Туган Як
  • Рус Тат
  • Бәхет өчен күп кирәкми

    Адәм баласы кайда гына торса да, ниндидер илаһи көч аны туган җиренә тарта. Әнә бит җырда да "үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да", дип җырлана. Яңа Кәкерле авылында бүгенге көндә гомер кичерүче Фәрдәния апа һәм Кәбирҗан абый Айнуллиннар да олыгайган көннәрендә туган туфракларына кайталар.

    Бирегә аларны бәйләр җепләр бик күп. Шуларның берсе-яшьлек мәхәббәтләре башланган чор. Тормыш сукмагыннан бергә атлауларына 50 ел тулса да, бер-беренә булган мәхәббәт хисләре мәктәп елларыннан ук башлана. Бер күрүдән гашыйк булу, шушы буладыр инде ул. Ике яшь йөрәк мәктәптә бер парта артына утырып, бер сыйныфта укыйлар.

    -Һәрвакыт миннән дәрес күчерә торган иде, шуклыгы белән җәлеп иткәндер инде үзенә, -ди елмаеп Фәрдәния апа тормыш иптәше турында. Хәер, мәктәпне тәмамлап, алар икесе ике якка аерылалар. Җирдә булмаса да, күктә никахлары укылган була күрәсең...Икесе дә эшкә дип чыгып киткән Төркәмәнстан якларында янә очрашалар. Шунда кавышып, тормыш корып җибәрәләр, бу- 1963 ел була.

    Ул елларда акчаны яхшы эшләү мөмкинлеге булганлыктан, шулай ук, авылдагы әти-әниләренә ярдәм итү теләге белән биредә төпләнеп калалар алар.

    -Без гаиләдә 11 кеше идек. Өй иске. Яңасын төзетергә мөмкинлек юк. Бар җыйган акчабызны әтиләргә йорт салырга җибәрдек. Кызганычка каршы, әти генә, яңа йортның шатлыгына куанып озак яши алмады, вафат булды,-ди ул елларны сагынып Кәбирҗан абый. -Бүгенге көндә әти-әни, төп нигезебездә кече энебез яши.

    Төркәмәнстанда 11 ел гомер кичерәләр. Хезмәтләрнең дә иң авырларын башкаралар: капчыкларга сульфат тутыралар, аны ташыйлар. Көненә 1000 капчык әзерли алсаң, нормаң үтәлгән дигән сүз.

    1972 елда Айнуллиннар гаиләсе Ульяновскийга күченә. Бу вакытта гаиләдә 2 бала туа,өченчесе исә бирегә кайткач, аваз сала. 49 ел читтә йөргәннән соң, ниһаять, туган авыллары Яңа Кәкерлегә кайтып төпләнәләр.

    -Күрәсең, олыгайган көндә эчәр суыбыз авылыда булган. Күңелебез дә биредә тынычлык тапты. Хәзер балаларның, оныкларның бәйрәмнәргә, ялларга кайтканнарын көтеп алабыз, -диләр алар беравыздан.

    Авылда иркенлек, хөрлек. Бүгенге көндә терлеген дә асрыйлар, бакча тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен утырталар, күңелләре теләгән эш белән мәшгульләр. Рухи байлыкны да кайгырталар, Кәбирҗан абый мәчеткә йөри, җомга намазларын да калдырмый.

    Айнулловларның тормыш девизлары: "Бәхетле булу, тату гомер итү өчен күп кирәкми. Бер-береңне аңласаң, хөрмәт итсәң, шул җитә" дигән сүзләргә корылган. Бер-беренә булган мәхәббәтләрен адым саен кабатлап тормыйлар, әлеге сүзләр назлап сирпегән күз карашларыннан күрергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: