Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь

Хезмәттә үткән гомер

Карип абый 1942 елда Зур Чынлы авылында дөньяга килә. Әтисе Иниятулла агай Бөек Ватан сугышына киткәндә Карип абый тумаган да була, карында килеш кала. Әтисен дә аңа бер тапкыр да күрергә язмый. Әнисе Маһиәнвәр апа Карип абый тугач фронтка әтиләренә малай тууы һәм аңа Карип дип исем кушулары турында хат юллый. Әмма җавап хаты урынына Иниятулла аганың  фронтта батырларча һәлак булуы турындагы кара пичәтле хәбәр килә.

Көчле рухлы әниләре балаларын исән-имин килеш үстерү өчен бар тырышлыгын куя. Көне-төне колхоз эшеннән кайтып керми, балаларны ким-хур итми үстерә. Карип абыйга да яшьли колхоз эшенә җигелергә туры килә. Сугыш елларында сыер җигеп җир сөргән, чәчкән, урман ташыган әнисе аны ат җигәргә өйрәтә. Егет 7 классны тәмамлаганда фермадагы малларга азык ташый торган була инде. Соңрак исә Карип абый яшьлек хыялы – укып һөнәр алу теләген дә тормышка ашыра. Әмма аңа кадәр күп суларның агасы була әле.

Авылдашы Әлфия белән тормыш корып җибәрәләр. Әлфиясенә ул вакытта 18 яшь кенә була, югары белемгә дә омтыла. Ә Карип егетнең яше бара – аның өйләнәсе килә. Кызның икеләнүләренә әти-әнисенең “Кызым, чык кияүгә, үкенмәссең, аның әтисе Иниятулла ага да авылның иң уңган, ипле кешесе иде” дигән сүзләре нокта куя. Ә иң кызыгы, Карип абыйның әтисе Иниятулла ага сугышка китәр алдыннан бер төркем авыл кызларын тракторда эшләргә, сукаларга, чәчәргә өйрәтеп калдыра. Алар арасында Әлфия апаның әнисе Заһирә Туктамышева да була.

- Чыннан да, Карибым бик тәртипле кеше, балаларыбызга үрнәк әти, миңа тугрылыклы ир булды. Кайнанам да мине үз кызы кебек кабул итте, гомере буе киңәшләре белән ярдәм итеп яшәде, ишегебезнең биге булды, балаларыбызны үстереште. 30 ел бергә яшәдек, бәхилләп китте. Мин гомерем буе аңа, Карибыма, әти-әниемә рәхмәтле булдым. Бүгенге көндә мин - бәхетле хатын, әни һәм әби,-ди Әлфия апа.

Карип абый яшьлек хыялын тормышка ашырып, агроном белгечлеген үзләштерә. Һәм колхоз агрономы вазифасын лаеклы ялга чыкканчы башкара.

- Тагын да эшемне дәвам итәргә үгетләгәннәр иде дә, җитәр инде, кайчан үзем өчен яшәргә соң, дип, гариза язып киттем,-ди Карип абый.

Әлфия апа исә 30 ел фермада эшли, сыерлар да сава, бозаулар да карый. Карип абый 75 яшендә гарәпчә укырга өйрәнә, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Әлфия апа да дин юлында, намаз укый, динне хөрмәт итеп, милли йолаларны үтәп яшиләр алар, корбаннар чалып, ашлар үткәрәләр.

Карип абый Әлфия апа белән тигез тормышта өч балага гомер биреп, аларга ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Аларның 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Быел алар гаилә корып яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үткәннәр.

Карип абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары,  ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килгән иде. Рөстәм Хәмидуллин юбилярга ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев