Туган Як
  • Рус Тат
  • Алешкин-Саплык авылында яшәүче Елизавета Васильевна Шевелевага 90 яшь тулды

    Шевелевлар гаиләсендә соңгы ике елда еш кунак булырга туры килде. Килүебезнең сәбәбе дә шатлыклы-истәлекле даталарга бәйле булды.

     Шуларның беренчесе узган ел иде. Ул чакта алар тормыш иптәше Иван Ильич белән бергә 70 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

     Ел башында исә Иван Ильичка 90 яшь тулды. Кызганычка каршы, Елизавета Васильевна ныэ әлеге күркәм бәйрәмен ул каршы ала алмады, быел март аенда  бу дөнья белән хушлашты. Бу Елизавета Васильевна, бөтен гаилә өчен дә зур югалту булды.

    Моңарчы алар икәү кызларында яшәсәләр, Елизавета Васильевна бүгенге көндә  үзенең төп нигезендә кайткан,   улы  Валерий һәм килене Ольга тәрбиясендә көн күрә.

    Елизавета Васильевнаның   гомере колхозда  үтә.  11 балага гомер бүләк итә ул. Илгә-көнгә лаеклы уллар-кызлар үстергән хөрмәтле ананы хөкүмәтебез  “Герой Ана” медале белән бүләкли. “Хезмәт ветераны” исемен дә йөртә ул. 11дән бүгенге көндә 10 баласы исән ананың. 30лап онык, оныкчык, инде аларыныңда  балалары үсүен күрә бәхетле карчык. Үз аныңда, өй эчендә әкренләп йөреп, йорт эшләрендә дә булышкалый. “Тик торырга күнекмәгәнмен”, ди  ул шаяртып.

    Юбилярны  гомеренең  истәлекле датасы белән район  Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда куйган хезмәтләренә рәхмәтләр әйттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: