Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 15 онык һәм биш оныкчыкның дәү әнисе- әбисе

    Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә. Шланга авылында яшәүче Зәйтүнә Сафин кызы Сагдеева да 90 яшьлек гомере әнә шулай бер сулышта үткән.

    ...Яңа Задур авылында урта хәлле гаиләдә туып-үсә. Алар гаиләдә җиде бала: 3 абыйсы, 3 кыз hәм бер энесе. Абыйлары өчеседә югары белемле, иң олысы Мунчәли авылында мәктәп директоры, берсе Ленинград шәhәрендә райисполком секретаре булып эшлиләр. Зәйтүнә Сагдеева башлангыч белемне Задур авылының дүрт еллык мәктәбендә ала. Шуннан соң абыйсы аны Мунчәлигә укырга алып килә, монда 7 сыйныфка кадәр белем алганна соң Чүпрәледә 10 сыйныфны бетерә. Элек елларда укытучылар аз булганлыктан ронода тикшереп Чүпрәле мәктәбенә укытучыга алалар үзен. Шуннан соң Тәтештә читтән торып белем ала. ... Яшьлек хыялларын челпәрәмә китереп 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Өч абыйсы да сугышка китә. Киләчәккә зур өметләр баглаган Зәйтүнә дә, тылдагы башкалар кебек үк, фронт өчен хезмәт куя, аларны 3 ай ярым буе Буа районының Тархан авылы янында окоп казыталар. Җитмәсә тагын Военкоматтан сугышка китәргә повестка да килеп төшә. Әтисе белән әнисе сумкалар җыеп военкомат ишек төбенә Зәйтүнәне озатырга киләләр, тик шул арада мәктәпнең директоры Асия апа килеп, болай да укытучылар юк, кем укытыр балаларны өч абыйсыда сугышта дип алып кала. Шуннан соң справка алып Казанга укырга җибәрәләр үзен. Аннан укып кайтып Иске Чокалыга укытырга җибәрәләр. Шул арада иң авыры өч абыйсының да сугышта үле хәбәре килә. Сугыш авырлыгы беркемгә дә җиңел булмый, әтиләре шул кайгырудан 64 яшендә бакый дөньяга күчә.

    1945 елда Шланга урта мәктәбенә югары класслар куытырга килә. Бик авыр еллар булган, ачлык-ялангачлык, хәр класста 30 ар бала, 6 шар сәгать дәресләр... 1946 елда сугыштан яраланып кайткан Рәхимҗан белән гаилә коралар. Бәхетле гаиләдә, алты бала дөньяга килә. Хәзер инде үзләре әби-бабай алар.

    - Әнкәй - безнең өчен уңган хатын-кыз, тырышлык үрнәге булды. Әле дә аның киңәш-фатыйхалары белән гомер итәбез. Кадерлебез безнең өчен бүген дә ныклы таяныч. Чиксез рәхмәтлебез аңа, - ди балалары аның турында.

    Бүгенге юбилярга чын күңелдә сокланырлык. Аны тәбрикләргә дип Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрямов килделәр.

    Аның бәхетле бүгенгесе һәм шатлыклы киләчәге бар, чөнки аның күз карасы кебек кадерләп үстергән җиде баласы, «Әбием!», дип өзелеп торган 15 онык һәм 5 оныкчыгы бар. Тугызынчы дистәсен тутырса да, Зәйтүнә әби күңел көрлеген югалтмаган. Мөлаем, йөзеннән олпатлык сирпелгән ветеранның бүген дә күзләрендә яшәүгә дәрт чагыла.

    Зәйтүнә Сагдееваның нәтиҗәле хезмәте төрле бүләк, сугыш юбилей медальләре белән билгеләнгән. Ул бүгенге көндә Шланга авылында улы Фәрит һәм килене Фәридә тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: