Туган Як
  • Рус Тат
  • Балалар мәхәббәте белән сугарылган бәхетле картлык

    Шланга авылында гомер итүче Хөрия  Шәйхелислам кызы Мөшәрәпова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балалар  мәхәббәте белән  сугарылган  бәхетле картлык

    Юбилей көнендә ул район  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмовтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар  аңа РФ Президенты исеменнән телеграмма  һәм район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.

    Хуш исле чәчәк бәйләмнәре  белән тулып торган,   мул ризыклы  бәйрәм өстәле  артына Хөрия әбинең иң якыннары, аны кадерләп, уңышлары белән сөендереп яшәүче балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган иде.

    Бу гаҗәеп ханым катлаулы тормыш кичергән.  Яшьтәшләренең күбесе кебек үк, балачактан эшкә җигелә.   Бөек Ватан сугышы чорында  басуда бик күп эшләргә туры килә. Алар гаиләсе ятимлек,  ачлыкның нәрсә икәнен, сугыш елларының  барлык   авырлыкларын үз җилкәләрендә тойган. Өч абыйсы да сугышка китеп, һәлак була, бер абыйсы аннан кайтып, вафат була.

    Хөрия  Шәйхелислам кызы  үзе дә  сугышны  күргән егеткә кияүгә чыга.  Фәйзрахман абый белән  (инде вафат)  җиде балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, юбилярыбызга  иң авыр югалтулар ачысын – ике улының   фаҗигале үлемен дә  кичерергә туры килә.  Шуңа да карамастан, Хөрия апа рухи яктан  чын-чынлап көчле булып кала алган, тормышка карата  яшәү ямен югалтмаган.

    Бүгенге көндә ул  балаларының кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте белән сугарылган бәхетле картлык кичерә. Аның 12 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Аларның күбесе авылда, районда яши, әмма кайда гына булсалар да яраткан әниләре, әбиләре янына кайтырга вакыт табалар.

    35 ел үзе дә кайнана, кайната белән гомер итеп, аларны тәрбияләп соңгы юлга озаткан Хөрия апаның янәшәсендә улы Фәнис һәм килене Гөлүсә яши. Һәрбер эштә ул аларга киңәшче дә, ярдәмче дә.

    –Әниебез әле дә булса, тәмле ашларын пешереп, чәйләрен кайнатып, без йорттан эш бетереп кергәнне көтеп тора, - диләр аның турында балалары. 

    Хөрия Шәйхелислам кызы үзенең бәйрәм мизгелләрен уртаклашучыларга бик шат булды. Һәркемгә изге теләкләрен юллады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: