Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимә

Югары категорияле укытучы, Зәки Нури премиясе лауреаты Минзифа Абдулла кызы Таҗетдинова үзенең бар гомерен милләткә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлый.

Гомумән, Таҗетдиновлар - районның үрнәк гаиләсе, актив җәмәгать эшлеклеләре, “Ныклы гаилә – көчле держава”, “Нечкәбил”, “Гасырлар кайтавазы” гаилә бәйгеләрендә җиңүчеләр. Минзифа Абдулловна – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Тормыш иптәше Шамил Хасиятулла улы да педагог. Бүгенге көндә тарихчы, халыкара багланышлар белгече булган кызлары Гузәл дә республика күләмендә татар телен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Беренче сыйныфтан гел бишле билгеләренә генә укып килүче уллары Данияр исә татар теле буенча республика күләмендәге олимпиадаларда җиңүче, нәфис сүз остасы, конферансье, баянда татар халкының милли көйләрен бик оста уйнаучы да.

Минзифа ханым Татар Бизнәсе мәктәбендә укыган елларында ук татар телен ныклап өйрәнә. “Укытучыбыз Наҗия Гыйлемхановна Фәизова саф татар, әдәби телдә сөйли, бик таләпчән, төгәл иде. Ул оештырган “Нәфис сүз” түгәрәгендә каләм тибрәтергә дә өйрәндем”,-ди Минзифа Абдулловна мәктәптә уку чорын хәтерендә яңартып.

Татар Бизнәсе сигезъеллык мәктәбен тәмамлаган кыз башлап Арча педагогия училищесында белем ала. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан университетының татар теле, тарих һәм көнчыгыш телләр факультетына читтән торып укырга керә. Татар теле белән беррәттән гарәп, фарсы, төрек телләрен дә уңышлы гына үзләштерә, гарәп графикасын өйрәнә. Югары белем алу белән бер үк вакытта 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. 1992 елдан башлап исә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара башлый. Югары уку йортында белем алган чорда үзләрен Мөхәммәт Мәһдиев, Тәльгат Галимуллин, Альберт Яхин кебек күренекле галимнәр укытуы турында сөйли.

Әле Арча педагогия училищесында белем алган елларында ук Миңзифа җырчы Айдар Фәйзрахмановның энекәше Марсель Фәйзрахманов алып барган җыр түгәрәкләрендә шөгыльләнә. “Дисәнә” ансамбле белән телевидениедә, төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясыйлар. Биредә алган күнекмәләре Минзифа ханымны гомере буе озата бара. Тормыш иптәше Шамил Хасиятулла улы белән алар дуэт булып концертларда, кичәләрдә еш чыгыш ясыйлар.

Минзифа Абдулловна  татар теле һәм әдәбияты укыта башлаган чор Татарстанның әле яңа гына суверен дәүләт статусы алган һәм телләр турында закон кабул ителгән 1992нче елларга туры килә. Туган телнең кирәк булуына шикләнеп, аңа хәтта кимсетеп карау тенденциясе дәвам иткән чорда милли үзаң тәрбияләү зур проблема була.

- Туган телгә карата таләп итеп кенә мәхәббәт уятып булмаячагы көн кебек ачык иде. Менә шунда инде укыту-тәрбия эшендә ана сөте белән күңелемә салынган халык педагогикасы алымнарын тагын да киңрәк файдаланырга, укучыларны кызыксындыру ысулларының яңадан-яңа төрләрен эзләргә керештем. Һәм моңа ирештем дә шикелле,-ди мөгаллимә.

Аспирантура баскычлары үтеп, Ф.М.Мусин җитәкчелегендә 20нче йөз әдәбиятына Такташ үрнәгендә анализ ясый ул. 5 -11 сыйныфлардагы ике чыгарылышны А.Г.Яхин программасы белән укыту, Ә.Ә.Рәхимов технологиясе элементларын файдалану; дәресләрдә төрле уеннар, психологик тренинглар куллану; семинар дәресләр, иҗади дәресләр, иҗади отчёт дәресләре үткәрү; районыбызның күренекле шәхесләре белән очрашулар оештыру; класстан тыш чараларның “Аһәңле сүз – җанга шифа”, “Милләтенә иң тугрылыклы татар баласы” исемле бәйгеләр; “И, кардәшләр, кул тотышып алга барыйк!” исемле регионара фестиваль әзерләп үткәрү кебек өр-яңа төрләрен уйлап табу кебек алымнар Минзифа Абдулловнага укучыларында туган телнең үзенчәлекле серләрен белергә омтылышын арттырырга ярдәм итә.

- “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”, дип язган Ризаэддин Фәхреддин. Безнең дә әби-бабаларыбыз тәрбия өлкәсендә шушы хакыйкатьне истә тотып эш иткәннәр. Мин исә үз яшьтәшләремнән шуның белән бәхетлерәк булдым: атеистик идеология хакимлек иткән чорда да әнием Айсина Зәйнәп Зиннәтулла кызының биш вакыт намазын, әтием – Бөек Ватан сугышы ветераны – Айсин Абдулвәли Әхсән улының кичләрен Коръән, ул вакытта мәктәп программасына кертелмәгән борынгы дастаннар, кыйссалар укыганын, өй балкытып үткәрелгән корбан, гает бәйрәмнәрен, каз өмәләрен күреп-тыңлап, милли-дини рухта тәрбияләндем. Халык педагогикасының асылына төшенеп үстем. Әти-әниемнең шәхси үрнәге дә шуңа ишарә булып торды. “Яхшы сүз – җан азыгы”, “Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең”, “Таш белән атсалар да аш белән атарга кирәк” кебек халык гыйбарәләрен кулланып, әниебез мәрхәмәтлелеккә өндәде.Телем ачылгач та укытучы булырга хыяллануым да әнә шуның белән аңлатыладыр. Минем татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгел. Туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт, әхлаклылык орлыклары, белемгә омтылыш ана сөте белән салынган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен нәкъ менә шушы өч сыйфат мөһим,-ди Минзифа Абдулловна.

Үзенең төрле өлкәләрне өйрәнү буенча иҗади эшләү системасын булдыра ул. Шәҗәрәләрне, якташ язучыларны, күренекле шәхесләрне өйрәнү, әсәрләргә анализ ясау, укучыларының иҗади сәләтен үстерү, халык педагогикасы алымнарын куллану буенча программалар төзи; шул программалар нигезендә нәтиҗәле эшләп, чыгышлар ясый, чаралар үткәрә, эшкәртмәләрне матбугатта бастыра. Якташларыбыздан З.Нури, Р.Сираҗи, Н.Хисамов, Р.Бакиров иҗатына анализ ясый, Г.Тукай, Р.Фәхреддин, К.Насыйри мирасыннан халык педагогикасы алымнарын барлый. Шундый фәнни-эзләнү эшләре белән республика, Россия күләмендәге конференцияләрдә “З.Нури иҗатында урман образы”, “Р.Бакиров – күпкырлы талант иясе”, “Г.Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы”, “Р.Фәхреддин иҗатына бүгенге караш”, “К.Насыйри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр” тематикалары буенча чыгышлар да ясый мөгаллимә. Якташыбызның үзе катнашында “Р.Сираҗи иҗатында әхлак – яшәешнең йөзек кашы”, “Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын” (З.Нури иҗаты буенча) дип исемләнгән район күләмендә ачык дәресләр үткәрә. Н.Хисамов һәм күп кенә башка галимнәр (сабакташлар) катнашында ике тапкыр Бөтенроссия күләмендә мәктәпне 55 ел элек тәмамлаучылар һәм укучылар арасында серле күпер чарасын оештыра. Биш елдан соң кабат шул ук шәхесләр белән мәктәпне тәмамлауларына 60 еллык кичәне үткәрә. И.А.Гафаровлар сыйныфы белән дә шундый очрашу оештырыла. Әлеге чараларга галимнәр тарафыннан югары бәя бирелә. З.Нуриның 80, 85, 90, 95 еллык юбилейларын район күләмендә зурлап үткәрә. Район музеенда дәресләр күрсәтә.

Элек елларда чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырганда татар теленнән киң күләмле сочинениелар язалар иде. Укучыларының алтын һәм көмеш медальгә дәгъва итеп язылган сочинениеларын, башка иҗади хезмәтләрен, үзләренең сәләтле укучылар белән эшләү алымнарын туплап “Иҗади эзләнүләр юлында” дип исемләнгән җыентык чыгаралар алар гаиләсе белән.  “Туган якны өйрәнү” программасы нигезендә ясалган татар язучыларының портретларына  Туфан Миңнуллин да сокланып китә, хәтта. 

Туган як мәнфәгатен кайгыртып эшләүче җирле җитәкчеләребез, күренекле якташларыбыз белән берлектә иҗади, фәнни, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өстендә дә күп хезмәт куя Минзифа Абдулловна. Гаиләсе белән бергәләп башкарган проектлары да шактый аларның. Гаиләсе белән башкарган хезмәтләренең  берсе - җирле шагыйребез “Иршат Заһир улы Закиров – күпкырлы талант иясе” дип исемләнгән документаль фильм.

Минзифа Абдулловна 1992нче елдан башлап мәктәптә “Сөенеч” түгәрәген җитәкли. Укучылар белән бергә мәктәп, район, республика күләмендә күп кенә спектакльләр куялар алар. Укучыларның иҗади эшләрен, уңышларын яктырткан “Сөенеч” стена газеталары чыгарыла, тагын да уңышлыраклары район һәм республика матбугатында бастырыла. Бу да үз чиратында укучыларга бер стимул булып тора.  Төрле бәйгеләрне, кичәләрне оештырып, үзе үк шуларны милли киемнәр киеп матур итеп алып бара Минзифа ханым: җырлый да, сөйли дә...

- Тырышлыкларым бушка китмәде. Гаҗәпләнүемә каршы, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларның иң яраткан дәресләренә әверелде. Мин үткәрә торган класстан тыш чараларда балалар берсен берсе уздырып катнашырга тырыштылар.

Федераль дәүләт стандартлары шартларына әзерлекле рәвештә килеп кердем. Укытучым Альберт  Яхин технологиясе белән эшләү, югарыда санап кителгән уңыш ситуацияләрен булдыру, конкурентлылыкка сәләтлелек тәрбияләү, кызыксындырып укыту – болар барысы да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Яхин технологиясе белән укытып күңелемә сеңгән алымнарны мин бүген дә кулланам,-ди мөгаллимә.

Еллар буена тупланган тәҗрибә, халык педгогикасына нигезләнеп, алдынгы методиканы кулланып укыту үз нәтиҗәләрен дә бирә. Мөгаллимәнең укучылары республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә күпсанлы җиңүләр яулыйлар, олимпиадаларда призлы урыннарга ирешәләр. Аның күп кенә укучылары һәнәри тормышларын татар теле һәм әдәбияты белән бәйләгәннәр. Болар һәммәсе дә – укучыларның сәләтен үстерү юнәлешендә даими, дәвамлы рәвештә эшләү нәтиҗәсе. Укучыларыңны үз предметың белән кызыксындыра алу һәркемгә дә бирелмидер ул. Педагогик осталык нәкъ менә шул була түгелме икән?!

- Туган телебезнең асыл кыйммәтләрен пропагандалау да газиз әти-әнием, әби-бабаларым, туган халкым алдындагы изге бурычым дип саныйм мин,-ди Минзифа Таҗетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев