Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем бирүче Римма Нәфиева укытучылар династиясен дәвам итүче мөгаллимә

Укытучы... Җир йөзендә кайсы гына һөнәр иясен алсаң да, аның башында укытучы тора.

Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган олы йөрәкле, көчле рухлы, үз һөнәренә тугры булган, чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар күп һәм аларның һәрберсе аерым мактауга лаек.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән укучыларга белем бирүче Римма Гали кызы Нәфиева укытучылар династиясен дәвам итүче мөгаллимә. Аның мәгариф өлкәсенә хезмәт салуына 43 ел вакыт үткән. 3 июльдә ул 65 яшьлек гомер таңын каршылый.

Шушы еллар эчендә ул күпме кызлар һәм малайларга төпле белем һәм тәрбия биргән, укучылары бөтен яклап та камил кешеләр булып үссен өчен барлык көчен салган. Бүген дә үз эшен яратып башкаручы Римма Гали кызы балалар арасында тел сагында торучы ихлас җанлы укытучыларның берсе.

Римма ханым Нәфиеваның әнисе Зәйтүнә Зарифулла кызы һәм әтисе Гали Сәнгатулла улы да гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган шәхесләр. Гаиләдә алты бала үсәләр алар, алар арасында укытучылар, табиблар да бар.

Әти-әнисе үрнәгендә үзе дә кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. 1983 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендәге  мәктәптә башлый. Барысы да бүгенгедәй хәтерендә: дулкынлануы, күңеленең әллә кайларга очарга әзер булып ашкынуы, беренче дәрес...

–Әни акыллы сүзләре, фәһемле киңәшләре һәрвакыт ярдәмгә килде. Ул бик тыныч холыклы, басынкы, шул ук вакытта бик таләпчән иде.  Шуңадыр да, лаеклы ялда да элекке укучылары өйгә килеп, хәлен белеп тордылар, - ди Римма Гали кызы. –Әтиемнең балачагы исә бик аяныч үткән, авырлыкларны күп күргән Бөек Ватан сугышы ветераны ул. Әти мәктәп директоры, мәгариф бүлеген җитәкләгән кеше. Әни белән дә аларның танышулары, кавышулары ул җитәкләгән мәктәпкә әни укытырга килгәчтән соң була. Әти белән әни безнең арада юк инде, әмма аларның сүзләре, киңәшләре, истәлекләре без, балаларын гомер буе озата килде.

Римма ханымның хезмәт стажы 43 ел, шуның ике дистәдән елдан артыгы аның Иске Чүпрәле авылындагы беренче мәктәп белән бәйле. Шушы укыткан еллар дәверендә күпме балага белем бирелгән, күпме дәресләр үтелгән. Аның һәр дәресе үзе бер мавыктыргыч дөнья. Ул һәр баланың тырышлыгын күрә белә, яратып кайгырта, балалар кебек ихлас күңелдән шатлана.

Аның беренче укучылары хәзер инде үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Алар арасында бүген кемнәр генә юк... Төрле өлкәләрдә ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшәп яталар. Үзенең укучылары белән ихластан горурлана мөгаллимә, укытучылык һөнәрен сайлаганнары белән чын күңеленнән сөенә.

Римма Гали кызының хезмәт нәтиҗәсе укучыларының район бәйгеләрендә, олимпиадаларында, дәүләт имтиханнарында ирешкән уңышларында күренә. Үзе дә төрле конкурсларда катнаша, 2012, 2024 елларда “Ел укытучысы” бәйгеләрендә җиңү яулый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамоталарына, Рәхмәт Хатларына ия зат.

–Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, теләп, аңа тугры булып, тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә, -ди остаз.

Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, бар нәрсәгә дә өлгергән ул. Мәктәптә генә түгел, иҗтимагый эшләрдә дә катнашырга җитешкән, төрле-төрле түгәрәкләр дә алып барырга вакыт тапкан. Буш вакыты булса, китаплар укырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, бакчасында матур гөлләр үстерергә ярата ул.

Әйе, тормыш сынауларсыз гына бармый шул. Кыз баласын сыңар канат булып, олы тормышка озату, ә күптән түгел, аны югалту хәсрәтен күрү билгеле, аңа җиңел булмагандыр. Бүгенге көндә оныклары шатлык-сөенечләренә, уңышларына куанып яши. Ни генә булмасын, шунысы тәгаен мәгълүм, Римма Гали кызының ирешкән уңышлары һәм хезмәттәшләре, укучылары, ата-аналары арасында казанган абруе – ул балачактан мөгаллимлек сукмагына үз эзен салуы, үз эшен чиксез яратуы, кешеләргә хөрмәт белән каравының нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев