Туган Як
  • Рус Тат
  • 8 ДИСТӘ: күңелле мизгелләр

    Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде 8 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. Көзнең матур бер мизгелендә, 2 октябрь көнне, Нина Петровна Михайлованы 80 яшьлек олы юбилее белән котларга якыннары җыелды.

    Нина Петровна Михайлова 1939 елның 2 октябрендә Яңа Шигали авылында, гади крестьян гаиләсендә, икенче бала булып дөньяга килә. Үзеннән өлкәнрәк олы абыйсы да була аның. Әти-әнисе икесе дә ул вакытта “Звезда” колхозында хезмәт куялар. Гражданнар сугышыннан, илдәге ачлыктан соң халык тынычлап яши башлаган вакытта гына илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Нина Петровнаның әтиләре дә сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Кызганычка каршы, әтиләренә сугыштан исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый, Харьков янында ул һәлак була. Тол калган әниләре ике баланы аякка бастыру, ашату-эчертү, киендерү өчен көн-төн колхоз эшеннән кайтып керми. Әлбәттә, Нина Петровнага да иртә яшьтә үк олыларча фикер йөртергә, кулыннан килгәнчә әниләренә ярдәм итәргә туры килә. Ул бары тик 4 класс кына белем ала.  Әтиләре фронттан исән-имин кайткан яшьтәшләре, урамда рәхәтләнеп уйнап йөргәндә, Нина Петровнага беләкләре дә ныгып җитмәгән килеш олылар белән бергә колхоз эшенә чыгарга туры килә.  Фермада бозаулар карый башлый ул.

    Сугыштан соңгы елларда тормышлары әзрәк җайлангач, Ульяновск шәһәренә эшкә китә.

    1964 елда язмыш аны Иске Элмәле авылы егете Анатолий Иванович Михайлов белән очраштыра һәм кавыштыра. Алар Иске Элмәледә яши башлыйлар. Тигез тормышта алар биш балага: Зоя, Юрий, Александр, Иван һәм Надеждага гомер бирәләр, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

    –Ул елларда колхоз чөгендерне күп чәчә, без, авыл хатыннарына күпләп чөгендер бүлеп бирәләр иде. Иртә язда тотынып кара көзгәчә, чөгендер басуында идек инде. Әле бит аның чүбен генә утыйсы түгел, көзен йолкып, чистартып дәүләткә дә тапшырасы бар иде. Һәр эше кул хезмәте белән башкарыла иде, ничек чыдаганбыздыр, хәзер уйлыйм да, шаккатам... Элеккеге тормышны бүгенге белән чагыштырып булмый. Аллага шөкер, өйдә хәзер бөтен шартлар да тудырылган, газы янып, өйне җылытып тора. Рәхәтләнеп яшисе дә, яшисе,-ди ул елларны хәтерендә яңартып Нина Петровна.

    Олыгая башлагач та әле язмыш Нина Петровнаны төрлечә сынавын дәвам итә. Улы Иванның ятим калган ике малаен - оныклары Алексей һәм Павелны да карап-тәрбияләп, үстерешергә булыша Нина апа. Әбиләре һәм әтиләре карамагында тәрбияләнгән балалар мәрхәмәтле һәм игелекле булып үсәләр, олы йөрәклелелеге өчен әбиләренә рәхмәт укыйлар. 

    Нина Петровнаның намуслы хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. 2001 елда аңа хезмәт ветераны дигән исем бирелә.

    Бүгенге көндә Нина Петровна улы Иван тәрбиясендә яши. Аның 11 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

    –Безнең әниебез без белгәннән бирле гел хезмәттә булды. Беркайчан зарланмады. Безне дә хезмәтне сөяргә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Без аңа бик рәхмәтле,-ди Иван Михайлов.

    Юбилярны туган көне белән тәбрик итәргә Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов, Россия пенсионерлары союзының райондагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Мансур Хәйруллин, Иске Элмәле авылы ветераннары советы җитәкчесе Николай Ефремов та килгән иде. Алар юбилярга чәчәкләр, бүләкләр һәм Рәхмәт Хатын тапшырдылар, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер теләделәр.                                                                                                                                       

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: