Туган Як
  • Рус Тат
  • Бәхетнең иң олысы гаиләдә табыла

    Бәхетле картлык дип еш кына телгә алып сөйлибез. Ә нәрсә соң ул бәхетле картлык? Моның серен мөгаен Иске Чүпрәле авылында яшәүче Роза апа Хәлиловадан сорарга кирәктер.

    Улы, килене, оныклары, оныкчыклары белән гаилә традицияләрен бозмыйча, бер җан, бер тән булып ул менә инде дүрт дистә елга якын яшәп ята. Әле бүген дә аның төшке аш вакытына дип токмачлы ашлар әзерләп куюы, үзе белгәнчә генә, элеккеге йолаларны саклап пешерелгән ипие белән балаларын каршы алуы, аларны сыйлавы-менә шулар чын бәхет түгелме соң?

    Роза апа шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Аның янына килеп кергәндә ул кәгазь битенә төшерелгән кунаклар исемлеген барлап тора иде. Кунаклар хакындагы кызыксынуым гаҗәпләнүгә китерде. Ник дисәң, Роза апа исемлектән җәмгысы-90 лап кеше санап үтте һәм әйтергә кирәк, барысы да үз гаиләләре генә. Менә бит нәсел җепләренең дәвамлылыгы!

    Роза апаны районда белмәүчеләр дә бик сирәктер ул. Аның әле яңа гына район газетасы редакциясенә эшкә урнашкан елларымда шалтыратып, яңалыклар укып, үз фикерен белдерүе, үзе дә хәбәрләр җиткерүе, бүгенгедәй хәтеремдә. Бу бүген дә шулай. Абунәчеләребез арасында Роза апа тугрылыклы юлдашларыбызның берсе булып тора.

    ...Тормышның ачысын да, төчесен дә ул яшьли татый. Ачлы-туклы яшьлек еллары, авыр хезмәт, сугыш чоры, әтисеннән ятим калулар-барысын да кичерә Роза апа. Сугыштан авыру кайтып, дәваланып янә киткән туганнарын өчәр тапкыр озатып, каршы алырга туры килә алар гаиләсенә.

    Яраткан кешесе-Туктаралим белән тормыш корып, хезмәт буенча Актанышка күченеп яшәүләрне, район мәктәпләренә йөреп укытуларны да язмыш сынаулары дип бәяли ул. Балалар бакчасында эшләү дәверендә бинаны утын белән ягып җылыту, аны халык телендәге "Восьмой"дан ташулар бик авырлык белән барса да, төшенкелеккә бирелми ул. Роза апаны хезмәттәшләре, ата-аналар да кешелеклелеге, таләпчәнлеге өчен яраталар. Ул балаларны, үз балаларын, оныкларын да да һәрчак илне, хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерә. Халкыбызның культурасын, йолаларын ихтирам итәргә өнди. Бу уңайдан үзе дә халык театры оешкан елларда аның актив катнашучысы, театрларга йөрүчесе була.

    Роза апаның уңган-булганлыгы, чәчәкләр яратуыннан тыш, тагын бер шөгыле хакында әйтми үткәрә алмыйм. Ул- көндәлек алып баруы аның. Әлеге көндәлекне мәрхүм ире дә алып бара торган булган. Бу дәфтәргә күз салсаң, анда Хәлиловларның бар тормышы чагыла. Балаларның, оныкларының тууы, үсүе, хәтта авырауларына кадәр-барысы да бар.

    Күңелендәгесен, якыннарына булган теләкләрен дә шунда төшерә ул. Чөнки белә-кайчан да булса әлеге дәфтәрне кулдан-кулга йөртеп укыячаклар, шуның белән гомер мизгелләрен янә бер яңартачаклар. Ә бу исә, гомерен һәрвакыт изгелеккә, яктылыкка багышлаган Роза апаның тәрбияләү ысулларының янә бер алымы булып тора.

    Озын гомер телибез сезгә Роза апа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: