Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зариф Алимовның туганы Айшә апа янында

Яңа Кәкерле авылында Геройлар көне аерым бер күтәренкелек, ныклы әзерлек белән үткәрелеп килә. Шулай булмый мөмкин дә түгел - данлыклы ил батырларының берсен - Советлар Союзы Герое Зариф Алимовны биргән төбәк бит бу!

Бу көнне мәктәпнең тарих укытучысы һәм авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе, укытучы Рәфәгать Җамалетдинов белән берлектә 8 сыйныф укучылары Зариф Алимовның исән булган бердәнбер туган сеңелесе Айшә апа янына юл тоттылар.

Айшә апага инде 90 яшь тулып килә. Бүгенге көндә ул Иске Чүпрәледә яшәүче кызы Миләүшә гаиләсендә гомер кичерә. Сәламәтлеге нык какшаган булса да, ул безнең сорауларга тулы һәм кызыклы итеп үз җавапларын бирде. Әлбәттә, балаларны Зарифның балачагы, алар гаиләсендәге тормыш, туганнары Герой исеменә лаек булгач, якыннарының уй-кичерешләре кызыксындырды. "Зариф абый яшь чагында ук герой иде инде ул, курку белми иде, дөреслекне яратты, булдыксызлыкны җене сөйми иде", - ди Айшә апа. "Онытылып китеп, кушканын эшләмәсәң, яки балалык белән артыграк шуклансаң, безгә дә еш кына эләккәли иде аңардан", - дип сөйли Айшә апа, уенын-чынын бергә кушып. Шулай да Айшә апаның йөрәгендә иң нык сакланганы - Зариф абыйсының гадел һәм мәрхәмәтле, кыю һәм уңган булуы. "Тракторчы иде бит. Көне-төне тракторы яныннан китмәде. Колхозда хисапчы итеп билгеләнгәч тә, трактор-машиналар тирәсендә гел бөтерелә иде", - дип искә ала герой апасы.

Әңгәмә барышында Айшә апа әтиләре Закир бабайның Зариф хезмәт иткән хәрби частьләргә, ул сугышкан Украина, Венгрия җирләренә баруы, улы каберенә чәчәкләр куюы хакында кызыклы итеп сөйләде. Айшә апаның әлеге хәтирәләрен күз яшьләре аша, дулкынлана-дулкынлана җиткерүе табигый, әлбәттә. Зур батырлыклар кылса да, 23 яшендә үк якты дөньядан киткән бит Зариф абыйсы.

"Без Советлар Союзы Герое туганнары дип беркайчан да күкрәк кагып йөрмәдек, әмма күңелләрдән аның белән горурлану хисе гомер буе китмәде", - дип тәмамлады үзенең сүзен Зариф Алимовның бертуган сеңелесе Айшә апа Гиниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: геройлар