Туган Як
  • Рус Тат
  • Асыл ирләр – ил терәге

    Зур Чынлы авылында гомер итүче Җәмил Рамазанов күпне күргән, күпне кичергән ил агае буларак район халкына билгеле шәхес. Аның үткәне бер китап язарлык.

    Җәмил Хәбибуллович үз эшчәнлеген авылның "Маяк" колхозында хисапчы булып эшләүдән башлый. Бу вакытта Зур Чынлыда "Маяк", Калинин исемендәге һәм "Ирек" колхозлары булган. 1949 елда Буденный районы МТСында трактор бригадасына учетчик итеп билгеләнә. -1940-1950 елларда механизаторлар басулардагы вагоннарда кунып, ике сменада эшләделәр. Мөкәтдәс Алиев, Фәткыл Төхфәтуллов, Сафиулла Халитов, Шамил Шәкуров һәм Нәҗип Алиәкбәров кебек тракторчыларның тырыш хезмәтләрен искә төшереп әле дә сокланып туя алмыйм,-ди Җәмил абый.

    1951 елда аны Кораллы көчләр сафларына хәрби хезмәткә алалар. Балачактан ук авыр хезмәттә чыныгу алган егет ике еллык уку курсларын тәмамлагач, хәрби һава көчләрендә ике турбиналы реактив самолетта укчы-радист күнекмәләрен үзләштерә. Экипаж өч кешедән тора. Самолетның очу биеклеге 15000 метр, тизлек 1200-1300 км/сәг. Иң яхшы кораллар белән тәэмин ителгән самолетларда алар 1953-1954 елларда Венгриягә, 1954-1957 елларда Белоруссиягә, Германиягә һәм Польшага очалар. Алты елга сузылган хәрби хезмәт чорында Җәмил Хәбибулловичка төрле типтагы хәрби самолетларны өйрәнергә, аларда очарга, камилләшә барган коралларны үзләштерергә, алар белән эш итәргә туры килә. Күп мәртәбә парашют белән сикерә, аның 3000 сәгатькә якын очу вакыты бар. Төнге сугышчан заданиене үтәгәндә аларның самолеты һәлакәткә очрый. Командир һәм штурман һәлак була. Якташыбыз 8 километр биеклектә яна торган самолеттан катапульта ярдәмендә парашют белән сикерә һәм исән кала. Аңа 1950 еллардагы Венгрия һәм Чехословакия вакыйгаларында да катнашырга туры килә. Инде туган якларга кайтып тыныч тормышта яши башлагач, хәрби батырлыклары, сугышчан заданиеләрне үрнәк үтәгәне өчен ул СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 26 октябрендәге Указы нигезендә "Сугышчан батырлык өчен" медале, 1957 елның 29 апрелендәге Указы нигезендә "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Шунысы игътибарга лаек, тыныч тормыш чорында хәрби орден белән бүләкләнүчеләрдән Җәмил Рамазанов районда бердән-бер кеше. Аның хәрби хезмәте Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкка тиң. Шуңа да ул Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелгән тантанада Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев кунагы булып катнашуга һәм кыйм-мәтле бүләк алуга лаек була.

    1957 елда хәрби хезмәт срогын тутырып кайткач, сагынып көтеп алган яшьлек мәхәббәте, авылның иң чибәр, сылу кызы Сәрия белән матур тормыш корып җибәрәләр. Район җитәкчелеге аңа төрле урыннарны, җитәкче постларын тәкъдим итә. Өч ел рәттән район кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә эшләре буенча урынбасары, дүрт елга якын Убидагы яшелчә киптерү заводы директоы булып эшли. Яшь һәм энергияле җитәкченең тынгысызлыгы, вакыт белән санашмавы нәтиҗәсендә бөлгенлеккә төшкән завод янә аякка баса. Заманча җитештерү җиһазлары кайтарыла, кадрлар әзерләүгә игътибар арта. Кыскасы, завод төзелеш мәйданчыгына әверелә. 1963 елда районда бердәнбер ак он тарттыру тегермәне сафка баса. 1 һәм 2 сортлы он тарттыру өчен 100 әр километр ераклыктан, Ульяновск һәм Чувашия якларыннан килүчеләр дә күп булган. Яңа цехлар ачыла, аларда мөгезле эре терлек һәм дуңгыз итләреннән, җиләк-җимештән һәм яшелчәләрдән консервлар әзерли башлыйлар. -Ул елларда технолог Нурислам Ханбиков, смена мастеры Людмила Васильева, цех мастеры Маргарита Шаталина, механик Юрий Бурмистров үзләренә тапшырылган эшләрне һәрчак намус белән үтәделәр, башкаларга үрнәк булдылар. Нәкъ шул чорда ТАССРның азык-төлек министры Усман Закировның, аның урынбасары Фәрнит Садрисламовичның, Чүпрәле районы партия комитетының беренче секретаре Хаммат Сәлаховның эшлекле ярдәмнәрен тойдым,-дип искә ала ул елларны Җәмил Рамазанов.

    Җитәкчелек итү эшендә тупланган тәҗрибәсен истә тотып, 1965 елда КПССның Буа районы комитеты бюросы Җәмил Хәбибулловичка зур ышаныч белдереп, Ямашев исемендәге колхозга җитәкчелек итүне тәкъдим итә. Гомуми җыелышта колхозчылар аны бертавыштан идарә рәисе итеп сайлыйлар. Ул елларда район колхозларының күпчелегендә терлекчелек һәм кырчылык продуктлары җитештерү түбән, маллар фермаларының түбәләре салам белән ябылган була. Машина-тракторларны төзекләндерү мастерскойлары турында сөйләп торасы да юк. Яңа җитәкче "эшне төзелештән башларга кирәк", дигән карарга килә. Берничә ел эчендә терлекчелек фермаларының яңа биналары калкып чыга, малларның баш саны һәм алардан продукция җитештерү күзгә күренеп арта. Шушы хуҗалыкта 15 ел эшләү дәверендә 550 баш мөгезле эре терлеккә һәм 2500 баш дуңгызга исәпләнгән тулы бер комплекс төзелә. 1980 ел башына мөгезле эре терлекләрнең баш саны 900гә, дуңгызларныкы 2500гә җиткерелә. Хуҗалыкта ашлык саклау складлары, орлык чистарту пунктлары сафка баса. Авыл төзелешен дә игътибарсыз калдырмый ул, 1967 елда Чепкас-Илмәт авылында трансформаторлы подстанция урнаштырылып, авылны яңадан электрлаштыру башлана. Шушы елларда колхоз бик күп яңа техника сатып ала, яңа буын механизаторлар барлыкка килә, басуларның уңдырышлылыгы арта. Колхозчылар үзләренең шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрый башлыйлар. 1967 елда хезмәт өчен бары тик акчалата түләү системасы кертелә һәм исәп-хисап ай саен ясала.

    Җәмил Рамазановның тырыш хезмәте Хөкүмәтебезнең "Фидакарь хезмәте өчен" медале һәм бик күп сандагы Мактау Грамоталары белән билгеләп үтелә. Берничә мәртәбә район һәм авыл Советларына депутат булып сайлана. Бөтен барлыгын балаларга белем бирүгә багышлаган Сәрия ханым белән бергә гомер итә башлауларына да-55 ел. Аларның тигез һәм уртак гаиләсендә 4 кыз бала үскән, барысы да югары уку йортларын тәмамлап, белгечлек алган. Җәмил Хәбибулловичның җәмгыять өчен файдалы үткән елларыннан чыннан да үрнәк алырлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: