Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 60 яшь - ул әле егет чак

    Фәрит Сәлахов 1976 елда хәрби хезмәттән кайткач Тәтеш совхоз- техникумын тәмамлый һәм "Сельхозхимия" оешмасының чишмә башы булган Иске Чокалыдагы механикалаштырылган отрядка өлкән агроном итеп билгеләнә. 1982 елда ул "Сельхозхимия" җитәкчесе урынбасары итеп күчерелә. Шушы елны Татар Бизнәсе авылы янындагы карьерда доломит оны җитештерелә башлый.

    -Андагы эшләрне җайга салу җиңел генә бирелмәде. Геологлар чакыртып анализларны ачыкларга, проектлар төзергә һәм ваклаткыч тегермәннәр, жиһазлар урнаштырып конвейерны эшләтеп җибәрергә кирәк иде. Барысын да үзвакытында тормышка ашырдык. Ел саен 150 мең тоннага якын доломит оны хуҗалыклар басуларына чыгарылды,-дип искә ала ул елларны Фәрит Сәлахов.

    1990 елда энергиясе ташып торган, ир-егетне директор итеп билгелиләр. Фәрит Сәлахов җитәкче кәнәфиенә утырган көннән үк коллектив белән киңәшләшеп, мөмкинлекләрне барлау һәм кимчелекләрне ачыклауны максат итә, оешма алдына зур бурычлар куя. Кыска гына вакыт эчендә төзү материаллары кайтарыла, Яңа Чебоксар шәһәреннән төзүчеләр чакыртыла, Ульяновск шәһәренең тимер юл төзүчеләре дә эшкә керешә. Шушы ук елны зур склад файдалануга тапшырыла. Аның тырышлыгы белән елдан-ел оешмага яңа техника кайта, оешманың хезмәте колхозлар басуларының мул уңыш бирүендә дә чагыла. Югары хезмәт нәтиҗәләрен бәяләп, 1993 елда "Сельхозхимия" оешмасы ВДНХның көмеш медаленә лаек була, Фәрит Сәлаховка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Ул вакытларда ел саен биш мең гектардан артык әче туфраклы басу мәйданнарына 40 мең тоннадан артык известь кертелә иде. Тырыш һәм намуслы җитәкчебезнең фоторәсеме дистә еллар "Татагрохим" берләшмәсенең Мактау тактасыннан төшмәде. Сочига барган җиреннән "бамбук", "пальма" ботакларын алып кайткан иде, тәрәзә төбендә һәрчак лимон үстерде.

    Хөрмәтле Фәрит Мөслимович!

    Без Сезне һәрвакытта да киң күңелле, ачык йөзле, үтә дә таләпчән һәм шул ук вакытта коллектив өчен зур кайгыртучанлык күргән олы җанлы җитәкче булганыгыз өчен хөрмәт итәбез. 60 яшьлек гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, имин тормыш, алдагы гомерегезнең дә шатлык-куанычта үтүен телибез.

    "Агрохимсервис" хезмәт коллективы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: