Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Алда гомер бар әле

    Иске Чокалының Әминә апа белән Сабир абый Сәлаховлар гаиләсендә җиде бала үсә. Авыл тормышы. Ишле гаилә. Әби-бабалы йорт. Элеккеге тормышларны бу язманы укучылар күз алдына китерә булыр. Балалар инде бераз кул астына керә башладымы, аларга бертөрле эш йөкләнә. Ә авылда инде андый хезмәт бихисап.

    Ата-ана үрнәгендә, барына шөкер итеп, тормышка ашмастайга өмет тә багламаган балалар үсә тора, бер-бер артлы өйләнә, кияүгә китә бара. Әллә кайлардан эзләп тә йөрмидәр алар бәхетне, күбесе туган-үскән авыл кешеләре белән язмышын бәйләп куя. Хөрия белән ...тормыш иптәшләрен күршедән, бер нигездә туып-үскәннәрен сайлыйлар, хәтта. Һәм, әйтергә кирәк, Сабир абыйның җиде баласыннан алтысы авылда төпләнә. Ә төп нигезнең утын сүндермәү, берсүзсез, яше буенча кече малай - Рафикъка йөкләнә.

    -Минем башыма бервакытта да авылдан каядыр китеп эшләү уе килмәде кебек. Ике еллык солдат хезмәтен туган якларымнан гына түгел, илдән дә читтә үткәрдем (Германиядә хезмәт итә), шул да миңа бик җитте, -ди Рафикъ Сәлахов.

    Шулайдыр. Үзәгенә үткәндер ир-атның илдән читтәлеге. Шул елларда әтисе үлеп китә аның. Авыру әтисе янына кайтып киткән булса да, якын кешесен кабергә үз куллары белән иңдерергә өлгерми егет. Хезмәт срогын тутырып кайткан җиренә гомер буе тату, аңлашып яшәгән ирен югалту хәсрәтеннән кечерәеп калган әнисе, хуҗа кулы таләп итә торган нигез каршы ала аны. 10 яшеннән үк инде ат җигә белгән, соңрак инде трактор ярдәмчесе дә булып эшләргә өлгергән егет баштан-аяк эшкә чума. Белем алырга кирәклеген дә онытмый -Цивильскидагы автомеханиклар хәзерләү техникумын тәмамлый. Тәҗрибә һәм алынган белем, характерындагы үҗәтлек, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкара белүе хезмәт юлында бик тә ярап куя. Тормыш җилләре аңа һәр заман хәерхахлы булып, уңай юллардан җитәкләп йөртә кебек.

    -Бөтен эшем-көчем кешеләргә ярдәм итү,-ди бүгенге көннәрдә алтынчы дистәне тутыручы ир-ат. - Кайвакыт юлда күреп, һич танымаган кешеләр дә килеп рәхмәт әйтеп китәләр. Завгар ("Сельхозхимия"дә автогараж мөдире, механик булып та эшләгән Рафикъ) булып эшләгән елларда автотранспорт белән ярдәм иткән идең диләр һәм башкасы. Онытыла инде ул. Әмма менә шулай, рәхмәт әйтеп искә төшергәндә күңел куанып китә билгеле,-ди ул.

    Рафикъ үзенә тормыш иптәшен, әнисенә, туганнарына килен булачак кешене Татар Бизнәсеннән алып кайта. Һөнәре буенча укытучы булган Найлә Иске Чокалы кешеләрен үз итә, балаларына мәктәптә тәрбия бирә. Үзе дә ике ир-малай әнисенә әверелә.

    -Хәзер яшьләр өлкәннәрдән аерым яшәүне кулай күрә. Мин килдем дә шушы йортта "таш" булдым,-ди Наилә. -Рафикъ һәр заман ышанычлы тормыш юлдашы булды. Кайнанам белән 15 еллап бергә яшәдек. Төп нигез булгач, билгеле инде, туганнардан өзелмәдек-килгәнен-кайтканын каршы алдык, озаттык, Рафикъ бик туган җанлы кеше ул. Мин бу нәселдән бик риза, алар миннән ничектер,-дип шаяртып та ала Наилә ханым.

    Нәсел дәвамчысы булган улларына алар югары белем алырга булышалар. Бер уллары-хирург, гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши. Икенче уллары исә әтисе кебек үк, авыл тормышын үз күргән.

    Рафикъ Сәлаховның тырышып эшләве дәүләтнең дәрәҗәле бүләкләре белән дә бәяләнә. Совет елларында гамәлдә булган "Удар бишьеллык"лар ударнигы була ул. Соңгы елларда газ эксплуатацияләү службасында хезмәт иткәндә дә күп төрле Мактау грамоталары, махсус бүләкләр ала. Лаеклы ялга чыгу яше килеп җиткәнче үк инде "Хезмәт ветераны" таныклыгын тапшыралар аңа социаль яклау идарәсендә.

    -Ә иң мөһиме, күңелдә рәхәтлек тою. Башкарган эшеңнән, үткән юлыңнан, яшәешеңнән канәгать калу. "Әллә кемнәр түгел идек без", дип җырлый Айдар Галимов. Мин дә шулай дип әйтә алам. Әллә кем булмасак та, тормыш юлын лаеклы дәвам иттерәбез, дип саныйм. Гомерләр яшәлеп бетмәгән әле, билгеле,-диде Рафикъ Сәлахов, "Сезнең өчен яшәү яме нәрсә ул?" дигәнемә каршы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: