Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Балаларым-очар канатларым

    "Хатын-кызның бөтен матурлыгы - бөтен күрке ана булуда", дип язган гүзәл затлар турында бөек шагыйрь Һади Такташ. Дөрес, бүген гаиләләрнең күбесендә балалар саны ике-өчтән артмый. Ә менә элек елларда күп бала табудан курыкмаганнар. Яңа Чокалы авылында яшәүче Мөнирә апа Чүләкмина- ун балага гомер бүләк итеп, менә дигән итеп тәрбия биргән...

    Сер түгел, бала үстерүнең бөтен мәшәкате тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсенә төшә. Авыл җирендә бигрәк тә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эреле-ваклы мәшәкатьләргә дә, гомумән, бөтенесенә дә өлгерергә кирәк. Тормыш иптәше Кадыйр абый (мәрхүм) өйдә тормый да, диярлек. Колхоз эшендә, җитәкче органнарда, озак еллар партия оешмасын җитәкләгән шәхес буларак, ел әйләнәсе эшеннән кайтып керми ул.

    Мөнирә апа: "Ә сез кайда эшләдегез?" дигәнемә: "10 баланы үстердем, алар кул арасына кергәч, колхозда", дип уенын-чынын бергә кушып җаваплады. "Чынлап, балалар кул астына керә башлагач эш җиңеләйде, бер-берсен карашып шулай тормыш иттек,-ди. -Кызганыч, бер улымны җирләргә туры килде, монысы исә иң авыры...".

    Мөнирә апа Яңа Чокалы авылында 1921 елда дөньяга килә. Авыр сугыш елларын, ачлыкны да күрә ул. Кадыйры белән сугышка чаклы өйләнешеп калалар. Аны билгесезлеккә, "үлем белән күзгә-күз очрашырга", дип көмәнле килеш озатып кала.

    Үзе күргәннәрне дә бүген бик яхшы хәтерләп, сөйли. "Җиде айлык корсаклы килеш окоп казырга җибәрделәр, соңга таба әллә кызгандылар, инде бала табарга вакытым җитеп килә иде, кайтарып җибәрделәр, Ходайның рәхмәте", ди Мөнирә апа.

    Кадыйры да кайта сугыштан, тик ике аягын да калдырып кайта. Башлап, бик авыр була, аннан протез аяклар белән йөри. "Бервакытта да үзен кимсетеп күрсәтмәде. Күпләр аның аяксыз икәнлеген дә белмәде, хәтта. Балалардан да шуны таләп итте. Һәммә кеше белән бердәй хезмәт итте, актив булды", -дип сагына Мөнирә апа тормыш иптәшен.

    Мәшәкате күп булса да, шаулап-гөрләп бала үстергән чаклар - кеше тормышының иң матур чоры. Авырлыгы онытыла, бары тик күңелле итеп искә төшереп сөйләргә генә кала. Ун бала дип, әйтәсе генә җиңел. Тугызар ай йөрәк астында йөртеп, мең газаплар белән дөньяга тудырган, алар аякка басканчы күпме йокысыз төннәр уздырган, тәүлек әйләнәсе эштә булса да, әкиятләр укып йоклатмаса да, гаилә башлыгына карата тирән хөрмәт тәрбияләгән аналар - иң хөрмәтле аналар.

    Балаларның барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Туган йортта алар кунак кына хәзер, кайтып-китеп йөриләр. Инде үзләре лаеклы ялда, оныклар тәрбиялиләр. Ә нәсел дәвамчыларына бик бай Мөнирә апа. Туган нигезгә җыелганда гына, тугыз баласы, 20 оныгы, 19 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының да ике баласы бар җиһанны тулыландыра. Моннан да олы бәхет бармы икән, ана кеше өчен?!

    Мөнирә апа тормыш иптәшенә дәүләт тарафыннан төзелгән йортта яши, күршесендә төпчек улы Марат белән килене Гөлшат гомер кичерә. Кышларын исә ул кызларына кунак булып бара.

    Шушы көннәрдә Мөнирә апа гомер бәйрәмен дә билгеләде. Аңа 95 яшь тулды. "Яшьтәмени хикмәт, күңелең көр булсын", дип ул бүген дә күтәренке кәеф белән гомер кичерә. Бәйрәмен дә балалары, авылдашлары белән түгәрәк мәҗлес өстәлләре артында билгеләгән мизгелдә район җитәкчелеге, авыл җирлеге, алай гына да түгел, Россия Президенты тарафыннан котлау сүзләре, изге теләкләр кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: