәйнәп апаның килене Рамилә ханым.

    Зәйнәп апа ил-көн яңалыклары белән даими кызыксынып яши, намазларын да калдырмый. Төп йортка яллар, җәй саен "әни", "әби" диеп балалар, оныклар, оныкчыклар кайтып йөри. Кунак өстенә кунак, дигәндәй, без килгән көнне дә барчасы Зәйнәп апаның бәйрәме уңаеннан уздырылучы ясин бәйрәменә җыелганнар иде.

    Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Зәйнәп апага гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентының Котлау Хатын һәм район башлыгы бүләген тапшырды. Авыр еллардагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, исәнлек, бәхетле картлык теләде. Әлеге теләкләргә без дә кушылып, Зәйнәп апага гаилә дигән гөлбакчасының күркәм гөле, авылның Акъәбисе булып, хәерле гомерләрдә яшәвен теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: