Туган Як
  • Рус Тат
  • Бәхет сере

    Без утырган җиңел машина Татар Бизнәсе тавыннан төшкәндә, руль артындагы юлдашым, бүгенге заман героеның гомерлек мәхәббәте Җәмил ага Мөдәрисов белән әңгәмә кора башладым. Сүзебез Җәмилә апа турында иде.

    -Ул булмаса, дөньяның матурлыгы да, яме дә күзгә күренми,-ди 40 ел бергә яшәгән ире. Мондый чакта ир-ат логикасын аңлау авыр түгел. Аның йөзе я нурлана, я кызара. Яшьлек елларын искә төшереп, тагын бер кат йөрәк түрендәге хатирәләрне барлап, сөйләде.

    Аларны буранлы кышкы көн таныштыра. Ул чакта агроном булып эшләүче Җәмилнең чуар атына утырып Җәмилә дә Каракитә авылына бара. Буа медицина училищесына укырга кергән 17 яшьлек кызга паспорт кирәк була. Районның янә оешкан чаклары. Мөһер суктыру өчен дә район үзәгенә ат чанасында бергәләп баралар. Тик менә район үзәгендә почта мөһереннән башка мөһер булмый. Җәмилә паспортына да шул почта мөһере менеп кунаклый. Аңа каравы бу мөһер бик серле була. Ике йөрәкне бергә бәйләп кенә калмый, 40 ел бер җан булып яшәү өчен дә көч бирә. 1972 елның җәендә өйләнешә алар.

    1970 елдан район үзәгенең хирургия, аннан хатын-кызлар консультациясендә эшләгән Җәмиләгә "орчыктай" бөтерелергә туры килә. 1972 елда колхоздагы бала тудыру йортына шәфкать туташы булып күчә. 1985 елдан "Йолдыз" колхозында бухгалтер булып эшли башлый. Бер-бер артлы балалар туып, гомер агышын алар шатлыгы озата бара. Кызлары Фәнисә Ульян шәһәрендә яши. Ике улы да әтиләре һөнәрен сайлап, икмәк үстереп, табын муллыгын арттыруда үз өлешләрен кертәләр.

    Төп йортта яшәүче Фәнис "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенең баш агрономы. Киленнәре Фәнүзә Татар һәм Чуваш Бизнәсе, Каракитә авыллары мәктәпләрендә инглиз теле укыта. Күршедә генә диярлек яшәүче уллары Фәрит "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры. Хатыны Нәфисә Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбендә укыта. Ике гаиләдә дә өчәр бала. Төп нигез ял көннәре җитүгә балалар бакчасына әйләнә дә куя.

    Хуҗабикә безне өстәл тулы сый-хөрмәт белән каршы алды. Безнең арттан ук таныш түгел кешеләр килеп керде. Халык табибәсеннән сихәт алырга килгәннәр икән. Җәмилә апа аларны ягымлы карашы белән каршы алды. Йомышларын тыңлады да, ир-егеткә ап-ак җәймә җәелгән диванга ятарга кушты. Кулына крем сөртте дә, аның умыртка баганасы буйлап бармакларын йөртә башлады. Ир-ат егәрлеге кирәк бу эшкә, дип аңа сокланып карап торам. Бармаклары белән сыйпап умыртка баганасына эленгән мускул тукыманы үз урынына кайтара икән. Ир-егет: "җиңеләеп киттем, дөньяга яңадан кайтардың",-дип үз шатлыгын бүлеште.

    Җәмилә медицина училищесында укыганда ук, психология укытучысы аңа "Синдә илаһи көч бар, аны сакла, югалтма",- дип киңәшен бирә. Сөякләр төзелешен мәрхүм хирург Алексей Николаевтан өйрәнә. Аллаһтан вакыт җиткәч, дәвалау теләге дә арта аның. Инде менә сөяк утыртучылар гына түгел, баласыз хатыннар да Җәмилә апа кулының шифасын табалар икән. Казан шәһәреннән кадәр килүчеләр дә бар.

    Саулыгын югалтучыларга сихәт бирә алуы өчен Аллаһка рәхмәтле ул. Үзе дә дин юлына басып, намазга өйрәнгән. "Бәхетемнең сере - гаиләм,-ди ул.

    Бу көннәрдә Җәмилә ханым 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шифа өләшүченең үзенә дә саулыклы, тигез, бәхетле гомер телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: