Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ак чәчкәләргә хас гомер

    Сәламәтлек сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләре турында сөйләгәндә, язучы Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романындагы медицина хезмәткәрләре образы килеп баса.

    Кеше гомере, аның саулыгы өчен көрәшүче, үз һөнәренә тугрылыклы затларга "Ак чәчәкләр" дип әйтү бик тә килешә. Район үзәк хастаханәсе яныннан узарга туры килгәндә, башыңны күтәреп ул якка карыйсың да,тормышта булган күп хатирәләр күңелдә яңара. Без, кешеләр, күбрәк көндәлек тормышыбыз белән генә мәшгуль, авырулар турында үзебез чирләмәгәндә уйламыйбыз да шул. Уйлап карасаң, кемнең генә туганы, якыннары анда дәваланмаган һәм бүгенге көндә дә шунда ята. Ә алар янында-табиблар, шәфкать туташлары. Көне-төне алар турында кайгырталар, үзләренең бөтен гомерләрен шунда үткәрәләр. Шәфкать туташы һөнәре- иң борынгы, гуманлы, хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Егерменче гасырның иң билгеле шәфкать туташы, әлеге һөнәрнең теориясенә нигез салучы Вирджиния Хендерсон: "Шәфкать туташы- аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки бикләнгән кешенең теле",- дип әйткән. Бу сүзләргә һөнәрнең асылы салынган. Язмамның кемнәр турында икәнлеген аңлагансыздыр инде. Әйе, сүзем ак халатлы, изге күңелле һөнәр кешеләре- медицина хезмәткәрләре, аерып әйткәндә, бөтен гомерен шәфкать туташы хезмәтенә багышлаган һәм Гиппократ антына тугры калып, кешеләрнең сәламәтлеген саклауда намуслы хезмәт куйган шәхес Рамилә Мөшәрәпова турында. Тумышы белән Яңа Чүпрәле авылы кызы ул. Әти- әнисе танылган укытучылар булса да, үсмер кыз яшьтән үк үз алдына ак халатлы шәфкать туташы булуны максат итеп куя. Мөгаен, Хәлим бабасыннан да аңа кеше дәвалау сыйфатлары күчкәндер. Ә ул бабай турында зур бер китап язып булыр иде. Районның гына түгел, чит якларда яшәүче халык та аның янына дәва алырга килгән, төннәр буе утырып чират көткән. "Әтинең Урта Азиядә яшәүче Халик исемле абыйсы бар иде. Мин кечкенә вакытта ул чынлапмы, шаяртыпмы инде, "сине Азиягә алып барам, анда шәфкать туташына укырсың"- дигән сүзләре күңелгә сеңеп калган. Шуннан ул һөнәргә гашыйк булуымны үзем дә сизмәдем. Урта мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга киттем",- дип сөйли Рамилә. Укуы җиңелдән булмаса да, аның фамилиясе яхшы укучылар исемлегеннән төшми. 1984 елда кулына диплом алган яшь белгечне район үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Шунда ук аны донордан кан алып турыдан- туры авыруның тамырына салуга билгелиләр. Япь-яшь кенә булса да, иң авыр процедураны бик белеп, ышанычлы башкара Рамилә. Аннан соң берничә ай гына туберкулез диспансерында эшләп алгач, 1987 елда терапия бүлегенә күчерәләр. -20 елга якын бергә эшләргә туры килде. Сабырлык, тотнаклык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык һәм намуслылык- шәфкать туташы эшен уңышлы башкару өчен бу сыйфатлар иң мөһим. Рамилә Рафаиловна аларның барысын да үзенә туплап, инде менә өч дистәдән артык ел шәфкать туташы буларак районыбыз халкына медицина ярдәме күрсәтә. Ул һәрчак авырулар янында.- дип сөйли терапия бүлеге мөдире Илгизәр Хөснетдинов. Әйе, авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда хәлне күзаллап дөрес карар кабул итү, кеше гомере барәбәренә җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Кеше гомере кыл очында торган санаулы минутларда тиешле ярдәм күрсәтеп, үлем тырнагыннан йолып калган авырулары турындагы аяныч хәлләр бүген дә аның хатирәләр сандыгында саклана. "Шәфкать туташы авыруның организмын гына түгел, күңеле турында да кайгыртырга бурычлы. Табиб кушкан процедураларны үтәгәндә чирле кешегә ачык йөз күрсәтсәң, ихлас сөйләшсәң, аны куркулардан, негатив уй һәм хисләрдән аралап була. Шәфкатьлелек, җылы мөнәсәбәт бигрәк тә балаларга һәм өлкән яшьтәге авыруларга кирәк. Сер түгел, хәзер халык үз сәламәтлегенә салкын карый. Эшкә машина белән барып, компьютер алдына килеп утырабыз. Көне буе бөкерәеп эштә утырганнан соң, машинага утырып өйгә кайтабыз. Моңа стресслар, тәмле ашаулар килеп кушыла.Шуннан сәламәтлегебез какшый. Кичекмәстән даруларга тотынтотынабыз. Кешене Аллаһы Тәгалә яралт кан, ә без-медицина хезмәткәрләре бераз төзәтештереп кенә торабыз. Кешенең үзендә яшәргә теләк булырга тиеш. Үз-үзеңне карарга кирәк. Сәламәтлегебез- безнеңкулда.",-ди югары категорияле шәфкать туташы Рамилә Рафаиловна. Хөрмәтле хезмәт кешесенең матур гаилә тормышына да сокланабыз. Илдусы өчен акыллы, уңган хатын булса, балалары Илнур, Илнар, Ленара һәм Рузилә өчен иң яраткан кадерле әни дә әле ул. Аларга дөрес тәрбия биреп үстерделәр, хәзер икесе югары уку йортларында белем алды. Бар яклап та бәхетле ханым, ак күңелле изгелекле һөнәр кешесе Рамилә Рафаиловнаның яхшы гамәлләре үзенә дә игелек булып кайта, күрәсең.Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Тормышның матурлыгы да нәкъ менә шунда: хезмәтең белән хөрмәтле, туган халкың арасында абруйлы, гаиләңдә сөекле, балаларың өчен тыныч, алар белән горур булудадыр. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: