Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бәхеткә сабырлык илтә

    Сабыр төбе - сары алтын, диләр - Валлаһи да, бу чын дөрес икән! Затлы булсын, дисәң, тормышларың, Сабыр булырга син тырыш икән!

    Бу шигырь юллары тикмәгә генә килмәде әле башка. Шушы көннәрдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк дустым, авылдашым, күпьеллык хезмәттәшем Ирфан Вәлиуллин белән тормыш, яшәү мәгънәсе, киләчәккә өметләр турында гәпләшеп утырдык. Үземә ясаган нәтиҗә шул-нәкъ менә аның, бер караганда салмак кына, үз җаена барган күк тоелган гомер юлы халыкның хак әйтеменә бер мисал икән бит!

    Сабыр кеше ул Ирфан Зәкиулла улы. Куйган максатларына ирешү өчен бары тик тырышлык һәм үҗәтлеккә таянды, дуамал гамәлләр кылмады. Нинди генә җаваплы эшләрдә эшләсә дә, янындагы хезмәттәшләре аның тамак кырып җикеренгәнен, уйлап бетермичә җанга авыр сүзләр әйткәнен ишетмәде. Шул ук вакытта, үзенә йөкләнгән эшнең барлык нечкәлекләренә башта үзе төшенергә, аннан шуны хезмәткәрләрдән ныклап таләп итәргә кирәк, дип саный ул. Шуңадыр, башкарган хезмәтләре җитәкчелек, район халкы тарафыннан һаман да уңай бәя генә ала килә, район икътисадына, иҗтимагый үсешенә керткән өлеше шактый аның. Күп санда мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, медальләр һәм күкрәк билгеләре, 2003 елда Татарстан Президентының Мактау Грамотасы, 2005 елда "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" Россия Федерациясе медале белән билгеләп үтелде бу өлеш.

    1953 елның язында Яңа Кәкерле авылында якты дөньяга аваз салган Ирфан кечкенәдән үк белемгә, актив эшчәнлеккә омтылып үсте. Мәктәптә укыганда өйрәнелә торган бар фәннәрне тигез күрсә дә, математикага һәвәслеге аерым сизелеп тора иде. Саннар дөньясында үзен иркен тоту, шуннан җанына рәхәтлек табу булачак һөнәренең нигез ташын тәшкил итте дә инде. Шулай да, аның беренче үзләштергән һөнәре-агроном. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын сайлаганда җирне, табигатьне үлеп яратучы һәм яратырга өйрәтүче хөрмәт иткән укытучылары Бану апа, Диләрә апаларның, райондагы тәүге хатын-кыз агрономнарның берсе, күршесе Әлмира апаның үрнәге тәэсир итми калмагандыр.

    ...1978 елда "Алга" колхозы баш агрономы Ирфан Вәлиуллинны шул ук хуҗалыкның баш экономисты итеп раслыйлар. Агроном буларак, вазифасының үзе өчен таррак булган кысаларыннан чыгып, иркенрәк, хуҗалыкның тулаем экономикасы масштабларында фикерли белүе, саннар патшалыгында үз кеше булуы-әнә шулар хәлиткеч роль уйнаганлыгы аңлашыла биредә. Баш икътисадчының колхозның барлык структураларына ул чакларда прогрессив яңалык булган хуҗалык исәбе, арендалау алымнарын районда беренчеләрдән булып кертүе, бу эшнең озак көттермәгән уңай нәтиҗәләре югарыда әйтелгән карарның дөрес булганлыгын исбатлый. 1998 елга чаклы туган авылында эшләде ул. "Алга"да партия оешмасы секретаре, "Таң" оешкач, анда баш бухгалтер вазифаларын намус белән башкарды.

    И.Вәлиуллин тормышының соңгы 15 елы район күләмендәге җаваплы эшләр белән бәйле. Авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисад һәм реформалар бүлеге башлыгы, район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары...

    Бүгенге көндә Ирфан Зәкиулла улы Вәлиуллин Россия Пенсия Фондының райондагы структурасын җитәкли. Әйткәнемчә, сабыр һәм җайлы гына, әмма зур җаваплылык тоеп, акылының аналитик сәләтенә таянып башкара ул бу эшен дә. Районда пенсия билгеләү, аны яңадан исәпләү эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, фондка агымдагы кертемнәрнең арта баруы шул хакта сөйли.

    Төпле һәм нык гаилә булмаса, мөмкин булыр иде ме икән бу уңышларга ирешү? Күзгә-күз карашып торган, ярты сүздән аңлашып яшәгән хатыны Гөлшат белән ике кыз, бер ул үстерделәр алар. Бу көндә Эльвира Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни хезмәткәр, Энҗе "АК БАРС Ипотека" оешмасында белгеч, Илнар инде икенче югары уку йортын тәмамларга йөри.

    Агроном булганда кабынып калган җиргә карата мәхәббәте, аның сулышын тою, һәр карыш җирнең тереклек чыганагы икәнен аңлау хисләре дә һич күңеленнән чыкмый Ирфан Зәкиулловичның. Чәчәкләр ярата ул. Җәйләрен үзенең өй алды һәм бакчасы гына түгел, Пенсия фонды бүлеге бинасының тирә-ягы да аллы-гөлле чәчәкләргә төренә. Шигырьдәге "затлы тормыш" гыйбәрәсе кыйммәтле, асыл малга күмелгән тормышны аңлатмый. Бу-аңлы яшәешең, саф һәм чиста күңелең, тирә-юньдәгеләргә ихтирамың, гадел хезмәтең сине бәхетле итә, дигән сүз.

    Бүген Ирфан Зәкиулла улы Вәлиуллин андый бәхеткә ия дип саныйм мин, һәм аның киләчәктә дә бу бәхеттән аерылмавын телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: