Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 60 ел мал-туар арасында

    Гөлсем Фатыйх кызы Камалова Мунчәли авылында туа. Әтисе Фатыйх 1941 елда сугышка китә һәм вафат була. Төп нигездә әнисе Маһирә белән алар икәү калып, бергә көн күреп гомере буе яшиләр.

    Гөлсем апаның мәктәптә укырга мөмкинчелеге булмый. Ачлык елларында ашаган ризыклары кәлҗемә, крахмал, кычыткан, юкә яфрагы була. Инде 11 яшендә ул колхозда сарыклар фермасында эшли башлый. Үсә төшкәч, аны сыерлар савуга билгелиләр. Шулай итеп, 1950 алып 2010 елга кадәр берөзлексез Гөлсем апа сыер савучы булып эшли.

    Кадрия Хисаметдинова:

    -Минем хәтеремдә әле: 1962 ел. Берөзлексез яңгыр ява. Игеннәр кырда калды, җитәрлек дәрәҗәдә терлек азыгы әзерләү мөмкин булмады. Яз башында абзарларда терлекләр ачлыктан тора алмас дәрәҗәгә җитте, үләргә тотынды. Гөлсем апа шушы малкайларны кызганып, өзелеп елый. Гомере шулар арасында узды шул.

    "Яраттым шушы сөтлебикәләрне, шуңа бик якын шул алар миңа", ди Гөлсем апа үзе дә алар турында.

    Гөлсем апаның гомере ялгызлыкта уза. Авылда ул намуслы хезмәте, ачык күңелле, ярдәмчел булуы белән һәркемгә үрнәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: