Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бәхетле балачак

    Балалар бакчасына барып керүгә, мине шау-гөр килеп торган балалар дөньясы үз эченә алды.Матур итеп киенгән шат йөзле балалар төзелешеп парта арасына утырганнар. Алар тырыша-тырыша рәсем ясап утыралар икән.

    Йөзләрендә шатлыклы елмаю балкый. Алар ясаган рәсемнәр стенага да эленеп куелган Әлинә Бикчурова, Данир Каюмов бик матур итеп табигать күренешләрен тасвирлаганнар. Рәсем ясау тәмам булгач, апалары төзеп утыртып "Кәләпүш" уены уйната башлады. Балалар уенда яттан шигырьләр сөйләргә тиешләр икән. Шигырьләр төрле темаларны үз эченә алып, тирән эчтәлекле булып, шундый матур итеп интонация белән укуларына сөенеп куясың. Азалия Миначева, Кәрим Мөхәммәтҗанов бик матур итеп шигырьләр сөйлиләр.

    Бакчада балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә икән. Электр тогыннан ничек итеп саклануга, язгы, көзге бозда сак булуга карата рәсемнәре белән стенада стендлар эленеп тора. Балалар рәсемнәр белән күптән инде танышлар һәм алар андагы рәсемнәргә карап саклану чараларын үзләре үк матур итеп сөйләп, аңлатып бирделәр.

    Мәктәпкә әзерлек киң урын алган. Аларга хәрефләр өйрәтү, уку, язу, сөйләм телен үстерү зур урын алган. Балалар бакчасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә. Бер бәйрәм дә эзсез узмаган. Стенага элеп куелган әтиләр бәйрәменә карата стендта һәр әти үз баласын йөрәк түренә куеп итәгенә алып утырган. Йөзләрендә шатлыклы елмаю. Мин үзем сугыш чоры баласы булганга дөньялар гел тыныч булып балалар әти-әни кочагында пар канатлы булып бәхетле булсыннар иде дип изге теләгемне теләдем.

    Балаларга һөнәр сайлауда төрле уеннар оештырыла. Миңа видеороликтагы ап-ак халат киеп табибә ролен уйнаган бәләкәй Альбина Юсупова кызыксындырды. Башка һөнәрләр дә киң урын алган. Риаз Багаутдинов шофер бабасы һөнәрен сайлаган, Азат Каюмовның теләге әтисе кебек төзүче булу. Әйе, теләкләрегез тормышка ашып киләчәктә табибә, укытучы, очучы булып лаеклы алмашчылар булып үсү тормышка ашсын.

    Бакчада хезмәт куючы коллектив бердәм гаилә булып эшлиләр. Бакча мөдире Гөлсирә Хаярова, тәрбияче Гөлназ Багаутдинова, кече тәрбияче Райхан Сафина, пешекче Гүзәлия Миначева хезмәтеннән балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать.

    Гомумән, бакчадагы балаларга бирелгән тәрбия эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Аларга киләчәктә исәнлек-саулык, бәхетле киләчәк телибез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: