Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Авылымда таптым бәхетне

    Рифкать абый Иматдиновның кызы Флера белән Казан дәүләт университетында бергә укыдык.

    Фәннәрне тырышып үзләштерүенә, күп белергә омтылуына гел соклана идем. Чыннан да, алма агачыннан ерак төшми икән шул. Иске Кәкерле һәм тирә- күрше авылларның берничә гасырлык тарихын армый- талмый барлавы өчен генә дә Рифкать абыйны югары гыйльми дәрәҗәдәге галимгә тиңлим. Ул өйрәнгән документларда авылның этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре һәм мәчет- мәдрәсәләре хакында төрле мәгълүматлар бар. Шуның өстенә авылны төзекләндерү, үстерү юнәлешендә дә күп хезмәт куйган кеше ул.

    80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән вакытта очраштык без аның белән. Үзен гадәттәгечә нык тота, бөтен кешегә хас булмаган сабыр холкы да аны шушы яшькә кадәр озата килгән. Сүз уңаенда үткәннәрне искә алабыз, ә Рифкать абый шушы кадәр тормыш юлының һәр мизгелен барлап, җентекләп сөйләргә ярата. Тере энциплопедия диярсен үзен. Тарихның чын асылын үзеннән соңгы буынга калдыру өчен бөтен җанын, тәнен биреп туплаган документаль материалларның нигезләмәләре төрле югары уку йортлары факультетларына барып тоташа. Валлаһи дип әйтәм, яшерен- батырын түгел, сокланам мин шундый кешеләргә. "Сиңа, Рифкать абый, галим буласы калган, берәр университетта студентлар укыткан булыр идең...",- дип сорыйм. "Бик авыр тормышта үстем, уку турында уйларга мөмкин дә түгел иде. Шулай да язмышыма бик рәхмәтлемен, бөтен авырлыкларны Ходай сынавы дип кабул итәм. Янәшәмдә яхшы күңелле кешеләрнең күп булуына да шатланам. Җаваплы урыннарда да аларның мораль һәм рухи ярдәмен тоеп эшләдем. Гаиләм дә кирәк вакытта ышанычлы терәк булды",- ди Рифкать Габдрахманович. 1944 елның апрель аенда әниләре бишенче баланы тудырганнан соң каты авырап китә һәм күп вакыт та үтми вафат була. Гражданнар сугышында яраланганлыктан әтиләрен фронтка алмыйлар. Балаларны ач- ялангач итмәс өчен Габдрахман абзыйга караңгыдан- караңгыга колхоз эшендә бил бегәргә туры килә. 7- 8 яшендә Рифкать абый да үз яшьтәшләре белән тары утарга йөри башлый. Ун яшьләрендә такта ярырга өйрәнә, ат- сыер җигеп олылар белән урманнан утын ташуда катнаша. Авыз тутырып ипи дә ашамаган яшүсмер бөтен авыр эшләрне үз җилкәсендә күтәрә. 1951 елда Иске Кәкерле мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда бригадир ярдәмчесе хезмәтенә алына. Эш яратып үскән егетне армия хезмәтендә дә үз итәләр. Мактау, Рәхмәт кәгазьләре белән кайткан солдат, башта авылда төзүчеләр бригадасында эшли, колхозның гомуми җыелышында ревизия комиссиясе члены итеп сайлана. Белемен күтәрү өстендә дә даими эшли, башта кичке мәктәптә укып урта белем ала , аннан соң Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап "Агроном" белгечлеген үзләштерә. 1966 елның октябрендә аңа авыл Советы секретаре вазыйфасын йөклиләр. "Ул елларда Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылларында ел саен йөзгә якын бала туа иде. Элек бит хәзерге кебек машинкалар да, компьютер да юк иде, бөтен документация кулдан язылды. Бала тудырган аналарга пособия алу өчен генә дә бик күп кәгазь тутырырга туры килде. Ниһаять, 1967 елның январенда Чүпрәле районы яңадан мөстәкыйль район булып оешты. Безнең өчен бу аеруча шатлыклы вакыйга булды. Эш төшкән саен Буага йөрү бик кыен иде шул. Башта Канашка, Канаштан поезд белән Свияжскига, аннан Буага бара идек. Бер эш башкарып кайту өчен дүрт көн вакыт китәдер иде,"- дип искә ала ул елларны Рифкать абый. 1968 елда авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алу буенча әлеге авыл Советы республикада икенче урынны яулый. Ул елны халыктан 80 мең данә йомырка сатып алына һәм дәүләткә тапшырыла. Рифкать Иматдиновка авыл урта мәктәбендә хуҗалык мөдире, "Ялкын" колхозында хезмәткә түләү буенча бухгалтер, 90 номерлы һөнәри училищеда производствога өйрәтү мастеры булып эшләргә дә туры килә. "1991 ел безнең хуҗалык өчен генә түгел, гомумән район өчен дә бик җайсыз булды. Басулардагы игеннәр гөрләп үсте, әйтәләр бит әле "кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык",- дип. Ул елны да шулай булды, урып- җыюга керешер алдыннан гына туктаусыз яңгырлар башланды. Аннан соң кар китте, шушы кадәр тир түгеп үстерелгән ашлык бөтенләе белән диярлек кырда калды. Ферма терлекләрен кыш чыгарырлык фураж да юк. Ә мал- туарны ул елларда колхоз күп асрады. Мөгезле эре терлекләрдән тыш дуңгызлар гына да меңләгән баш иде. Идарә рәисе Сәхаутдин Абзал улы белән утырып киңәшкәннән соң, мин терлек азыгы проблемасын хәл итү өчен Волгогорад өлкәсенә барырга тиеш булдым. Андагы җитәкчеләр белән уртак тел табып мәсьәлә уңай хәл ителде. Авыл һәм колхоз бер кайчанда проблемасыз яшәмәде. Аларны чишү эшендә актив катнашуымны һәм туган җиремә файда китерә алуымны зур бәхет дип саныйм",- ди Рифкать абый. Авыл Советы рәисе вазыйфасына билгеләнгәч тә шушы биләмәдәге торак пунктларда яшәүчеләрнең социаль тормыш хәлен яхшырту буенча күп чаралар үткәрә, пенсионерларга урманнан утын кайтарту эшләрен оештыра. Моның өчен ул урманчылык җитәкчесе Мөбинҗан Мәхмутовка бик рәхмәтле. Электр линияләрен яңарту, газлаштыру, юллар төзү, упкын йотып бара торган зиратны төзекләндерү һәм башка бик эшләрне башлап йөрүче була. Куйган хезмәтләре өчен күп мәртәбә Мактау грамоталарына, Казанның 1000 еллыгы медаленә һәм хезмәт ветераны исеменә лаек була. Шундый кешеләр булганда авылларыбыз да, милләтебез һичшиксез яшәр әле. Аларга Ходай нык исәнлек, озын гомер бирсен! Рәсемдә Рифкать Иматдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: