Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ак әбиләрнең гомер көзләре

    Россия Президенты Владимир Путинның 90-95-100 яшен билгеләп үтүче өлкәннәргә котлау открыткаларын тапшыру дәвам итә.

    Йөрәк җылысы барысына да җитә

    Рәшит Фәтхуллов

    Әминә әбинең соңгы елларда кан басымы уйный башлаган. Шуңа ятып, я утырып кына тора. Карты Мирзаҗан абый Бөек Ватан сугышында бөтен Европаны диярлек айкап кайткан, яраланып икенче группа инвалид булган. Авылның Әминә әби кебек тагын берничә кызын Тархан якларына окоп казырга алып киткәннәр, аннан соң Буа районының Боерган авылы янында тимер юл салуда катнашканнар. -1942 елның яз башы иде. Көн буена сузылган авыр хезмәттән кайткач авыз тутырып ашарга азык та юк. Без, 17 кызны, кечерәк кенә бер өйгә урнаштырдылар. Идәнгә түшәлгән салам өстендә йоклыйбыз. Иртүк тагын эшкә-шпаллар салып тимер юл төзибез. Ул чактагы авырлыкларны хәзерге буын күз алдына да китерә алмый. Берничә айдан мине районга кайтардылар һәм Иске Чокалы МТСында оештырылган тракторчылар курсында укыта башладылар. 1943 елның язында тәүге мәртәбә тракторга утырып, җир сөрә башладым. Чәчүне безгә тапшырмадылар, ул эшне карт ирләр башкарды. Чөнки анда аерым тәҗрибә һәм осталык кирәк иде,-дип сөйли Әминә әби Шаһаева.

    1944 елда тормышка чыгып ике ел үтүгә, ире кинәт авырап үлеп китә. Ике баласын кочып кала ул. Тормыш әнә шундый борчу-хәсрәт белән сыный яшь ананы. Унике ел үткәч авылның Мирзаҗан исемле кешесенә икенче мәртәбә кияүгә чыга. Аның да хатыны алты баласын калдырып мәңгелеккә китеп барган була. "Шушы кадәр күп балалы гаиләдә мине кабул итәрләрме икән, шуның өстенә үземнең дә ике балам бар бит,"-дип уйлап ала Әминә. Әмма барлык балаларга өләшерлек йөрәк җылысы булган киң күңелле ананы сабыйлар да шунда ук үз итәләр. Сугыш елларында бөтен Европаны диярлек айкаган, икенче группа инвалид Мирзаҗан абзый гомере буе колхозда бригадир булып эшли, ә Әминә әбине төрле эшләргә-кайда эшче куллар кирәк шунда чакыралар.

    -Әтиебез үлгәнгә быел 21 ел тулды. Урыны җәннәттә булсын. Бик таләпчән, төгәл, дөреслекне яратучан кеше иде. Бригадир булганлыктан колхоз эшенә иң башлап әнине чыгарды. Карышканны бер дә үз итмәде,-ди улы Шамил, әтисен искә алып. Әминә әби үз тормышыннан зарланмый, улы һәм килене Миңсария тәрбиясендә тыныч гомер кичерә. Улы Шамил да төшеп калганнардан түгел, иркен, якты өй өлгерткән, монда бөтен кешегә дә урын җитәрлек. Такта яру цехы ачып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

    Шәмсенур әби: "Ирем белән 72 ел гомер кичердек"

    Тугызынчы дистәне тутырган ак әби юбилеена барлык бала-чагасы, оныклары да кайткан. Җиде баласы һәм унөч оныгы өчен бүген чын мәгънәсендә зур бәйрәм. Йорт хуҗасы-улы Нәҗипнең һәм килене Әлфиянең дә тынгысыз чагы. Өйнең зал ягында зур табын өстәле әзерләнгән. Авылда да туган-тумачалары күп, алар әлегә килеп җитмәгән. Таһир бабай 2011 елда 95 яшендә дөнья куйган. Икесенең дә яшьлек мәхәббәтләре авыр еллар аша сыналган. Ә мәхәббәт дигәннәре чыннан да кеше хисләренең иң серлеседер. Чөнки 72 ел бергә гомер иткән Шәмсенур әби һаман да Таһирын юксына. 1939 елда ук сугышка алганнар аны. Башта японнарга, аннан соң немец фашистларына каршы аяусыз көрәшкән якташыбыз. Күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Тыныч тормышта гомере буе механизатор булып эшләде, "Чишмә" колхозының алдынгы тракторчылары сафында иде. Шәмсенур әби дә бөтен барлыгын колхоз эшенә биргән, ул елларда авылга эшче куллар бик кирәк иде шул. Гектарлап чөгендерен дә үстерде, кырчылыкның башка эшләреннән дә читләшмәде. Намуслы хезмәт куеп яшәделәр алар, балалары да кешенекеннән ким үсмәде, тормышта да үз юлларын таптылар. Шәмсенур әбинең төрле елларда бирелгән дистәдән артык Мактау Кәгазьләре, медальләре бар.

    -Рәхмәт җитәкчеләребезгә, карт көнебездә шундый ихтирам, хөрмәт күрербез дип уйламаган да идек,-диләр ак яулыклы әбиләр.

    -Сез авыр да, мактаулы да тормыш юлы узгансыз. Барлык эш-гамәлләрегез, яшәү рәвешегез яшьләр өчен үрнәк булып тора. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Картлыгыгыз тынычлыкта үтсен. Ходай сезне тән һәм зиһен саулыгыннан аермасын,-дигән теләкләрен җиткерде аларга Эмиль Ахмәтов.

    Әйе, 90 яшь-бик озын гомер кебек тоелса да, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бер мизгелдәй сизелми генә үтеп тә киткән. Иң мөһиме ул бушка, әрәмгә узмаган. Яшәү мәгънәсе балалар һәм оныклар тормышында да ачык чагылыш тапкан.

    Ятимлектә үткән балачак

    Римма Мәүлетова

    Татар Бизнәсе авылында гомер кичерүче Шәмшедур әби Әхмәтова безне кәнәфигә утырган килеш, дога укып каршы алды.

    Балалары, оныклары, якыннары әниләрен һәм әбиләрен юбилее уңаеннан котларга җыелганнар иде.

    Шәмшедур Әхмәтова Татар Саплыгы авылында 1918 елда дөньяга килә. Дөньяның асты өскә әйләнгән, инкыйлабтан соңгы катлаулы еллар була бу. Әтиләре Шиһап ага да сәламәтлеге какшау сәбәпле, яшьли вафат була. Әнисе Миңҗамал апа өч кызын кочаклап, ялгызы гына кала. Ул елларда ирсез хатыннарга өстәмә салым салына торган була. Болай да ачлы-туклы яшәп көн күргән гаилә өчен әйтеп бетергесез кайгы була ул. Әниләре Миңҗамал апа чарасызлыктан башкага кияүгә чыгарга карар кыла, әмма яңа гаиләгә балалар сыймый. Өч кыз ялгызы гына, олы апалары Марифә карамагында калалар. Балачактан ук ятимлекнең бар ачысын татырга туры килә Шәмшедур әбигә. Әти-әнисез килеш, әллә ни иркәләнеп ятарга туры килми аңа.

    Авыл мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң, җиң сызганып эшкә керешә.

    Бер эштән дә чирканып тормый, урагын да ура, көлтәсен дә суга, Бөек Ватан сугышы елларында Тархан якларында урман да кисә, окоп та казый.

    1946 елда Татар Бизнәсе авылы егете Сабируллага тормышка чыга. Уңган, булган яшь киленне авылда бик җылы кабул итәләр. Тормыш иптәше белән тигез тормышта алар алты балага-дүрт малай һәм ике кызга гомер бүләк итәләр. Аларның һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга булышалар. Бүгенге көндә Шәмшедур әби авылда улы Ирфан тәрбиясендә гомер кичерә. Кызы Җәмилә апа да авылда төпләнгән. Бүгенге көндә Чаллы каласында яшәүче икенче кызы Әлфиянең кызы, әбинең оныгы Лилия дә авылны үз иткән. Әниләренең һәм әбиләренең хәлен һәрдаим белешеп, ярдәм итеп торалар. Балачакта, яшьлек елларында күргән авырлыклар эзсез генә узмаган, әлбәттә. Шәмшедур әбинең дә сәламәтлеге нык какшаган. Ярдәмнән башка бүген ул ялгызы гына хәрәкәтләнә алмый инде, күп вакыты урын өстендә уза. Әмма балаларының, оныкларының һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә әбигә карата булган ихтирам, ярату хисләре ярылып ята. -Әти-әни безгә җил-яңгыр тидерми үстерделәр, безнең өчен күп көч түктеләр. Әтигә генә бүгенге көннәрне күрергә язмады, 1990 елда вафат булды. Әни генә исән була күрсен берүк,-ди Җәмилә апа.

    Юбилее уңаеннан Эмиль Әхмәтов Шәмшедур әбигә муниципаль район башлыгы исеменнән дә бүләк һәм Рәхмәт Хатын тапшырды.

    "Хезмәт дәверемдә җиде директор алмашынды.."

    Гөлия Фәизова

    Борындык станциясендә гомер кичерүче Мария Мягкова өчен дә сентябрь ае истәлекле. 90 ел элек ул көзге муллыкларга төренгән елның шушы аенда Буа районының Раково авылында дөньяга аваз сала.

    -Һәр буын өчен язмышның үз сынавы. Безгә ул илнең бик тә авыр еллары, сугыш чоры белән туры килде. "Илдән аерым кайгы-хәсрәт бирмә", дип телиләр бит. Ил белән бергә булды, түздек, хезмәт иттек,-ди ул.

    Мария Мягкова сугыш елларында тылда хезмәт куйса, тыныч тормышта Борындык элеваторында сәркәтип булып эшли.

    -Үз дәверемдә җиде директор алышынды. Һәрберсе белән бик тату, бердәм булып эшләдек,-ди. Моның шулай булуын, Мария ханымның юбилей көненә элеватор җитәкчелеге тарафыннан китергән чәчәк бәйләмнәре һәм олы бүләкләр дә дәлилли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: