Бер җылы сүз җитә кайвакыт

Күңел булу өчен бик күп кирәкми шул, олыгайгач бигрәк тә. Иске Шәйморза авылында яшәүче Сакия апа Хәсәнова 90 яше белән котларга дип килгән кунакларны куанып каршы алды. Бу вакытта аның күзләреннән туган көнендә иң кадерлесе - үзен онытмаулары, искә алып килүләре сөенечен укырга мөмкин иде.
-Уйланып, ятып тора идем әле менә. 90 яшем дә тулды, бигрәк күп бит бу, күпме сулар аккан. Шулай да бу көннәрне исәнлек белән каршы алуыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен,-ди Сакия апа.
Чыннан да, бер көн эчендә дә әллә нинди вакыйгалар булырга мөмкин, ә монда 90 ел. Шушы еллар үз эченә, кеше гомерендә генә түгел, хәтта ил күләмендә дә әллә никадәр үзгәрешләрне колачлый.
Иске Шәйморза авылында туып, үсеп Сакия апа язмышын шушындагы туфрак белән бәйли. Сугышның авыр елларында ирләр белән беррәттән урманын да кисә, торфын да чыгара, хәтта окоп казырга да бара. Шушы елларның кайтавазы булып, документлар арасындагы медальләрнең чыңы гына яңгырый хәзер.
-1941 елда Буа районына җибәрделәр. Шунда 3 ай да 15 көн дәвамында бертутаусыз окоп казыдык. Авыл кызы, көч бар, шуңа да бар авыр эшләргә куша иделәр. Түздек, сынмадык, авырлыкны да бик күп күрдек,-ди ул.
Тыныч тормышта ул сугыштан аяксыз кайткан Адиҗан белән гомерен бәйли. Балалар үстерәләр, хуҗалыкта хезмәт куялар алар. Сакия апа 30 ел Иске Шәйморзаның данлыклы алма бакчасында хезмәт куя. Бүген әлеге бакчаның юклыгына бик уфтана ул.
Ходай үзе яраткан адәм баласын сынаулар белән сыный, диләр. Күрәсең, мин дә шушы рәттәмен, ди Сакия апа. Аңа тормыш иптәшен җирләү, кайгы-хәсрәтләрне дә күрергә туры килә. Әле менә озак түгел янәшәсендә бергә гомер кичергән килене якты дөнья белән хушлаша. Бүген улы Иршат белән яшәп калганнар, ул аңа-икенче сулышы, киңәшчесе, ярдәмчесе дә.
Тормышлары җитеш, өйләре җылы. Күз тимәсен, Сакия апага карап сок-лануымны да яшермим, зиһене дә бик үткен. Дөнья яңалыклары белән танышып бара, намазларын да калдырмый.
90 яшьлек юбилее белән аны район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар. Сакия апага Президент, район хакимияте башлыгы исеменнән котлауларны, бүләкләрне тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.5400
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.5600
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.4900
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4900
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.9800
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.8600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.18000
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!4300
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8700
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин47800
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.9500
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.16600
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
28 май 2022 - 21:30Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтыларМонументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин.2900
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.6000
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.9800
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.8600
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.6000
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.5600
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.5400
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4900
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.4900
-
28 май 2022 - 21:30Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар Монументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика