Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

63 елдан соң очрашу...

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Сиринә Айсина әтисенең тормышыннан булган хатирәләр белән уртаклашты.

1998 елның 14 мартыннан Россия экраннарына чыккан «Жди меня» тапшыруы кешеләргә туганнарын һәм якыннарын эзләүдә ярдәм итә. Бер-берсен югалтып, озак еллар очрашуны көтеп яшәүчеләр планетаның төрле почмакларына таралган. Алар арасында чүпрәлеләр дә бар. 

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Сиринә Айсина да шул рәвешле әтисенең бертуган абыйсын эзләп таба. 

—"Жди меня" тапшыруын караган саен, эх, әтиемнең туганнарын табып бергә җыйныйсы иде дә, күрешәсе иде, — дип күп уйланып йөрдем. —Әтиемнең бертуганы барлыгын миңа бер апа сөйләгән иде. Аларның фамилияләре дә Кондрашкин булуларын ул әйтте. Аннан әтигә дә, синең бит туганың бар, сораш әле, дип һаман саен аны аптыраттым. Ул да белешеп, сорашып, шулай икәнлегенә инанды. Шулай да, үзем генә бу эшне башкарып чыга алмам, дип курыктым. Әмма әлеге тапшыруның сайтына һәрдаим кереп, чыгып, эзләүчеләрне күзәтеп тордым. Көннәрнең берендә анда Чүпрәледән туганын эзләүче игъланга тап булдым. 128 кеше иде исемлектә. Бу — иң беренчесе. Анда: «Мин Кондрашкин Василий Иванович, Волгоград өлкәсендә яшим. Чүпрәледә бертуганымны эзлим», диелгән иде. Телефонын да калдырган. Үзем эштә, дежурда утырам, үземнең кул-аякларым калтырарга тотынды, шулай да шалтыратып карыйм әле, дип кулыма телефон алдым. «Алло! Исәнмесез! Мин сезнең туганыгыз ахры», дип эндәшкән идем, телефонның икенче ягында озак кына пауза эленде. Василий абый да, ул бит 1946 елгы, хәле китеп, диванга утырган булып чыкты. Шулай итеп, сөйләшеп, аралашып киттек. Кичен, өйгә кайткач, әти белән видеошалтырату ясадык. Без туганнар булуыбызга бер шик тә калмады".

Сиринә әтисе Марс Алимов һәм аның абыйсы Василий Кондрашкин хакындагы мәгълүматларның әлләни булмавы турында әйтә.

Тумышлары белән алар Чуваш Бизнәсе авылыннан. "Бала вакытта безгә Юлия апа килеп йөри иде, хәзер инде ул вафат. Аның сөйләүләре буенча, әтием чуваш милләтеннән булган«,-ди Сиринә.

Әниләре бик нык начар авыру белән чирләп китә. Аны больницага яткыралар. Ул шунда вафат була. Бу вакытта Василий —

очрашу Сиринә айсина фотосы10 яшьлек, ә Марс 4 айлык булалар. Туган якларына кайткач, Василий Кондрашкин щнисе яткан шушы больница инфекционный бүлеген эзли. Ул бина әле дә булса шушы урында тора, бары тик искереп, куаклыклар арасында калган. Әнисен күрергә килгәндә сөйләшкән тәрәзәне дә табып, капланып елый.

«Соңгы тапкыр әнине шушы тәрәзә аша күргән идем», дип өзгәләнә.

Әниләре вафатыннан соң, Василийны балалар йортына озаталар, энесен Шланга авылында гомер итүче баласыз татар гаиләсе тәрбиягә ала. Билгеле, ул ислам дине тәрбиясе нигезендә үсә, исем-фамилиясе дә үзгәрә. Балалар йортында үсеп, буйга җиткән абыйсы энесен эзләп карый, әмма таба алмый. Язмыш өлкән туганны Волгоград якларына илтеп ташлый. Анда ул өйләнә, балалары туа, тормыш мәшәкате белән көн артыннан көн уза. Әмма, энесен күрергә теләү халәте күңеленә тынгылык бирми. «Жди меня» тапшыруына да беренче тапкыр игъланны 2008 елда биреп карыйлар, аннан аны 2013 елда яңарталар. Тик очрашып, күрешүләр 2019 елда гына насыйп була. 63 елдан соң көтеп алынган очрашу була ул.

—Шул елдан бирле, аралашуыбыз бер дә өзелмәде. Бик шатландык. Василий абый бүген дә көн саен диярлек шалтыратып, хәл белешеп тора. Кызганыч, әти генә абыйсы белән якыннан бер тапкыр гына күрешеп кала алды, мәрхүм булды. Туганнарыбыз исә бездә ике мәртәбә кунак булды, быел исә үзебез дә аларга барып, күреп кайтырга уйладык. Әти белән барырга тиеш идек, килеп чыкмады. Шуңа да аның рухы шат булсын, дип юлга кузгалдык. Бик ошады. Икетуганнарны күреп, кунак булып кайттык. Хәтта, кыз туганнар бер-беребезгә охшашканбыз икән. Василий абыйда да әтинең йөз чалымнары бар... 

Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Кеше кайда гына булмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Буыннар чылбыры өзелми, диюләре дә хак. Бу очракта да без, язмыш ике туганны аерып, 63 елдан соң булса да, янә аларны очраштыру тарихының шаһиты булдык. Шуңа да, якыннарын, туганнарын югалтып, күрү өмете өзелгәннәргә әйтәсе килгән сүзебез: «Ни генә булса да бер-берегезне эзләгез! Нәрсә генә булса да, очрашулар көтегез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев